16+

"Хурлык бит бу! Ниндидер авыл кызын өйгә алып кайтырга кирәк бит, ә!.."

Туй башланыр алдыннан урамда машина тавышы ишетелде. «Әни кайтты!» – дип сөенгән Наил тиз генә әнисен каршы алырга китте. Шулвакыт капкадан Зөбәрҗәт Харисовна килеп керде. Кап-кара киемле хатынны күреп, чиста, зәп-зәңгәр күк йөзенә кара болытлар җыела башлады. Ниндидер хәвефле хәл буласын сизенеп, бар кеше тын калды.

"Хурлык бит бу! Ниндидер авыл кызын өйгә алып кайтырга кирәк бит, ә!.."

Туй башланыр алдыннан урамда машина тавышы ишетелде. «Әни кайтты!» – дип сөенгән Наил тиз генә әнисен каршы алырга китте. Шулвакыт капкадан Зөбәрҗәт Харисовна килеп керде. Кап-кара киемле хатынны күреп, чиста, зәп-зәңгәр күк йөзенә кара болытлар җыела башлады. Ниндидер хәвефле хәл буласын сизенеп, бар кеше тын калды.

Наил белән Вәсилә институтка экзамен бирергә килгәч таныштылар. Вәсилә авылдан килгән кыз, чая, чатнап тора. Ә Наил тыйнак кына шәһәр егете. Әтисен хәтерләми, гомер буе әнисе белән генә яшәгән. «Минем әтием кайда?» –  дип әнисеннән сорамаган. Баласы сорамагач, әнисе дә әйтүне кирәк дип санамаган ахры. 

Вәсиләгә тулай торактан урын бирделәр. Яшьләр, икесе ике төрле характерлы булуга карамастан, бик тиз уртак тел таптылар. Башта дуслашып йөрделәр. Соңрак дуслыкларының мәхәббәткә әйләнүен тоймый да калдылар. Көндезләрен укуга багышласалар, кичләрен шәһәр буйлап җитәкләшеп йөрделәр.
Вәсиләнең авылына да бергәләп кайттылар. Наилгә кызның туганнары бик ошый иде: гади, тыйнак, яхшы кешеләр. Наилне ачык йөз белән каршы алып, кайткан саен кунак иттеләр.

Беркөнне кичке авыл урамы буйлап йөргәндә, Наил кыз белән җитди сөйләшү башлады:
– Вәсилә, мин сине бик яратам, чык миңа кияүгә, яраткан хатыным бул!
– Кияүгә чыгарга? Ә аннан соң ничек яшәрбез? Наил, мин бит авыл кызы, минем җаным авылга тарта. Ә шәһәр миңа чит, анда миңа һава җитми. Әгәр дә син минем белән авылга кайтырга, терлек асрап, минем әти-әнием кебек бер-беребезне яратып, тугры булып яшәргә сүз бирәсең икән, мин синең хатының булырга риза! – дип җавап бирде кыз.
– Синең бөтен шартыңа да риза мин, Вәсиләм! Минем үземә дә авылда бик ошый. Рәхәт сезнең авылда. Институтны бетергәч, мин сине әнием белән таныштырам да аңа бөтенесен әйтеп бирәм. 

Бу көн озак көттермәде, килеп җитте. Яшьләр чәчәк букеты, торт алып, Наилнең әнисе белән танышырга киттеләр. Аларда кеше күп, бөтен туганнары җыелган иде. Кыз каушап калды.

Әмма Наилнең әнисе, йомшак тавышы белән дәшеп, тынычландырды:
– Исәнмесез, кадерлем! Хуш киләсез, түрдән үтегез, танышыйк. Мин Наилнең әнисе Зөбәрҗәт Харисовна булам, керегез, түргә үтегез, туганнарыбыз белән дә танышыгыз, – дип, кызны түргә дәште. 

Танышу мәҗлесе бик күңелле үтте, инде кунаклар таралышырга әзерләнә башлады. 
– Рәхмәт, Зөбәрҗәт Харисовна, шундый матур мәҗлес оештырганыгыз өчен. Мин китим инде, иртәгә бүлмәне бушатырга куштылар. Авылга кайтып китәм, анда мине эшкә көтеп торалар инде, врачлар җитешми,– диде Вәсилә.
– Шулайдыр шул, шулайдыр... Наил, бар тиз генә Вәсиләне озатып куй да кайтып җит, кунакларны озатышырсың, – дип, әнисе Наилгә команда бирде.
Наил кайтып кергәндә, кунаклар таралышып беткән иде инде. Әнисен алыштырып куйганнармыни: кычкыра, елый, йөрәгенә ябышты...
– Син мине кабергә кертергә уйлагансың икән... Хурлык бит бу! Ниндидер авыл кызын өйгә алып кайтырга кирәк бит, ә! Кыяфәте... Киемнәре... Оялмаган бит, килгән... Күпме туганнар, хөрмәтле кешеләр алдында мине мыскыл иттең... Нинди чибәр кызлар артыңнан чапканда... Әгәр син авылга китсәң, хәерчелектә яшәячәксең. Ул сиңа бала табып, тапкан берен җилкәңә атландырып торыр, ә син, эштән кайткач, хайван асты чистартып яшәрсең. Врач булырга укыган кеше бит син! Минем яраткан, бердәнбер улым!
– Әни, тынычлан әле. Мин дә сине бик яратам, бөтенесе өчен дә рәхмәт әйтәм. Тик, мин хәзер егет булдым, минем дә гаилә корасым килә. Гафу ит, миңа башка кыз кирәкми. Мин Вәсиләгә генә өйләнәм, аның белән авылга кайтып китәм, без анда бер үк поликлиникада эшли башлаячакбыз. Әлегә шулай... Аларның авылында яңа больница салачаклар, врачлар кайда да кирәк кешеләр...

Әнисе ничек кенә ялынса да, карганса да, Наил әйберләрен җыйды да чыгып китте. Вәсилә янына керде, егет кызга берни әйтмәде, кыз сорамады, егетне сүзсез дә аңлады. Кызның әйберләрен җыйдылар да Наилнең дусты аларны машинасы белән авылга кайтарып куйды. 

Яшьләр Вәсиләнең әбисеннән мирас булып калган йортта яши башладылар. Кызларының авылга яшәргә, эшләргә кайтуына чиксез сөенгән әти-әни тиз генә туй хәстәренә кереште. Гореф-гадәт буенча, кыз сорарга кодагый буласы кеше үзе килер дип өметләнгәннәр иде дә... Нишлисең бит, башкачарак була инде. Кыз сорарга килмәсә дә, туйга чакырулы иде кодагый. Туйга бөтен авыл чакырулы иде. Наил дә дусларын, әнисен туйга чакырып, алдан ук хәбәр салды. 

Туй өстәле ишегалдына әзерләнгән иде. Табигать тә яшьләрне сөендерергә тели ахры, җил исми, ник бер яфрак селкенсен. Җәйге кичтә, авыл советында язылышып кайткач, туйга кунаклар килә башлады. Ишегалды гөр килеп тора. Талгын гына уйнаган көй дә кичке бәйрәмгә ямь өсти кебек. Наилнең генә күңеле тыныч түгел. Күптән кайтырга тиешле кешесе кайтып җитмәгәнгә эче поша аның. «Әлбәттә, кайтам, чын йөрәгемнән икегезне котлап киләм!» – дигән иде бит. Юлда бәла-каза булмагандыр бит?

Туй башланыр алдыннан урамда машина тавышы ишетелде. «Әни кайтты!» – дип сөенгән Наил тиз генә әнисен каршы алырга китте. Шулвакыт капкадан Зөбәрҗәт Харисовна килеп керде. Кап-кара киемле хатынны күреп, чиста, зәп-зәңгәр күк йөзенә кара болытлар җыела башлады. Ниндидер хәвефле хәл буласын сизенеп, бар кеше тын калды.
Наил дә курыкты:
– Әни, сиңа ни булды?

Әнисе улына дәшмәде, ачулы караш белән Вәсилә каршына килде дә аяк астына кара төргәк ташлады.
– Котлыйм, бу сиңа туй бүләге! Син елан икәнсең, минем иң кадерле, кыйммәтле кешемне тартып алдың, безнең араны боздың. Мине яхшы тормыштан, улымны карьера ясаудан мәхрүм иттең. Син гомерең буе газапланып яшәсен өчен мин кулымнан килгәннең барысын да эшләрмен! Ә син, Наил, каршыма килеп тезләнәчәксең әле! – дип тезде дә китеп барды. 

Әле генә шау-гөр килеп торган туй сүнде, яшьләр аңнарына килә алмыйча басып тордылар.
Кунаклар арасында алардан көнләшеп торучылар да булган икән:
– Яхшыга түгел бу хәл, бәхетсезлек килер боларга, бик зур бәхетсезлек! – дип пыш-пыш тел чарладылар.
Туйга килгән, әмма әле өстәл артына утырышмаган кунаклар ни китәргә, ни көтәргә белми аптырашып торганда, Наилнең дуслары килеп җитте, алар туйны җанландырып җибәрделәр. Бераздан кара киемле хатын, аның әйткән сүзләре бөтенләй онытылды, рәхәтләнеп биеп, җырлап, күңел ачып, яхшы теләкләрен җиткереп, кунаклар таң алдыннан гына таралыштылар.

Кунаклар китте. Вәсиләнең әнисе кара төргәкне ачып караган, төргәк эчендә кипкән елан булган.
– Кызым, син моны йөрәгеңә якын алма. Ул бит ялгыз хатын, язмышы кыерсыткан аны, кимсеткән, эшендә дәрәҗәле булу гына кешене бәхетле итми шул. Кеше сүзен дә колагыңа кертмә, бернәрсә дә булмас, оныт син бу күңелсезлекне, үләксәне яндырыгыз, – дип әнисе киңәш биргәч, Вәсилә артык борчылмады.
Наил елан үләксәсен мунча мичендә якты.

Яшәү урыны белән кыенлыклар булмагач, тыныч кына яшәп киттеләр. Эштә дә бергә, өйдә дә. Бик бәхетле иде алар. Бер елдан кызлары Фәвия туды. Бала сау-сәламәт, әмма әнисенең генә сөте аз, балага җитми. Смесь ашата башлагач, аллергия булды. Икесе дә врач булгач, баланы үзләре дәвалап караганнар иде, булмады, шәһәр поликлиникасына барырга туры килде. Врач яхшылап карагач, сөлге буе исемлек төзеп, Вәсиләнең кулына тоттырды. Балага аллергия чыгара торган ашамлыклар исемлеге иде ул... 

Баланы, бераз үсә төшкәч, әнисе карарга уйлашканнар иде. Барып чыкмады, аларның алдан төзеп куйган планнары җимерелде. Авыру баланы гел карап торырга, яныннан бер минутка да китмәскә кирәк. Киттең исә, кычыткан урыннарын тырнап, канатып бетерә. Вәсиләгә эштән китәргә туры килде. Шуннан соң тормышлары аска таба тәгәрәгән кебек булды. Акча җитми, икесенең дә нервлары соң чиккә җиткереп тартылган кыл кебек. Бала да тилмерә, аңа карап Вәсиләнең бәгыре әрни. “Әллә... чынлап та Зөбәрҗәт Харисовнаның каргышы төштеме?”– дип шикләнә башлады. 

Яңа ел якынлашты. Беркөнне аларга посылка китерделәр. Беренче тапкыр посылка алуга сөенгән Наил шатланып кайтып керде:
– Кайда минем кызларым? Кыш Бабай бүләк җибәргән! – дип кычкырды ул.

Бала күтәреп, аның янына күрше бүлмәдән Вәсилә чыкты:
– Бүләк? Кемнән?
– Адресы юк, дуслар сюрприз ясарга булганнар ахры. Менә монысы күлмәк, миңадыр. Ә бусы сезгә, «Вәсилә белән Фәвиягә» дип язылган.
Посылканы сак кына ачтылар, эчендәге төргәкне кадерләп кенә алды Наил, ә аннан кара туфрак коелды. Кечкенә кәгазь кисәге идәнгә килеп төште, ачып укыган Наил аптыраулы карашын хатынына төбәде, «Кабер туфрагы» дип язылган язу аның кулын пешергән кебек булды.
– Нәрсә инде бу? Шаяру дисәң... Мондый шаяру буламы? – дип сөйләнде, бөтенләй югалып калган ир.
Шатланып, сөенеп кабул иткәннәр иде бит! 
– Мин бу хикмәтле бүләкнең кемнән икәнен аңладым. Синең әниең эше бу. Ярар инде, мине яратмасын да ди, оныгының ни гаебе бар? Посылкасын кире җибәр! Безгә аннан берни дә кирәкми! – дип ярсыды Вәсилә. 
– Акрын, Вәсиләм, кызыбызны куркытасың бит. Әни эше түгелдер, берәрсе шаяртырга теләгәндер дип уйлыйм, – дип, Наил хатынын тынычландырмакчы булды.
Ә үзенә җибәрелгән күлмәкне кияргә булды ул, ырым-шырымга ышанмый иде. Өстәвенә, кеше арасында булгач, бер күлмәк белән генә йөрү килешми, яңаны алырга акчалары җитми, бөтен эшләгәннәре кызларына дару алырга китә...

Беренче тапкыр ир белән хатын арасыннан салкын җил искәндәй булды. Вәсилә әнисе белән киңәшергә булды. Әнисе башта яхшылап тыңлады. Аннан соң бераз уйланып торды да, киңәшен бирде:
– Кызым, күрәзәчегә барып кайт әле син. Елан үләксәсе, кабер туфрагы турында әйт, каргышлы сүзләрен сөйләп күрсәт. Ул сиңа берәр нәрсә әйтми калмас.

Кызын әбисе белән калдырып, Вәсилә авылларындагы багучы әбигә китте. Ташлар белән карап, һәрвакыт дөресен әйтеп бирә торган әби ул, анда баруның бер яманлыгы да булмас. Алып килгән күчтәнәчләрен өстәлгә куйды да соңгы вакытларда булган хәлләрне сөйләп бирде.
Әби аны елмаеп тыңлап утырды, ташларын бер болгатып, бер тигезләп, берничә тапкыр санады да:
– Син инде каенанаң сезгә сихер ясата дип шикләнәсең. Юк, ялгышасың. Синең аураң, җаның һәм шәфкатьле йөрәгең бик чиста, якты. Куркытырга гына тели ул сезне, ирең белән арагызны бозмакчы була. Улын үзенә кире кайтарырга тели. Менә шуңа шулай кылана. Юкка тырыша, болай итеп ул үзенә бәла чакырып китерер. Ә сезгә берни дә булмас, син өеңә кайт, тыныч кына яшә, бернәрсәдән дә курыкма. Кызың өчен дә борчылма, үтә торган чир ул. Кирәкмәгән уйлар уйлагансыңдыр, икенче алай итмә. Бала имезгән хатын яхшы уйлар гына уйларга тиеш. Иреңне ярат, ул барында әнисе турында начар сүз әйтмә. Әйтте диярсең, сезнең барысы да яхшы булачак, – дип, Вәсиләне тынычландырып, кайтарып җибәрде. 

Вәсиләнең иңнәреннән тау төшкән кебек булды. Багучы әби янына барып кайтканнан соң, тормышлары да көйләнү ягына борылды. Күп тә үтмәде, кызлары да күзгә күренеп савыга башлады. Гаилә тормышы шулай бер эзгә төшеп, тыныч кына үтә бирде. Юк кына нәрсәләргә шатланып яшәп ятканда, Наил исеменә куркыныч хәбәр килеп иреште: «Әниең каты авырый. Тиз кайт!»
– Тагын берәр этлек уйлап чыгаргандыр. Җен кебек таза йөри иде бит әле, шул арада чирләп киткәнме? Ышанмыйм! Кайтмыйм да. Синең белән арасын рәтләсен, шуннан соң кайтырмын, –  дип тузгыды ир.
– Наил, җыен, хәзер үк әниең янына кайт. Бәлки аңа ярдәм кирәктер. Үтенеп сорыйм, бар, кайтып, күренеп булса да кил, сагынгандыр. Нинди булса да, әниең бит ул синең!

Наил кайтып китте. Андагы хәлләрне әйтеп шалтыратты, әнисен больницага салганнар икән, инсульт кичергән, хәзер аңа даими тәрбия кирәк. Вәсилә Наилгә әнисе янында калырга кушты. Зөбәрҗәт Харисовна өйгә чыккач, Наил авылга кайтып китәргә тиеш иде. Эше көтә бит.
Ул әнисен үгетли башлады:
– Әни, әйдә, кайт минем белән авылга. Үзең күреп торасың, без монда килеп яши алмыйбыз. Анда эшебез, саф һава, тормышыбыз шул авыл белән бәйләнгән. Безнең өчен генә түгел, синең өчен дә яхшы булыр.
– Син нәрсә, акылдан яздыңмы әллә? Шул караңгы авылга мәңге кайтасым юк, мин лучше монда үләм! Синең Вәсиләң мине күралмый бит. Әллә син дә аның яклымы? Тыныч кына минем үлгәнне карап торырга телисезме? – дип карышты әни кеше. 
– Җитте инде, әни! Вәсиләнең андый түгеллеген бик яхшы белеп торасың бит. Син аннан гафу сорасаң-сорамасаң да, ул синең янда биеп кенә торачак. Сине терелтәчәк ул, аннан соң син безгә оныклар карашырсың.
– Гафу итүен сорарга?! Беркайчан да! – Бу юлы әнисенең тавышы алай көр чыкмады.
Улы да моны сизде, шуңа күрә әнисен көчлерәк үгетләде. Зөбәрҗәт Харисовна да үзенең ялгыз гына яши алмасын, монда калса чирдән түгел, ялгызлыктан иртәрәк үләчәген аңлый башлаган иде. 

Кайттылар, әни белән ул икесе бергә йортка керделәр. Ә анда Вәсилә табын корып куйган.
– Исәнмесез, Зөбәрҗәт Харисовна! Рәхим итегез, өстәл артына утырыгыз, аннан соң үзегезгә дип әзерләп куйган бүлмәдә урнашырсыз, – дип елмаеп тора. 
– Ә бу кыз – сезнең оныгыгыз Фәвия. Кызым, монда кил әле, әбиең белән исәнләш! 
Оныгы килеп, әбисеннән, нәни куллары белән битеннән сыйпап:
– Син минем әбиемме? – дип сорады.
– Әбиең... – дип мышкылдады күңеле тулган әби.
– Исәнме, әбием! – дип дәште онык, әбисен яратып.
«Яңа гына пешеп чыккан» әби кеше оныгы каршында тезләнеп елап җибәрде һәм җан авазы белән дәште:
– Кичерегез мине, балалар! Мин башка беркайчан да, башка беркайчан да...

Мөнирә Сафина, "Шәһри Чаллы"

Язмага реакция белдерегез

48

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading