16+

Хәләл бетон да җитештерелә икән

Журналист һәм язучы Радик Әмировның чираттагы “Ислам этикеты. Гаиләдә, аралашуда һәм эшмәкәрлектә мөселман традицияләре” китабы басылып чыккан.

Хәләл бетон да җитештерелә икән

Журналист һәм язучы Радик Әмировның чираттагы “Ислам этикеты. Гаиләдә, аралашуда һәм эшмәкәрлектә мөселман традицияләре” китабы басылып чыккан.

Басма мөселман булмаган халыкларга юнәлтелгән, һәм аның максаты да ислам дине белән таныштыру.  

– Киң катлау укучылар өчен ислам дине турында гади журналист теле белән җиткерәсем килде. Аны яза башлаганчы ике-өч ел үземнең фикерләремне җыеп, туплап бардым. Шулай ук мөфтиләр белән дә киңәшләштем, – диде ул китапны тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясендә.
Китап үзе ай ярым эчендә язылган. Анда табигатькә, ризыкка мөнәсәбәт, ир һәм хатын арасындагы мөнәсәбәтләргә кагылышлы бүлекләр белән беррәттән, хәләл төшенчәсенә дә аңлатма бирелгән. 

– Хәләл сүзе ризыкка гына карамый, башка бик күп әйберләр дә хәләл була ала, шул ук өс һәм аяк киеме дә. Хәтта хәләл бетон да җитештерелә. Халыкара хәләл сертификацияләү һәм стандартлаштыру үзәге без биргән иң сәер сертификат ул бетон ясый торган заводка бирелгәне. Димәк шундый ихтыяҗ да бар икән, – ди ул.     
Ислам динендәге күп хатынлылык турында да мәгълүмат бар китапта. Кунак этикеты бүлегендә берничә кызыклы факт искә алына: Иранда галстук такканны яратмыйлар икән, киң кырлы эшләпә кию гадәте дә юк. Мөселман илләренә барганда менә шуларны белеп тору да кирәк, ди автор.

Фото:ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading