16+

Хаҗга әзерләнү чемодан җыюдан башланмый: хәзрәт мөһим киңәшләр бирә

Хаҗ алдыннан булган вакыт — чемодан җыю һәм юл гына түгел. Бу — күңелне, ниятне һәм рухны әзерләүнең махсус чоры.

Хаҗга әзерләнү чемодан җыюдан башланмый: хәзрәт мөһим киңәшләр бирә

Хаҗ алдыннан булган вакыт — чемодан җыю һәм юл гына түгел. Бу — күңелне, ниятне һәм рухны әзерләүнең махсус чоры.

Кеше хаҗга никадәр яхшырак әзерләнсә, бу гыйбадәттән шулкадәр күбрәк файда алыр.

Менә нәрсәләргә аеруча игътибар итәргә кирәк:

Ихлас ният. Ниятегезне яңартырга тырышыгыз:  «Хаҗи» статусы өчен түгел, Аллаһ ризалыгы өчен бару.

• фотосурәтләр, сөйләүләр яки кешеләр мактасын өчен түгел.

Мондый доганы еш уку файдалы: «Аллаһүммә йәссир ли хаҗҗи вә тәкаббәлһү минни» («Йа Аллаһ, миңа хаҗны җиңел кыл һәм аны миннән кабул ит»).

Тәүбә һәм гөнаһлардан пакьләнү. Хаҗ алдыннан:

• ихлас тәүбә итү

• даими гөнаһларны калдыру

• кешеләрдән гафу үтенү

• бурычларны һәм әманәтләрне кайтару<

• туганнар белән татулашу яхшы.

Хаҗ. фото ТИ

Хаҗ ул тормышны яңадан башлау кебек

**Хаҗ гамәлләрен алдан өйрәнү:

• фарызларын

• вәҗибләрен

• ихрамдагы тыюларны

• йолалар тәртибен.

Кеше нәрсә эшләгәнен белгәндә, хаҗ тынычрак һәм аңлырак үтә.

*Зикергә һәм догага күнегү.

• истигъфар

• салават

• «Ләә иләһә илләллаһ» кәлимәсен әйтү

• Коръән уку

• тәлбия (хаҗ яки гомрә гыйбадәтен кылучы мөселманнарның укый торган махсус догасы һәм зикере)

Күңел Аллаһ кунагы халәтенә күнексен өчен «Ләббәйкә Аллаһүммә ләббәйк» не уку.

*Сабырлык һәм күркәм холык. Хаҗ ул:

• чиратлар

• арыганлы

• эсселек

• кеше күп җирдә булу.

Шуңа күрә алдан ук сабырлыкны, йомшаклыкны, бәхәсләшмәү сәләтен, ачуланмауны күнектерү файдалы.

Аллаһ әйткән: «Хаҗ вакытында бозык сүзләр дә, гөнаһ та, бәхәс тә булмасын» («Әл-Бәкара» сүрәсе, 197).

Хаҗ. фото ТИ

Аллаһтан сезне кабул итүен сорау.

Кайбер кешеләр хаҗга барып та, аннан рухи яктан ерак булалар. Ә кайвакыт Аллаһ кешенең күңелен ача һәм аның бөтен тормышын үзгәртә. Шуңа күрә иң мөһим догалар:

• хаҗның кабул булуы

• күңелнең үзгәрүе

• хаҗдан соң кешенең яхшырак булып калуы турында.

*Рухи әзерлек.

• хаҗны «туристик сәяхәткә» әйләндермәү,

• ешрак үлем, кыямәт көне, Аллаһ белән очрашу турындагы уйлар белән калу.

Күп кенә галимнәр: «Хаҗга баручы кеше — ахирәткә юл тотучы кебек», — дигән. Аллаһы Тәгалә сезгә мәбрүр хаҗ — кабул булган хаҗ насыйп итсен.

Айрат хәзрәт Яруллин,

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөгаллиме.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading