Гүзәл табигатьле Оренбург якларында – исеме җырларга кергән тын агышлы киң Дим елгасы буйларында туып үсте ул.
Коңгырт күзле, кыйгач кашлы, күперенке куе чәчле Зөлфия мәктәптә укыганда ук һәр эштә башлап йөрде. Елмаеп кына сөйләшсә дә, җитди-кырыс холыклы, үткен карашлы, һәр нәрсә хакында үз фикере булган бу кыз белән, сыйныфташлары гына түгел, укытучылар да исәпләшә иде.
Күңеле каядыр алгысына иде Зөлфиянең. Күрәсең, шуңадыр, сигезенче сыйныфны тәмамлауга, Казанга, педучилищега китәргә карар кылды. Әти-әнисе дә каршы килмәде: яшенә хас булмаганча мөстәкыйль һәм һәр адымын уйлап эш итә кыз. Казанда якын туганнарыбыз да яши – аларда торыр, күз- колак булырлар, дип, үз-үзләрен юаттылар. Ялгышмадылар да, баштагы елларда ук туганнарыннан Зөлфия хакында гел мактау сүзләре генә ишетеп тордылар: кызлары гел бишкә укый, апасына өй эшләрендә дә булыша икән.
Кулына кызыл диплом алуга, балалар бакчасына тәрбияче булып урнашты Зөлфия. Югыйсә, әти-әнисе укуны берәр югары уку йортының көндезге бүлегендә дәвам итү ягында иде.
– Укырга өлгерермен әле, – диде Зөлфия кистереп, – университетта читтән торып дәвам итәрмен.
Баштарак:
– Авыр булыр бит, Зөлфия, – дип каршы төшсәләр дә, соңрак:
– Ярар, алайса, – дип ризалашудан башка чара калмады.
Ни генә әйтсәң дә, кызлар кош кебек бит алар. Кияүгә чыгар, тормышын җайлавы җиңелрәк булыр, дип фикер йөрттеләр.
Зөлфия сүзендә торды: шул ук елны Казан дәүләт университетына читтән торып укырга керде.
Төрле яшьтәге һәм төрле һөнәрле кешеләр иде ул укыган татар теле һәм әдәбияты бүлегендә. Дөрес, күпчелек – аның кебек яшьләр, әмма арада инде гаилә корып балалар үстергәннәре дә бар. Гамир исемле бер егет, әле өйләнергә өлгермәсә дә, армиядә хезмәт итеп кайткан, Себердә шахтада эшләп йөри. Ничектер башкалардан читтәрәк тора, төркемдәшләре белән бик аралашмый иде ул егет. Бер караганда – үзен башкалардан өстенрәк куя, артык җитди, икенче караганда – романтиграк табигатьле кебек. Һәрхәлдә, аңлап бетереп булмый торган, кешелекле һәм ярдәмчел бу егеткә азрак көлемсерәп һәм ихтирам белән карадылар. Һәркемнең күзе төшәрлек матур да иде Гамир. Бер кызга да игътибар итмәгән, үчекләбрәк сөйләшкән зәңгәр күзле, саргылт чәчле бу егетне Зөлфиянең этеп егардай чаклары да булмады түгел. Әмма, җитдилек саклап, тыелып калды. Игътибар итмәве бер нәрсә, төркемдә староста билгеләү мәсьәләсе кузгалгач, Зөлфияне тәкъдим итүгә каршы төшеп, инде гаиләле Саттарны яклады. Шуннан соң, җае чыккан саен, бер-берсен дусларча «чеметкәли» – төрткеле сүзләр әйткәли башладылар.
Зөлфиянең Гамирга битараф түгеллеген Саттар да сизеп алды.
– Икенче курска укырга килгәндә, өйләнешкән булсагыз да гаҗәпләнмәм, – диде ул, киң итеп елмаеп.
Әйе, ярата иде Зөлфия Гамирны – кешелеклелеге һәм шул ук вакытта горур да булуы өчен яратты ул аны. Әмма егет, җитди теләк белдермичә, Зөлфиянең елмаюлы карашын кире кага килде.
***
Кызлар, чыкса, әле юләр вакытта – егерме яшькә җиткәнче кияүгә чыгып кала, диләр. Хак сүзләр... Зөлфия дә сазаган кыз булып утырып калудан курыкты. Шуңа да, үзеннән дүрт яшькә олы Хәйдәр тәкъдим ясагач, озак уйламый ризалашты. Дөрес, Хәйдәр, хөкем ителеп, ел ярым утырып чыккан. Әмма карап торышка яхшы күңелле, булдыклы кешегә охшаган. Һәрчак елмаеп: «Зөлфиям!» – диеп кенә тора.
– Утырып чыкканнар арасында да яхшы кешеләр бар бит, – дип акланды ул төркемдәшләре алдында. – Әйбәт кенә торып та китәләр.
Хәер, аны гаепләүчеләр дә табылмады, дөнья бит, төрлесе була, дип карадылар.
***
Кыз бала тапкач, Зөлфия академик ял алды. Тормышы да җайланып килә кебек. Зөлфиянең теләге буенча, Хәйдәрнең әнисе фатирыннан тулай торакка күчтеләр. Өнәп бетерми иде шул каенанасы Зөлфияне, ничектер якын итә алмады, һәр нәрсәдә буйсыну, үзенчә яшәүне таләп итте. Әнисе янына барган саен, үзгәреп кайта иде Хәйдәр. Эчкән чакта кул да күтәргәли, Зөлфиянең яшьлегеннән, хәтта үткәненнән дә көнләшә башлады. Ярты еллап түзгәч, Зөлфия аерылышырга карар бирде, судка гариза язды.
Аерылышкач та тынычлана алмады Хәйдәр, һәркөнне килеп йөрде.
– Зөлфиям, яңадан бергә булыйк, башка кабатланмас! – дип ялынды. Бер килүендә елап ялварды да.
Юк, кичерә алмады аны Зөлфия.
– Бер кискән ипи кире ябышмый, – дип кырт кисте. Кызгану хисен горурлык җиңде.
Баласы булса да, Зөлфия белән танышырга теләүчеләр гел табылып торды. Арада унҗиде яшьлек егет тә бар иде. Мәхәббәттән исергән Алмаз исемле бу егет, бер килүендә, өйләнергә нияте булуын да белдерде.
– Яратам мин сине, Зулечка, синсез тора алмыйм, – диде.
– Юләрем минем, – дип каршы төште Зөлфия. – Мин синең апаң яшендә бит.
– Шуннан нәрсә? – дип үҗәтләнде Алмаз. – Паспортыңны күрсәтеп йөрмәм әле.
– Азрак үс әле, – дип көлде Зөлфия. – Соңрак үзең үк рәхмәт әйтерсең.
Шулай аерылыштылар. Дөрес, Зөлфия дә аны якын күрә иде, ләкин гаилә тормышы хискә генә корыла алмый шул. «Тора-бара яшьрәкләргә күзе төшәр, барыбер китәр», – дип шикләнде Зөлфия.
***
Еллар уза торды. Менә инде Зөлфия университетны тәмамлап килә. Тормышы да җайланыр төсле. Туган ягына бер кайтуында, әле һаман да өйләнмичә йөргән сабакташы Харис очрап, еллар буе яшереп килгән хисләрен ачты:
– Мин сине мәктәптә укыган еллардан бирле яратам, әмма ул чакларда сүз кушарга тәвәккәллегем җитмәде. Чык миңа кияүгә!
– Беләм, син әйбәт егет, Харис, – диде Зөлфия, азрак уйланып торгач. – Тик мин инде кияүдә булдым, балам да бар.
– Мин барысына да риза, Зөлфия. Күреп торасың, һәр түмгәккә абына торган яшьтә түгел инде хәзер. Ныклап уйладым мин. Әни дә каршы түгел. Синең дә әниең үзе генә калды, инде олыгаеп та бара. Бергә булыйк. Әниеңә – терәк, балаңа әти булырмын.
Кистереп кенә әйтә алмады Зөлфия
– Уйлап карармын, азрак вакыт бир, – дию белән чикләнде.
– Ярый, бер айдан Казанга килермен. Каршы килмә, зинһар?! Үкенмәссең.
Бер айдан, Зөлфиянең ризалыгын алып, канатланып кайтып китте Харис.
***
Университетны тәмамлаган көннәрдә Зөлфиянең яшьлек хисләрен яңарткан очрашу булды. Казан урамыннан барганда, Кекин йортына җитәрәк, каршына Гамир килеп чыкты.
– Исәнме, Зөлфия!
– Исәнме, Гамир! Тормышларың ничек?
– Әйбәт, Зөлфия. Үзең ни хәлдә, кияүгә чыкмадыңмы әле?
– Синнән яшермим, Гамир. Авылга кайткач, элекке сыйныфташым очрады. Кияүгә чыгарга тәкъдим ясады.
– Үзеңне аңлый торган әйбәт кеше булса, чык, Зөлфия. Син кемне дә бәхетле итәрлек!
– Рәхмәт, Гамир! Яхшы кеше икәнеңне беләм мин.
Берара тын тордылар. Сүзне Зөлфия ялгады:
– Беләсеңме, Гамир, очравың яхшы булды әле. Үзем дә эшеңә шалтыратырга тора идем. Без – элек бергә укыган кызлар, сөйләштек тә сине чыгарылыш кичәсенә чакырырга булдык. Ихлас күңелдән. Килерсеңме?
– Килермен, Зөлфия. Мин барыгызны да элеккечә якын-үз күрәм. Чакыруың өчен рәхмәт!
Алар шулай аерылышты. Күз карашлары моңсу иде. Икесе дә моның аңлашу өчен бердәнбер мөмкинлек икәнлеген, аннан гомер юллары мәңгегә аерылачагын белеп-тоеп торды. Бер-берсен күз карашларыннан ук аңлаган кешеләрнең сөйгән ярлар буларак соңгы очрашуы иде ул...
Фирдәвес Зариф
Фото: https://www.freepik.com/
Комментарийлар
1
1
Очень жааааааль
0
0
0
1
Кунелсез хикэя.
0
0