16+

Мавыктыргач атна көтә: йолдызнамә  16-23 август

Кызып китеп якыннарыгызны үпкәләтә күрмәгез. Бу атнаның шигаре -  сабырлык, тагын бер тапкыр сабырлык.

Мавыктыргач атна көтә: йолдызнамә  16-23 август

Кызып китеп якыннарыгызны үпкәләтә күрмәгез. Бу атнаның шигаре -  сабырлык, тагын бер тапкыр сабырлык.

Кучкар (20 - 26 июнь) 
Эш яки хезмәттәшлек тәкъдим итәрләр. Тик бөтенесенә дә барып “ябышырга” ашыкмагыз. Үзегезгә файда китерә торганын сайлагыз. Ашыгыч булмаган вак-төяк эшләргә көчегезне сарыф итмәгез, ял итү ягын карагыз.

Үгезбозау (21 апрель-20 май) 
Августның икенче яртысында сезнең өчен яңа мөмкинлекләр ачылачак. Яңа һөнәр үзләштерәсегез яки яңа эшкә күчәсегез килсә, курыкмыйча теләгегезне тормышка ашыра аласыз. 

Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Игезәкләрне мавыктыргач атна көтә. Муеннан эшкә чумган булуыгызга карамастан күңелегез күтәренке булачак, көчегез ташып торачак. Эшләгәнегез өчен тиешенчә түләгәч, эшләү дәртегез тагын да артачак. 

Кысла (22 июнь-22 июль)
Йолдызлар уй-фикерләрегезне тәртипкә салырга киңәш итә, дусларыгызны барлау да комачауламас. Яныгызда еллар белән сыналганнарын гына калдырыгыз. Сезне төпкә сөйри торганнарын яныгызга китермәгез.

Арыслан (23 июль-23 август) 
Максатыгызга ирешәм дисәгез, аңа чын күңелегездән ышаныгыз. Хөсетле, көнче кешеләр янында үзегезне горур тотыгыз, төртмәле сүзләргә игътибар итмәгез. Вакытында йокларга ятыгыз, артык борчылмагыз.  

Кыз (24 август-23 сентябрь) 
Гаиләдәге ыгы-зыгы Кызларның ачуын китерә. Аларның гел кемгәдер бәйләнеп, кемнедер “чукып” торасылары килә. Беркем белән дә бәхәскә кермәгез - бу сезнең саулыгыгызны какшатырга мөмкин. 

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь) 
Кайчандыр шашып  сөйгән кешегезнең кабат тормышыгызда барлыкка килүе ихтимал. Хисләрегез кабат кабынырга мөмкин. Әмма аның да, сезнең дә үзгәргән икәнегезне онытмагыз. 

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь) 
Тормышларындагы бертөрлелек Чаяннарны туйдыра сыман. Аларның тормышларына үзгәреш кертәселәре килә. Бәлки чәчегезне, киенү рәвешен үзгәртеп карарсыз?  Икенче яртыгызны очрату ихтималы да юк түгел. 

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь) 
Тәмсез сүз әйтеп үпкәләткән кешедән гафу үтенү комачауламас иде.  Артык горурлыкның ахыры гадәттә бик үк матур төгәлләнми. Холкыгызны бераз йөгәнләргә тырышыгыз.    

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар) 
Кәҗәмөгезләргә озак вакыт таләп итә торган вак эшләр җиңел бирелә. Шундый авыр хезмәтегез өчен саллы гына эш хакы алырсыз. Бәхәсләргә кермәскә, гаугалы җирләрдән ераграк йөрергә тырышыгыз. 

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль) 
Кызып китеп якыннарыгызны үпкәләтә күрмәгез. Бу атнаның шигаре -  сабырлык, тагын бер тапкыр сабырлык. Тормыш мәшәкатьләреннән бераз гына арынып торсагыз да начар булсас, гел эшләп торырга гына димәгәндер бит?!  

Балык (19 февраль - 20 март ) 
Балыклар - тәгәрмәч эчендәге тиен кебек. Әле бер, әле икенче эшкә барып ябышуга карамастан, күңелләренә тынычлык таба алмыйлар. Сезгә бөтен эшегезне ташлап, бер көнне булса да үзегезгә генә багышларга кирәк.

Фото: freepik.com
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading