Гамир, гармунын читкә куеп, урамга чыкты. Урамда яз, һәр җирдә тормыш сулышы. Агачларның бүрткән бөреләре, менә ачылам-ачылам дигәндәй, җылы кояш нурларында иркәләнә. Тиздән, бик тиздән, яфрак ярган агач ботакларына кунып, сайрар кошлар җыр сузар. Аларның яшәү яме, тормыш дәрте тулы сайраулары кешеләр күңелендә дә киләчәккә өмет уятыр.
Хикәянең дәвамы. Башы сылтама буенча.
* * *
Гамир урам буйлап атлады. Тукталышка җитәрәк, ул үзенә таба килүче Нурсинә сеңлесен – яшүсмер кыз Нурияне күрде.
– Гамир абый, мин сезне апаның елына чакырырга килгән идем. Әниләр, ашка әзерләнеп, килә алмады.
Шулай диде дә, Нурия Гамирга күтәрелеп карады. Бер мизгелгә генә аларның күз карашлары очрашты һәм Нурия, кызарып, керфекләрен түбән төшерде.
Гамирга эсселе-суыклы булып китте. Башына кан йөгерде. Аңа, бер минутка, каршында Нурсинә басып торгандай тоелды. «Йа Хода, шул ук караш, шул ук иреннәр... Хәтта тавышы да Нурсинәне хәтерләтә». Гамирның башыннан шундый уйлар йөгереп узды. Ә үзе Нуриягә:
– Мин хәзер, сумкамны гына алам да. Әйдә, бүлмәгә кереп тор, – диде.
– Мин сезне аста гына көтәм инде, – диде кыз, оялып кына.
Гамирның җыеласы әйберләре әзер, үзе дә кичке поезд белән кайтырга уйлап тора иде. Нурияне күргәч, зиһенен томалаган авыр уйлары таралып, азрак күңеле күтәрелеп китте. Күңелнең ерак бер почмагында яшәүгә өмет, ышаныч бөреләнде. Бик зәгыйфь иде ул, әмма аны тоймау, инкарь итү дә мөмкин түгел иде.
* * *
«Вакыт – иң яхшы дәва», – диләр. Бәлки, бу сүзләрдә хаклык та бардыр. Әмма Гамир өчен яшәүгә өмет уяткан дәва Нурия булды. Әллә Нурсинәне оныта алмау сагышы, әллә Нурияне күрү теләге – кайсы күбрәк йогынты ясагандыр, Гамир Нурияләргә айга бер булса да кайтып йөри башлады. Нуриянең әти-әнисе дә моңа каршы килмәде. Бу акыллы егетне үз балаларыдай якын итә иде алар. Кайтып, исәнлек-саулык сорашкач, ул беренче эш итеп зиратка юл тота иде. Биредәге тынлыктан һәм үзәкне өзгән сөйгәне каберен күргәч, Гамир, онытылып, уйлары белән үткәннәргә кайта, хыялда гына булса да, Нурсинәсе белән очраша иде.
Соңга табарак Нурсинәнең әнисе Гамир белән Нурияне дә җибәрә башлады. Хатын-кызга зиратка керергә ярамаса да, тышта калырга шикләнеп, Нурия дә эчкә уза иде. Апасы соңгы көннәренә кадәр өзелеп яраткан бу егеткә ышана һәм, үзе дә аңламыйча, аны якын итә иде ул. Гамир белән очрашкач, күңеле моңарчы тоймаган ниндидер халәт, башны әйләндерүче рәхәтлек кичерә иде.
Көннәр, айлар бер-бер артлы уза торды. Инде Нуриянең дә чыгарылыш имтиханнары җитеп килә. Гамир, чыгарылыш кичәсенә кияр өчен, Нуриягә күлмәк сатып алырга булды. Сайлый белмим дип, Зөлфиядән үзе белән бергә кибеткә баруын үтенде. Бәхеткә, бер кибеттә бик матур күлмәккә юлыктылар.
Нурияләргә кайткач, ул күлмәк хакында башта аның әнисенә әйтте:
– Нурсинәгә университет тәмамлаганда күлмәк алып бирермен дигән идем. Нурия апасына охшаган, бүләгемне кабул итсә, үкенечем кими төшәр иде, – диде. Бу сүздә, чыннан да, хаклык бар иде.
Аңлады ана күңеле. Хәер, ничек каршы киләсең: инсафлы бу егетне кызы Нурсинә бик ярата иде бит. Инде менә кече кызы Нурия дә аңа битараф түгел, Гамирны күрүгә, кызарып, башын аска ия. «Хәерлегә генә була күрсен, бәлки – язмыштыр», – дип уйлады ана.
* * *
Узган гомер аккан сулар кебек. Инде менә Нурия дә университетның икенче курсында укый. Хәзер инде Гамир аның белән Казанда очраша. Бер көнне, театрда яңа спектакль карап кайтканда, ул, бөтен барлыгын җыеп, Нуриягә үзенең хисләрен ачты.
– Рәхмәт сиңа, Нурия. Мине тормышка кайтаруың, газапларымны җиңеләйтүең өчен рәхмәт, – дип башлады ул сүзен. – Мин баштарак синдә апаңның чагылышын гына күрәмдер дип уйлый идем. Хәзер аңладым: яратам мин сине.
Ни дип тә әйтергә белмәде Нурия. Хәер, сүзләр белән аңлата алыр идеме икән ул?! Гамирны туган абыйсы кебек күрү генә түгел, ә эчкерсез яратуын нинди сүзләр белән җиткерә алсын? Нурия, күңеле тулып, Гамирның күкрәгенә капланды. Юк, ачы түгел иде бу күз яшьләре. Татлы газап белән тулы хисләр чагылышы иде алар...
Гамир, тулай торакка кайтып, ялгызы калгач, кулына гармунын алды. Бүлмәгә талгын гына көй агылды. Азрак моңсу, әмма киләчәккә өмет белән тулы иде хәзер ул көй.
Авыр вакытларда юаткан, сабырлык өстәп, ялгыш адымнардан саклап калган өчен рәхмәтле ул яшьлек юлдашы гармунына. Югыйсә, беренче сынаулардан, кайгылардан ук сыгылып төшеп, эчүгә сабышкан, башын югалткан кешеләр дә күпме җир йөзендә. Әйе, кешене өмет, ә өметне сабырлык яшәтә шул. Ходай сабырлыклар бирсен авыр хәлдә калган адәм балаларына.
Менә ул да, Нурсинәне югалткач, яшәүнең мәгънәсе калмады дип уйлаган иде. Әмма өзеләм-өзеләм дип торган өметне Нурия ялгады. Кем белә, бәлки бәхет дигән нәрсәдә аның да өлеше бардыр. Шулай була калса, авыр газап, югалту аша килгән бәхетен ул җил-яңгырлар тидерми саклар, аның өчен көрәшер иде!..
Комментарийлар