16+

Бәхетне ерактан эзләмәгез: 9 – 14 июльгә йолдызнамә

Һәр кешене коткарырга тырышмагыз. Кайберәүләр үзләре суга сикерә, аннары башкаларны гаепли.

Бәхетне ерактан эзләмәгез: 9 – 14 июльгә йолдызнамә

Һәр кешене коткарырга тырышмагыз. Кайберәүләр үзләре суга сикерә, аннары башкаларны гаепли.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Кучкарлар, ишек ябылып беткәннән соң шакып торуның файдасы юк. Үткәнне кире кайтарырга тырышып көчегезне әрәм итмәгез. 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
«Юрганыңа карап аягыңны суз» дигән гыйбарәне исегезгә төшерегез әле. Бу атнада артык зур вәгъдәләр бирүдән дә, көчегездән килгәннән күбрәкне өстегезгә алудан да сакланыгыз. 

Игезәкләр (21 май – 20 июнь)
Һәр сүздә яшерен мәгънә эзләп йөрмәгез. Кеше елмайса, бәлки ул чынлап та шаттыр. Дөньяга шикләнеп карасаң, яхшылыкны күрми калуың бар. Ышаныч белән караган кешегә тормыш та ешрак елмая.

Кысла (21 июнь – 22 июль)
Күңелегезгә кирәкмәгән кешеләрне “квартирант” итеп кертмәгез. Кемнең сүзен йөрәккә үткәрергә, ә кемнекен ишетмәмешкә салышырга өйрәнегез. 

Арыслан (23 июль – 22 август)
Һәрвакыт беренче булырга тырышу яхшы. Әмма кайчак икенче булу да җиңелү түгел. Үзегезне башкалар белән чагыштырмагыз. Кичәге үзегездән яхшырак булсагыз, шул җиткән.

Кыз (23 август – 22 сентябрь)
Вак-төякне күпертергә оста сез. Бер тирән сулыш алыгыз әле, күп мәсьәлә үзе үк әһәмиятен югалтыр. Күңел тынычлыгы һәрвакыт хаклы булудан кыйммәтрәк.

Үлчәү (23 сентябрь – 22 октябрь)
Берьюлы ике урындыкта утырып булмый. Карарыгызны кабул иткәнсез икән, гел артка борылып карамагыз. Шикләнү юлны озынайта гына. Ышаныч белән атлаган кешенең адымы да ныграк була.

Чаян (23 октябрь – 21 ноябрь)
Чаяннар, бөтен серне дә белергә кирәкми. Белмимнең башы авыртмый, диләрме әле. Кеше сүзенә артык игътибар итмәгез. 

Укчы (22 ноябрь – 21 декабрь)
Бәхетне ерактан эзләмәгез. Бәлки ул күптән ишегегезне шакыйдыр. Телефоннан күзегезне күтәреп, тирә-якка карагыз әле. Матур мизгелләрне кулдан ычкындырмагыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 19 гыйнвар)
«Миннән башка бер эш тә бармый» дип йөрмәгез. Барыр. Бераз ял итеп алсагыз, эш тә качмас, үзегез дә хәл җыярсыз. Көчне саклау ялкаулык түгел.

Сукояр (20 гыйнвар – 18 февраль)
Фикерләрегез очып йөрсә дә, аякларыгыз җирдә булсын. Хыяллану рәхәт, әмма аны тормышка ашырыр өчен куллар да эшләргә тиеш. Бүген башланган кечкенә адым иртәгә зур юлга әйләнергә мөмкин.

Балык (19 февраль – 20 март)
Һәр кешене коткарырга тырышмагыз. Кайберәүләр үзләре суга сикерә, аннары башкаларны гаепли. Ярдәм итү яхшы, әмма үзегезне онытып түгел. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading