Бу көннәрдә бик күп мөселман кардәшләребез гомрә хаҗында.
Изге юлда булучыларга хәерле сәфәрләр теләп калабыз. Аллаһы Тәгалә аларга исән-сау йөреп кайтырга насыйп итсен. Әмәт мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев белән исә без хаҗ гыйбадәте турында сөйләшәбез.
- Хәзрәт, гомрәнең олы хаҗдан аермасы нидә? - Хаҗ - диннең бер терәге һәм ул иң олы гыйбадәт булып тора. Асылда, икесе дә бер җирдә башкарыла торган гыйбадәт. Кече хаҗ Мәккә шәһәрендәге “Әл-Хәрәм” мәчетендә булу, билгеле бер кагыйдәләр буенча Кәгъбә тирәли әйләнү, ягъни тәваф кылу, Сафа һәм Мәрвә тавы арасындагы юлны узудан гыйбарәт. Олы хаҗга Гарәфәт, Мөздәлифә һәм Мина үзәнлекләрендә фарыз йолалар башкару да өстәлә. Әмма олы хаҗ – фарыз гамәл, ә гомрә – сөннәт. Тагын бер аермасы - гомрәне ел дәвамында башкарырга була. Ә хаҗны зөлхиҗҗә аеның билгеле көннәрендә генә. Зөлхиҗҗә аеның сигезенче көнендә хаҗ башлана, тугызы Гарәфә көне була, унысында таш атып, корбаннарын чалалар, чәчләрен алдыралар. Аннары хаҗилар Мина узәнлегендә калалар һәм унөченче көнне хаҗ тәмамлана.
- Бер тапкыр да хаҗ кылмаган кеше иң элек кайсына барырга тиеш? - Мөмкинлек һәм сәламәтлек булганда, иң беренче олы хаҗга барырга тырышыгыз. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Ике хаҗны, ягъни гомрә белән олы хаҗны аралаштырыгыз, гөнаһларыгыздан һәм фәкыйрьлегегездән котылырсыз”, - дигән.
- Соңгысын матди хәлегез яхшырыр дип аңларга кирәкме? - Аллаһы Тәгалә хаҗ кылырга акча күп кирәк, анда барсам, матди хәлем начараер дип борчылмаска өнди. Аңа тәвәккәлләп чыгып китсәгез, иншәАллаһ, ярдәменнән ташламаячак.
- Гомрәгә елның теләсә кайсы вакытында барырга була, дидегез. Шулай да кайсы айда фазыйләтлерәк? - Рамазан аенда тагын да саваплырак. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Кем рамазан аенда гомрә кыла, минем белән хаҗ кылган кебек савапка ия була”, - дигән. Икенче бер хәдисендә: “Рамазан ае кергәч, гомрәгә барыгыз, бу айда гомрә олы хаҗга тиңләшә”, - диелә.
- Ихрамга кергәндә, чәчне кисәләр. Бу хатын-кызларга кагыламы? - Хатын-кызлар чәчләрен бер бармак буыны озынлыгында кыскарта. Ирләр бөтенләй кыркып ташлыйлар яки кыскарталар.
- Хаҗга балаларны да алып барырга буламы? - Була, балаңның хаҗ яки гомрә кылу савабы аның үзенә дә, әти-әнисенә дә языла.
- Бала вакытта кылынган хаҗ фарыз булудан туктыймы? - Үскәч, кабат хаҗ кылырга тиеш, чөнки бу гыйбадәтне үтәүнең төп шарты - балигълык яшенә җитү.
- Мәккәдәге “Әл-Хәрам” мәчетендә бер намаз 100 мең намазга тора, ә Мәдинә мәчетендә ул ничәгә тиңләшә? - Анда укылган намаз 1 мең намазга тиң. Иерусалимдагы Храм тавында урнашкан “Әл-Әкъса” мәчетендә исә 500 намазга тора. Кайбер галимнәр әйтүенчә, намаз гына түгел, ураза тотсаң да, зекер әйтсәң дә, сәдака бирсәң дә, савап күбрәк языла. Тик шуны да истән чыгармаска: изге җирдә саваплар гына түгел, гөнаһлар да арттырылып языла.
- Мосафир кеше намазын кыскартып укый ала. Бу хаҗдагыларга да кагыламы? - Хаҗ да сәфәр санала, шуның өчен сәфәрдәге хөкемнәр аңа да кагыла. Дүрт рәкәгатьле фарыз намаз ике рәкәгать итеп укыла.
- Хаҗда вафат булган кеше кыямәт көненә кадәр һәр елны хаҗ кылган кебек була, имеш. - Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең: “Кем ихрам халәтендә вафат була, ул кыямәт көнендә хаҗи хәлендә терелтеләчәк”, - дигән хәдисе турында әйтәсездер сез.
- Мәчеткә барган адым саен савап языла. Хаҗга баручылар да шундый савапка ияме? - Әлбәттә. Хаҗи кеше дөрес ният белән чыгып киткән икән, ул өенә кайтып кергәнче, гыйбадәттә санала. Хәтта анда тотылган акча да, әйтик, ашар өчен берәр нәрсә сатып алсаң, таксига түләсәң, барысы да Аллаһ юлында тотылган акча итеп кабул ителә, иншәАллаһ.
- Ни өчен хаҗ кылуны ахырмазанга әзерлек диләр? - Бөтен хаҗилар ихрам халәтендә, ак киемнәрдән барысы бертөсле булып Гарәфәт үзәнлегенә җыелалар. Мәхшәр мәйданында да кешеләр Аллаһ каршында басып торачак. Ихрамда ирләр өсләренә ике ак тукыма урый, мәетләрне дә без кәфенгә генә төрәбез. Шул халәтне чагыштырып әйтелгән сүз бу. Хатын-кызлар хаҗда исә гадәти киемен кия. Аларга ак төстәге кием кию мәҗбүри түгел. Иң мөһиме гаурәтләрен каплаган кием булырга тиеш.
Комментарийлар