16+

Вафат булган иремнең киемнәрен нишләтергә? Яндырырга ярыймы?

“Вафат булган иремнең киемнәрен нишләтергә икән? Кемдер, яндыр ди, кемдер, җиргә күм, ди. Дин ягыннан нинди киңәш бирер идегез?

Вафат булган иремнең киемнәрен нишләтергә? Яндырырга ярыймы?

“Вафат булган иремнең киемнәрен нишләтергә икән? Кемдер, яндыр ди, кемдер, җиргә күм, ди. Дин ягыннан нинди киңәш бирер идегез?

Әмәт җистәсе мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев җавап бирә:
– Кияргә яраклы киемнәрен башкаларга кияргә бирә аласыз, яндырырга да, күмәргә дә кирәк түгел. Элек кешенең нинди авырудан үлгәнен белмичә, эчке киемнәрен яндырганнар, бу сүз шуннан килеп чыккан булырга тиеш. Әмма яхшы хәлдәге өс киемнәрен исраф итеп яндырырга кирәкми.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading