Сынау өстенә сынау
Рамазан барыбыз өчен дә иң зур сынау, сыналу ае. Һава торышы 30-35 градус эсселеккә җитә торган җәйге челләдә моның шулай икәнлегенә аеруча инанасың. Кайчандыр, ураза вакытлары кыш көннәренә туры килгән чакта, газета-журналларда ураза тотуның сәламәтлеккә файдасы хакында да еш язалар иде. Ләкин хәзерге эссе чорда, ризык ашамыйча торудан да бигрәк, көн буена су эчмәүнең исәнлек өчен файдасы барлыгына инануы шактый шикле. Шуңа күрә кайчандыр модага ияреп кенә ураза тотучыларның сафларыбыздан төшеп калуы да аңлашыла. Димәк ки, уразаны фәкать Аллаһ ризалыгын алу нияте белән генә тотарга, көн дәвамында сабыр итәргә мөмкин. Башкача булырга да тиеш түгел, чөнки һәр гамәл ниятебезгә карап бәяләнә. Тоткан уразаларыбыз үз тәкәбберлегебезне сынап карауга гына кайтып калмыйча, Аллаһ каршында сынатмавыбыз булса иде.
Быелгы Рамазан ае сынауларга аеруча бай булды. Гадәттә, Изге ай дәвамында хәтта сугышлар да туктатылып торырга, бар кешелек дөньясында татулык, иминлек хөкем сөрергә тиеш. Ә Татарстанда нәкъ ураза башланыр алдыннан республиканың дин башлыкларына һөҗүм ясалды. Нәтиҗә буларак тикшерү эшләре барышында күпләгән мөселман шик астына эләгеп, сак астына алынды, өйләрдә, мәчетләрдә тентүләр үткәрелде. Гаеп тагарлык дәлилләре булмаса да, кайбер озын сакал үстерүчеләрне икешәр көнгә, ә кайберләрен хәтта икешәр айга ирекләреннән мәхрүм иттеләр. Иректә хатыннары, балалары елап калды. Бу вазгыять безнең илдә теләcә кемне, теләсә нинди гаеп тагып, теләсә кайсы вакытта төрмәгә утырту мөмкин эш икәнлеген аерымачык күрсәтте. Күңелләренә шик урнашып, кайбер мөселманнар тәравих намазларына да бармый башлады. Бер гаепсезгә сак астына эләгүчеләргә һәм аларның гаиләләренә Аллаһ Тәгалә сабырлык бирсә иде.
Шәхсән үзем уразаның беренче көннәрен сәхәр ашамыйча гына тоттым. Сәхәргә тору мөмкинлеге, ял алып, авылга кайткач кына пәйда булды. Тик авыл җирлегендә физик хезмәт куеп ураза тотулары тагын да авыррак икән. Хәер, әби-бабаларыбыз кул хезмәте куеп урак урган заманнарда да уразаларын калдырмаган, авызлары кибеп, тамаклары корыгач, эсседән качып, кар базларына төшеп утырып та Аллаһка тугрылыкларын югалтмаганнар. Исәнлегебез рөхсәт итә икән, без алардан кай ягыбыз белән ким соң? Бүген бит мосафирлыкка сылтап утырырга да урын юк. Ишәк яки дөягә атланып йөрмибез, җиләс машиналарда җилдерәбез, артык көч сарыф итмичә, замана техникасын кулланып эшлибез. Шулай да авырсынып, ялкауланып, төрле сәбәпләр табуыбыз кемлегебезне ачып сала. Икенчеләребез ифтар мәҗлесләре оештыру хисабына Аллаһ каршындагы җаваплылыктан качып котылырга омтыла. Бу уңайдан авылыбыз мәчетендә узучы ифтарга чакырылган бер хәзрәт: «Бер ифтар мәҗлесендә ничәгез уразалы, кулларыгызны күтәрегез дигәч, утыздан артык кешенең дүртесе генә кулын күтәрде», - дип көлдергән иде. Берсендә үземә дә уразасыз килеш авыз ачу мәҗлесендә катнашырга туры килде. Башкалар шатлык мизгелләре кичереп авыз ачканда тук карын белән утыруы бик уңайсыз иде! Хәтта тәравих намазына калып та, уразасыз килеш Рамазан аеның кадерен белеп, рухын тоеп булмый икән шул. Ә тәравих намазларында авылыбыз картларының үзләренә генә хас мәкам белән әйтелгән «Әлбидахны» тыңлау үзе бер ләззәт. Хак Тәгалә Коръәни-Кәримдә: «Үзегез ураза тоту сезнең өчен хәерлерәк», - ди. Шуңа күрә авыз ачтыру кебек күркәм гамәлләр кылган очракта да, үзебез ураза тотсак, нур өстенә нур булачак.
Безнең авылда инде өченче ел рәттән авыз ачтыру мәҗлесләре шәһәр мәхәлләләрендәге сыман, мәчет каршында төзелгән махсус корылмада уза. Быел исә башка еллардагыдан аермалы буларак, яңа ысул да куллана башлаганнар. Хәзер ифтар үткәрү өчен үзеңә пешеренеп-төшеренеп тә йөрисе юк. Җиде-сигез мең акчаңны түлисең дә, авыл мәхәлләсенең инициатив төркеме синең өчен барысын да әзерләп бирә: тиеш ризыкларын кайтарта, ашын пешерә, өстәлен көйли. Һәм бу эшләр чын күңелдән, риясыз, Аллаһ ризалыгы өчен башкарыла. Без үскән чорда мәчет бабайлар гына йөри торган бер урын булган булса, хәзер анда җәй көннәрендә балалар өчен лагерьларга кадәр оештырыла. Мәчет янында аларга спорт уеннары өчен дә шартлар тудырылган. Ә ифтар мәҗлесләре үтүче көннәрдә, теләге булган барлык авыл халкы, яше дә, карты да, ир-атлар да, хатын-кызлар да, балалар да икенде намазына мәчеткә җыйнала һәм ахшам вакыты кергәнче, хәзрәтләр тарафыннан вәгазьләр тыңлый. Бу мәҗлесләрдә районыбызның мөхтәсибе дә бик теләп катнаша. Күптән түгел Чирмешән районында яңа имам хатип эшли башлаган икән. Авылыбыз мәчетендә узган дистәләгән ифтар мәҗлесенең берсендә ул да килеп, вәгазен сөйләп китте. Күптән түгел Утызимән авылында да яңа мәчет ачып, урамда 500 кешелек ифтар мәҗлесе уздырганнар.
Менә шулай. Аллага шөкер, республикабыздагы авыллар дини күтәрелеш чорын кичерә. Мөселманнар үзара берләшә, дуслаша. Бары тик Гает намазларына гына йөрү белән канәгатьләнүчеләр саны кими. Ә бу фал үз чиратында кемнәрнеңдер ачуын китерә, күрәсең. Юкса гаепләрен исбатларлык җирлек булмый торып изге айда мондый зур фетнә, мөселманнарны эзәрлекләү, куркытулар булмас та иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар