16+

Эш эзлим

- Карагыз әле, сезнең ресторанга эшче таләп ителә икән. Миңа ашыгыч рәвештә эш кирәк, минем биш балам бар... - Биш бала?! Яхшы. Ә тагын нәрсә эшли бе­ләсең? - Бөтен эшне дә. Ару гына хакка. - Белемең нинди? Югарымы? - Югары түгел. Нык югары! Менә өч диплом, өчесе дә кызыл. -...

Эш эзлим

- Карагыз әле, сезнең ресторанга эшче таләп ителә икән. Миңа ашыгыч рәвештә эш кирәк, минем биш балам бар... - Биш бала?! Яхшы. Ә тагын нәрсә эшли бе­ләсең? - Бөтен эшне дә. Ару гына хакка. - Белемең нинди? Югарымы? - Югары түгел. Нык югары! Менә өч диплом, өчесе дә кызыл. -...

- Карагыз әле, сезнең ресторанга эшче таләп ителә икән. Миңа ашыгыч рәвештә эш кирәк, минем биш балам бар...
- Биш бала?! Яхшы. Ә тагын нәрсә эшли бе­ләсең?
- Бөтен эшне дә. Ару гына хакка.
- Белемең нинди? Югарымы?
- Югары түгел. Нык югары! Менә өч диплом, өчесе дә кызыл.

- Бик укымышлы, зыялы кеше икәнсең.
- Юк инде, нинди зыя­лы... Менә минем бер таныш бар, ул точно зыялы, хәтта хатынын да китап белән кыйный. Ә мин укырга бөтенләй яратмый идем. Военкомат өйрәтте. «Яки диплом яклыйсың, яки туган илне яклыйсың?» - диделәр.
- Да-а, армия тәрбияли инде яшь буынны. Минем бер танышның малае, армиягә бармас өчен, җенесен алыштырды. Операция белән. Хәзер топ-модель. Әле яңа эшен күрсәтте - «Ватан-­ана чакыра!» дигән плакатка төшкән... Ә хезмәт тәҗрибәң бармы соң? Кайда эшләдең?
- Ике ел базарда ит чабучы булып. Аннан соң, билне кузгаткач, теге борынгы һөнәр буенча эшләдем. Акча өчен йоклап йөрдем.
- Ничек акча өчен йоклап йөрдең? Фәхе...

- Түгел инде. Каравылчы. Анда да шул йоклаган өчен акча түлиләр бит. Бил төзәлә башлагач, кабат базарга барган идем, ит чабучылыкка ваканcия беткән. Сатучы булып урнаштым.
- Син, кызыл дипломлы белгеч?! Ит чабып йөрдеңме?! Оят булмадымы?
- Юк, ит чабу да, каравылда тору да оят булмады. Менә сатучы булып урнашкач... Хатын-кызның эчке киемнәре кибетендә... менә анда оялыр­га туры килгәләде. Кайберләре, примерочныйга чакырып: «Карагыз әле, килешәме миңа?..» - дип сораганда - бигрәк тә. Хәзер ул эчке киемнәрнең кайберсе бөтенләй тән эчендә кала икән бит.
- Менә синең дипломыңда адвокат дип язылган. Берәр контора ачсаң...

-Аның өчен фәлән миллион сум акча кирәк икән. Акча булмагач, бер абзый турыдан-туры әйтте: «Син, энекәш, лутчы бүтән өлкәдән эш эзлә. Монда ловить нечево, монда һәр каракка бишәр адвокат», - диде.
- Сезнең табиб дипломы да бар бит әле. Больница тирәсендә урын юкмыни?
- Анда биш куллап алалар инде. Ләкин хезмәт хакы бәләкәй. Шуңа күрә бөтен хирург базарга ит чабучы булып урнашкан. Санитарлар йөк ташый, психологлар сәүдә итә, медсестралар җиләк-җимешкә укол кадап йөри.
- Яхшы, ник алайса мәктәптә эш­ләмәдең? Син укытучы да бит әле. Эш юкмы?
- Эше бар аның, акчасы юк. Балаларны бик яратмыйм мин.
- Бәй, үзең, биш балам бар, дисең.
- Ну, таптык инде азрак акчасы булмасмы дип. Һе, син дә минем олы малай кебек... Ул да бермәл сорый: «Әти, ә мин туганчы, син кыз теләгән идеңме, малаймы?» - ди.

- Ә син?
- Ә мин нәрсә?!. Мин бала турында гына түгел, хәтта өйләнү турында да уйламаган идем. Вабше-то мин бераз гүләйт итәргә генә теләгән идем.
- Бик ярдәм итәсем килә сезгә, әлбәттә. Тик белмим ничек... Һич югы ашарга пешерә беләсезме соң?
- Зарплатасы күпме?
- Зарплатасы әйбәт инде аның ...
- Беләм! Бәрәңге пешерә беләм. Хатын әрчеп, турап, табага салып, газны кабызып кына бирә. Калганын үзем пешереп бетерәм.
- Пешерүче урыны буш түгел шул. Яңа гына бер яшь белгеч алдык. Бик әйбәт егет, зыялы бер кеше тәкъдим итте. (Уйланып.) Тик менә сезгә дә бик ярдәм итәсем килә. Шул егетнең ярдәмчесе булсагыз...
- Мин риза. Ә зарплатасы күпме?
- Әйбәт! Ун мең! Аннан соң, син үзең пешермисең бит, бары тик шеф-поварга ярдәм генә итәсең. Вак-төяк мәсьәләләрдә...
- Һмм... Нәрсә эшләргә тиеш булам инде?

- Бәрәңге әрчеп, турап, табага салып, газны кабызып кына бирәсең, калганын ул үзе башкара. Барысын да. Аннары сиңа пешкән ризыкны тәлинкәләргә матурлап салып, кунакларның өстәленә илтеп бирәсе генә кала. Ә савыт-саба юу - бала-чага эше. Син эштән курка торган кеше түгел ич инде. Ялкау түгелсеңдер бит?
- Юк, әлбәттә. Мин ялкаулык белән гел көрәшәм. Шулай нык итеп, ярсып, бөтен көчемне биреп көрәшәм дә... Җиңәм, әлбәттә. Тик җиңгәч, эш эшләргә хәл калмый.
- Ярый, ашарга пешерү өчен артык хәл кирәкми. Аны хатын-кыз да пешерә бит.
- Карагыз әле, мин пешергән ул аштан кунаклар авырып китсә?
- Син бит табиб!
- Ә үлсә?
- Син бит адвокат!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading