Җиде айдан хатыны малай да тапты. Алай да була, диләр...
“Әллә марҗа аласы, матур була баласы”, – диләрме әле?! Ихтиандр да, шуны истә тотып, марҗа кызына өйләнергә булды. Югыйсә аның ямьсезлегеннән бала вакыттан ук көлделәр. Шадра, кара чутыр, негр янәсе...
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

“Әллә марҗа аласы, матур була баласы”, – диләрме әле?! Ихтиандр да, шуны истә тотып, марҗа кызына өйләнергә булды. Югыйсә аның ямьсезлегеннән бала вакыттан ук көлделәр. Шадра, кара чутыр, негр янәсе...
Дөрес, исеме шәп анысы! Әнисе, кинофильм караганда су кешесенә гашыйк булган да, аңа шул исемне куштырган. Исемен аклар өчен үзе дә тырышты инде – балык кебек шәп йөзәргә өйрәнде. Су коенганда астан йөзеп килеп, малайларның трусикларын тартып төшерә иде. Шуннан китә көлеш...
Мәтрүнәне озак эзләргә туры килмәде. Алар цехында ук күзгә керердәй әрсез чая, чибәр Надя эшли иде. Бер-ике тапкыр кинога чакыруы булды, үзе үк чат ябышты. Егетләрне күп күргәнгә охшаган охшавын, тик анысын паспортына язып куймыйлар. Иң мөһиме – чибәр. Сары чәчле, зәңгәр күзле, ул билләре дисеңме... Кәртинкә инде менә!
Озак йөрергә туры килмәде. Беркөнне Надяның бүлмәсендә кич кунгач, өйләнгәнен сизми дә калды Ихтиандр. Чибәрлеге өстенә, теле дә балдай татлы мәтрүнәнең. Матур сүзләр әйтә-әйтә кер юдырта, ашарга пешерттерә. Һич кенә дә кыенсынмый Ихтиандр. Матур, сәламәт бала табар өчен авыр хезмәттән сакланырга кирәк бит. Журналда шулай язганнар.
Җиде айдан ук тупырдап торган малай алып кайтты Надя. Андый очраклар да була икән – телевизордан әйттеләр. Аның каравы, малае чибәр: ак тәнле, сары бөдрә чәчле, зәңгәр күзле...
Фирдәвес Зариф
Фото: https://pixabay.com/ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
-
#Кыскача яңалыклар
СалаваTikлардан яңа «Җомга» җыры
-
#Кыскача яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: “Бу да ярдәм итмәсә, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәкбез”
-
#Хикәя
Гафу ит, кызым! (хикәя)
-
#Кыскача яңалыклар
Эчке киемнән балконда кызынучыларга штраф янарга мөмкин
Комментарийлар