16+

“Хаҗга гади бер экскурсия дип карарга кирәкми”

26 апреля 2025, 15:20
2939
0
0
Уку өчен 4 минут

«Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев белән ислам диненең бишенче баганасы булган хаҗ турында сөйләштек.

“Хаҗга гади бер экскурсия дип карарга кирәкми”

«Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев белән ислам диненең бишенче баганасы булган хаҗ турында сөйләштек.

– Хәзрәт, соңгы ике-өч елда гомрәгә баручыларның саны кискен артты кебек. Сез моны нәрсә белән бәйләп аңлатыр идегез?
– Бердән, бу дөньядагы иң зуры саналган “Әл-Хәрам” мәчетенең төзекләндерелеп киңәйтелүе һәм аның тагын да күбрәк кешене кабул итә алуы белән бәйле. Кешеләрнең хаҗга бару мөмкинлеге дә арткандыр һәм анда барып кайтучыларны күреп-күзәтеп барып, икенчеләрендә хаҗга бару теләге уянадыр.   

– Шул ук вакытта экскурсиягә йөргән кебек йөриләр дип тәнкыйтьләүчеләр дә бар...
– Шәхсән мин бу фикер белән килешмим. Кайбер галимнәр, гыйлем ала  яки башка бер изгелек эшли башлагандагы ниятебез соңрак яхшыра иде, дип әйтеп калдырганнар. Мәдрәсәгә яңа гына килгәндә укуга сүлпән генә йөрүчеләр көннәрдән бер көнне, кайсыдыр остазның йогынтысы белән йә булмаса аларны тәэсирләндерерлек берәр мәгълүмат алгач та, ниятләре кискен үзгәреп китеп, укуга ныклап ябышалар. Экскурсия дип әйтүгә килгәндә, хаҗда Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм белән бәйле урыннарны күргәннән соң, Ухуд тавына һәм башка җирләргә баргач, кешенең гыйлеме арта, динне ныграк аңлый башлый. Моңа һич кенә дә гади бер экскурсия дип карарга кирәкми.

– Олы хаҗны кылмаган килеш кечесен кылу дөресме?
– Дөрес. Һәр гыйбадәтнең үзенең әҗер-савабы бар. Рамазан аенда кылынган гомрәнең савабы, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтеп калдырганча, олы хаҗга тиң. Мөмкинлеге булган кешегә олы хаҗ ул –фарыз гамәл. Анда бару, гомрәгә караганда, кыйммәтрәк. Шуңа да анда бару мөмкинлеге булмаган кешенең гомрәгә барып кайтуында бернинди дә зыян юк. Ул әле олы хаҗга бару теләген арттырып, Аллаһы Тәгаләдән анда бару җаен сорарга да бер сәбәп. 

– Гомрәгә кайсы вакытта бару уңайлы? Әйтик, олы яшьтәге кешегә эсседә йөрү авыррак бит.
 – Кышын анда алай ук эссе булмый. Әмма хаҗга җыенган өлкән яшьтәге кеше табиб белән киңәшләшергә тиеш. Шул ук вакытта элекке буынның хаҗга бик авыр шартларда баруын искә төшерик. Әбү Хәнифә хәзрәтләренең, әйтик, илле биш тапкыр баруы билгеле. Гыйрактан Мәккәгә атларда, дөяләрдә һәм җәяү никадәр юл үткән ул. Тарихчы Әл-Мәсгуди “Һарун Әр-Рәшид унсигез ел эчендә ундүрт тапкыр хаҗ кылды” ди. Монда ул чорда хаҗга айлар буена баруларын истә тотсак, елның яртысы хаҗ мәшәкатьләре белән үткән. Безнең бабайларыбыз да хаҗга берәр ел йөреп кайтканнар. Акчалары беткәч, каядыр туктап, эшләп, аннары тагын юлларын дәвам иткәннәр. Һарун Әр-Рәшид турында тагын бер фактны искә алу комачауламас: галимнәр аның турында, имам Мәликтән “Әл-Муватта” китабы буенча гыйлем алыр өчен Мәдинәгә кадәр барган һәм үзе белән ике улын алган башка хәлифне белмибез, диләр. Ягъни нинди генә дәрәҗәле, бай кешеләр булсалар да, хаҗ кылу, гыйлем алу өчен мәшәкатьле, озын сәфәрләр аларны куркытмаган.  

– Бер газета укучыбыз “намаз укымаган кешегә хаҗга барырга ярыймы икән?” дигән сорау да биргән иде.
– Анда намаз укый беләсеңме, дип сорамыйлар, әлбәттә, әмма әзерлек белән барсаң хәерлерәк. Хаҗга барып кайткач, дингә ныклап килүчеләр, мәдрәсәгә укырга керүчеләр, Коръән укырга өйрәнергә теләүчеләр күп. Намазда булмаган кеше аннан, иншәАллаһ, уку теләге белән кайтачак.   

– Ире яки ир туганы булмаган яки алар диннән ерак булсалар, хатын-кыз хаҗга үзе генә бара аламы? 
– Галимнәр, мәхрәме булмаган хатын-кызга хаҗга бару фарыз түгел, ди. Тик 45 яшьтән узган хатын-кызларны Согуд Гарәбстаны мәхрәмсыз да кертә. 

– Хаҗны башка кеше өчен дә кылырга ярый, ә вафат булган кеше өчен?
– Галимнәр әйтүенчә, вафат булган кешенең минем өчен хаҗ кылыгыз дигән васыяте булса, кылырга кирәк. Юк икән – кылырга кирәк түгел дигән фикер бар. 

– Хаҗга баручыларның кайберләре, кайткач, үзем өчен дә, әти-әнием өчен дә кылдым, дип сөйлиләр. Берьюлы берничә кеше өчен хаҗ кылып буламы?
– Юк. 

– Хаҗда бакыйлыкка күчүчеләр җәннәткә эләгә диләр, бу чыннан да шулаймы? 
– Анысын Аллаһы Тәгалә генә белә. Аллаһ Раббыбыз кешенең гомеренең ахыры ничек булуга да карый, тәүбә иткән, пакь килеш вафат була икән, бу, иншәАллаһ – хәерле үлем. 

– Хаҗга барасы килеп, мөмкинлеге булмаган кешегә хыялы тормышка ашсын өчен нинди дога кылырга?
– Иң җайлы һәм кыска дога – “Раббәнә” догасын укыгыз. Мәгънәсе: “Йа Раббыбыз! Безгә бу дөньяда да, ахирәттә дә яхшылык бир. Безне җәһәннәм уты газабыннан сакла”. Бу доганы сәхабә Әнәс ибн Мәлик үзе янына килгән бер кеше өчен укый. Теге кеше, тагын да өстәп укы әле, дигәч, сәхабә “бу догага өстәп укылмый” ди, ягъни бөтен нәрсәне үз эченә ала ул дога.  
Моннан тыш “Аллаһүммә рзүкънә зияратә бәйтикәл хәрам” (“Йа Раббым! Синең “Әл-харам” булган йортыңны зиярәт кылырга насыйп ит!”) догасын укып йөрергә дә була. 

– Хаҗга барырга җыенучыларга киңәшләрегезне дә җиткерсәгез иде.
– Хаҗда ял итәм дип уйлый кайбер кешеләр. Хаҗ ул – бик зур хезмәт. Анда көненә 25-30ар чакрым араны җәяү узарга кирәк. Бу бик күп көч сорый. Һәм әлбәттә ниятең дөрес булу. Аллаһ ризалыгы өчен кылырга тиешбез без хаҗны. Дөньялыкны уйлап йөрисең икән, ахирәт өлешен алмаска мөмкинсең. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading