16+

Акчалата бүләк көтә: 14-21 февральгә йолдызнамә

Бу атнада сәламәтлеккә аеруча игътибарлы булу сорала, хәлсезлек сизсәгез, ял алыгыз.

Акчалата бүләк көтә: 14-21 февральгә йолдызнамә

Бу атнада сәламәтлеккә аеруча игътибарлы булу сорала, хәлсезлек сизсәгез, ял алыгыз.

Кучкар (21 март - 20 апрель)   
Бизнес өлкәсендә дә, мәхәббәттә дә сөенечле вакыйгалар күп булыр. Үгезне мөгезеннән эләктерергә ярата торган гадәтегезне ташлап, бераз сабыррак булу комачауламас иде. 

Үгезбозау   (21 апрель - 20 май)
Эш белән бәйле сәфәрләрегез уңышлы булыр. Сөйгәнегез белән икегез арасындагы үзара аңлашылмаучанлыкны үпкәләшүгә китереп җиткермәгез. 

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Көчегез, энергиягез артканны, илһам килүен сизәрсез. Моннан файдаланып калыгыз, вакытыгызны бушка үткәрмәгез. Ә менә акчагызны артык туздырмасагыз яхшырак булыр. 

Кысла  (22 июнь - 22 июль) 
Күңелегезгә ошамаган кешеләр белән аралашмыйчарак торыгыз. Иң яхшысы – күңелегезне аңлый торган кеше белән серләшү. Кешеләргә артыгы белән ышанасыз бугай.

Арыслан  (23 июль - 23 август) 
Күптән хыялланган планнарыгызны тормышка ашырыр вакыт җитте! Кыска вакытлы мөнәсәбәтләр белән мавыкмагыз, сезгә дигән сөйгән яр үзен озак көттермәс.  

Кыз  24 август - 23 сентябрь 
Кызларны акчалата бүләк көтә. Бу премия, я булмаса, башка төрле көтелмәгән керем булырга мөмкин. Спорт белән шөгыльләнегез, сәламәтлегегезгә игътибарлырак булыгыз.  

Үлчәү  (24 сентябрь - 23 октябрь) 
Эштә күңелле яңалыклар көтә. Кайберәүләрнең хәтта чит илгә яшәргә күченеп китү ихтималы да бар. Зур чыгымнар таләп итә торган мәшәкатьләрне бүтән вакытка кичектереп торырга киңәш ителә. 

Чаян  (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Эчегезне тырнап торган сорауларыгызга үзегез үк җавап табарсыз. Өйдә тавыш чыкмасын дисәгез, иң яхшысы – бер-береңә юл кую, аерылышу турында уйламагыз да! 

Укчы  (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Гаиләдәге, эштәге уңышсызлыклар әкренләп артка чигенер. Моның өчен  дусларыгызга рәхмәт әйтегез, алар ярдәм кулы сузар. Атнаның икенче яртысындагы уңышлар бигрәк тә сөендерер. 

Кәҗәмөгез  (22 декабрь - 20 январь) 
Максатларыгызга ирешү өчен менә дигән мөмкинлек килеп чыгар, кулдан ычкындырмагыз. Бик авыр сыман тоелган эшкә алынырга да курыкмагыз. Гаиләгезгә, балаларыгызга игътибарыгызны киметмәгез.

Сукояр  (21 январь - 18 февраль) 
Таныш булмаган яки күптән түгел генә танышкан кешеләргә ышанмаска, сак булырга киңәш ителә. Эштә җитәкчегез тарафыннан мактау сүзләре ишетерсез. Әмма борыныгызны бик өскә чөймәгез.  

Балык  (19 февраль - 20 март) 
Балыкларны яраткан кешесе сөендерер. Кайбер Балыкларның мәхәббәт маҗаралары хәтта туй белән тәмамланырга мөмкин. Бу атнада сәламәтлеккә аеруча игътибарлы булу сорала, хәлсезлек сизсәгез, ял алыгыз. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading