Балалар дигәннән, бердәнбер кызы бар инде. Менә шул кызын сагына Бану. Нык яратты шуны. Камилә бәләкәй чагында әнисе кайтарып куйган иде.
– Әни, без бит кеше өстендә яшибез, ә бала елый. Бик еш елый, тынгысыз булды. Хуҗаларның ачуына тия, әйтә башладылар. Зинһар, әни, карап тор инде. Үзебезгә фатир бирсәләр шундук кайтып алырбыз, – диде Гөлбизәр.
Өч ел күңелле яшәделәр. Камилә картәнисенә күнегеп китте, тазарды, татарча сөйләшергә өйрәнде. Бала бәхетле иде, ул хәтта нәнәй белән әнкәй сүзләрен дә аермас булды. Өч ел бер ел шикелле үтте дә китте. Әти-әнисе балакайны кайтып алды. Хәзер алар зур фатирлы, машиналы, кызы Гөлбизәрнең тагырга мөмкин булган һәр җиренә алтын-көмеш тагылган – байлар. Хәзер аларның хәсрәтләре икенче, нинди курорт сайларга? Көтмәгәндә Бали турында белделәр, арзанлы, янып баручы юллама бар иде. Ләкин ике кешелек. Гөлбизәр белән ире карашып алдылар. Әйе, кызны картәнисенә кайтарып куярга була бит. Икәү генә ял итәргә иде. Рәхәтләнеп. Сүрелә биргән мәхәббәтләрне яңартып.
Шулай Бануның хыялы тормышка ашты, ул Камилә белән. Тик, балдан татлы баланың баласы нык үзгәргән икән. Ул нәнәй белән сөйләшми. Сөйләшә белми, уйный белми. Эшли белми. Телефон тотып көннәр буена өйдә ята. Нәнәй аңардан тик бер генә сүз ишетә – “скучно”.
Кыскасы, Бануга тагын бер хәсрәт өстәлде. Ул Камиләгә ашарга әзерли. Аның авыл ашларын яратмавын аңлады, тик авыл карчыгы ресторан нигъмәтләрен кайдан белсен инде. Өстәвенә, хәле дә бетте. Тын кысыла. Йөрәге кага. Их, район дәваханәсенә барып берәр докторга күренәсе иде дә бит, кайда инде ул... Камилә балакае бар бит. Яши белмәгән бала бит ул.
Нәрсә булды әле бу? Кинәт баш әйләнеп китте, йөрәк калтыранды. Күз аллары караңгыланды. Маһирабану зур тырышлык белән урынына сузылып ята алды.
– Балам.
Тавыш юк.
– Балам.
Өйдә тынлык.
– Камилә кызым!
Карчыкның тиздән бөтенләй хәле бетте, хәзер ул кычкырмый иде инде. Бары тик үлемен генә көтәсе калды.
Күпме вакыт үткәндер, Камилә ниндидер могҗиза белән колагындагы наушникларын салды һәм өйдәге сәер тынлыкны ишетте. Әбисе янына чыкты һәм аптырап калды.
– Бабушка, тебе плохо, что случилось?
– Үләм, балам.
– Что?
– Йөрәк даруы бир.
– Что?
– Йөрәк даруы дим. Аш бүлмәсендә, киштәдә, һинд чәе тартмачыгында булырга тиеш.
– Бабушка, что ты бормочешь, я же не понимаю.
Кыз кузгалмады, ә берничә минуттан карт Маһирабану тынып калган иде. Ләкин хәзер инде Камилә телгә килде.
– Бабушка, я раньше по-татарски хорошо говорила. И мы с тобой дружили, да? А потом меня в городе отдали в детсад. Там мы разговаривали только по-русски и ваш язык я забыла. У меня родители по-татарски вообще не говорят. А я ведь не знаю что делать когда кто-нибудь умирает.
Тавыш бирүче булмады. Ахырда соңгы сүз генә ишетелде.
– Бабушка. Прощай!
Комментарийлар