Үзең шөгыльләнәсе спорт төрен кибеттә күлмәк сайлаган кебек сайларга кирәк, диләр. Ягъни ул синең төсең-битеңә генә түгел, ә холык-фигылеңә дә туры килергә тиеш булып чыга. Әйтик, билбау көрәше белән шөгыльләнүче Байлар Сабасы кызы Алинәне якыннан белүчеләр арасында аны «зәвыксызлыкта» гаепләргә берәүнең дә башына килмәячәк, чөнки бар да аның рухына туры...
Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе студенты Алинә Галәвиева белән шушы көннәрдә билбау көрәше буенча узган республика чемпионатында очрашып сөйләштек.
- Алинә, спорт белән күптәннән шөгыльләнәсеңме? Ни өчен ир-егетләргә хас спорт төрен сайларга булдың?
- 7 нче сыйныфтан дзюдо, самбо белән җитди шөгыльләнә башладым. Мине спортка дус кызым алып килде. Мәктәптә укыганда 2008 елларда ук самбо буенча Россия күләмендә Казанда уздырылган ярышларда үз авырлыгымда беренче урынны алганым булды. Спорт холыкны тәрбияли, характерны ныгыта. Көрәш тормышта күп нәрсәне акыл белән, алдан күреп эшләргә ярдәм итә. Үз-үзеңне һаман саен сынап алга барасы килә. Институтка укырга кергәч, мин билбау көрәше белән шөгыльләнә башладым. Татарстанда узган чемпионатта икенче урынны алганым да булды. Бүген өченче. Әмма минем өчен бу начар түгел, чөнки соңгы тренировкаларның берсендә аякны тайдырган идем. Барыбер килдем.
- Дин тормышыңа үзгәрешләр керттеме?
- Әлбәттә. Тыелганнардан тыеласың. Дин спортта да ярдәм итә, келәмгә Аллаһы Тәгаләгә ышанып чыгасың. Ышаныр, таяныр нәрсә булмаса, башкача булыр иде, дип уйлыйм. Яулык бәйләгәч, йомшаграк була башладым бугай. Яулык япканыма ике ел. Миннән күреп сеңлем дә мәчеткә йөри башлады. Ел башыннан әнием намазга басты, Аллага шөкер. «Яңа ел башлана, әнием, яңача яши башлыйк», - дидем. Дингә килүемдә күршебездә яшәүче Әминә абыстайның да йогынтысы булмый калмагандыр. Институтка укырга кергәч, Чаллыдагы Ак мәчеткә йөрдем. Тәҗвит кагыйдәләрен өйрәндем, бигрәк тә вәгазьләр тыңларга яратып бара идем. Минем өчен беренче урында дин, эш әлегә. Бу уку елыннан Питрәчнең 1 нче мәктәбендә физкультура укытачакмын.
- Яулыклы спортчыга, укытучыга мөнәсәбәт ничегрәк?
- Хөрмәт итәләр, Аллага шөкер. Институтта көрәш бүлегендә укыгач, төркемебездә егетләр арасында бердәнбер кыз бала идем. Мине күтәреп кенә йөртмәделәр.
- Көрәш - кызлар өчен кырысрак түгелме? Әйтик, нәфис гимнастикада, йөзүдә үзеңне таба алмас идеңме?
- Бәхәсләшмим - көрәш кырысрак. Әмма миндә әтидән күчкән холык бар. Билбау көрәше менә шул холкыма туры килә. Көрәш тормышта күп нәрсәне акыл белән, алдан күреп эшләргә ярдәм итә. Анда нәкъ менә шундый характер кирәк. Гимнастика минем өчен түгел. Йөзүгә килсәк, мин йөзәм. Сеңлемне дә өч көн эчендә йөзәргә өйрәттем. Дөресен генә әйткәндә, дзюдога, билбау көрәшенә караганда да миңа самбо якынрак. Әмма бер нәрсә бар -аның костюмы шорты кебек. Юкса мин самбо буенча рәхәтләнеп көрәшер идем. Шуңа күрә дә келәмгә аякларны бинт белән урап чыкканым булды. Сабада чагында самбо һәм дзюдо буенча тренерым СССРның атказанган спорт мастеры Рафис Афзалов: «Көчсез кеше белән көрәшүнең кызыгы юк», - дип, келәмгә гел малайлар белән чыгара иде. Моңа бөтен кешенең дә түземлеге җитеп бетми. Спорт чыдамнарны сайлый. Бу юлдан китәргә дә тренерым киңәш итте.
- Алинә өйдә чигү чигеп утыра торган кыз түгел дигән фикер туа. Бу чыннан да шулаймы? Келәмдә синнән кала яулыклы кызлар бармы тагын?
- Чыннан да күбрәк ир-атлар эшен эшләргә яратам. Мин гел әти янында машина тирәсендә кайнашам. Машина йөртәм, велосипедта җилдерәм. Элегрәк сәхнәдә дә еш чыгыш ясый - Габдулла Тукай, Муса Җәлил шигырьләрен сөйли, халык җырларын башкара идем. Сабада узган җыр бәйгеләрендә «Җидегән чишмә», «Су буеннан әнкәй кайтып килә» кебек җырларны башкарып, икенче урыннар алган бар иде.
Яулыклы кызларга килсәк, гел беренче урыннарны алып килә торган көрәшче кызыбыз Татьяна Абрамова быел мөселман егетенә кияүгә чыкты да яулык япты. Гомумән, дөньякүләм бәйгеләрдә дә яулыклы кызлар бар.
Комментарийлар