16+

Якты чишмә сагышы (хикәя)

Якты чишмә тәбәнәк кенә тау итәгеннән ургылып чыга да, чигәләрне кысып алган салкын-саф суын кояш нурларында энҗе-мәрҗәннәрдәй җемелдәтеп, җырлый-җырлый Чошы елгасына ашыга. 

Якты чишмә сагышы (хикәя)

Якты чишмә тәбәнәк кенә тау итәгеннән ургылып чыга да, чигәләрне кысып алган салкын-саф суын кояш нурларында энҗе-мәрҗәннәрдәй җемелдәтеп, җырлый-җырлый Чошы елгасына ашыга. 

Авыл урнашкан калкулык астында дистәләп чишмә типкәнгә күрә, халык шактый ерактагы Якты чишмәгә йөрми. Фәкать, кырда эшләүчеләр, көтүчеләр һәм туган якларын сагынып кайткан кунаклар гына Якты чишмәнең сихәтле суыннан авыз итә.

Комбайнчыларның эшен карап-тикшереп чыкканнан соң “парткум” Равил, кыр юлларында мотоциклда йөреп, тузанланып беткән битләрен, кулларын юар өчен елга буена төшеп китте. Авылда ир-атлар арасында Равил исемлеләр шактый, гадәттә, аларны кушаматларыннан таныйлар. Колхозда партиянең башлангыч оешмасы секретаре булганлыктан, монысына “парткум” сүзе өстиләр иде. Игенчеләргә төшке аш алып килгән шофер Ибраһимның, кулларын болгый-болгый, каршысына йөгерүен күреп борчыла калды Равил. “Хастаханәдә хатыным Флера белән бер-бер хәл булдымы икән әллә?” – дип уйлап куйды ул һәм ашыга-ашыга таудан күтәрелә башлады. Шулвакыт уңай искән җил аның колагына Ибраһимның: “Чордаш, сөенче! Улың туган, улың!” – дигән сүзләрен китереп ирештерде.

– Якты чишмә, ишетәсеңме? Улым бар минем, улым бар! – дип кычкырды Равил киң җиһанга.
Суның агым тавышы әле көчәеп, әле басылып алгандай булды. Чишмә гүя, куанычы ташыган ирне сәламли иде.
И, Аллам, адәмнәрнең яше нигә шулай санаулы? Гомерләр, талгын сулар кебек кенә түгел, биек тау елгаларыдай куып җитмәслек тизлектә узыпмы-уза...

Җәйнең җылы бер кичендә егет белән кыз чишмәдән учларына алып су эчте. Якты чишмә, челтер-челтер килеп, кешеләр аңламаучы телдә: “Сөбханаллаһ! Равил улы Рәдиф тә нинди матур егет булып үсеп җиткән. Милиция киеме бик килешә үзенә. Ә, бу чибәр туташны нигә танымыйм соң әле мин? Меңләгән вә меңләгән йөзләрне суымның чагылышында сеңдереп калдым, әмма, балам, сине белмим. Кунак кызы буласыңдыр, мөгаен, – дип, үзалдына фикер йөртте.
Сабан туена кунакка килгән күрше авыл кызы Лилия иде ул.

– Әйдә, таллар арасына качыйк. Әнә, кешеләр якынлаша, – диде Рәдиф.
Якты чишмә кулга-кул тотынып, елга буена йөгергән егет белән кыз артыннан иңрәп-сыкрап карап калды. Әйтче зинһар, Якты чишмә, нигә сагышландың, нигә ыңгырашып куйдың? Киләчәкне ник әйтмисең? Әллә бу яшьләрне фаҗига көтәме? Аңлыйм, дускай, сиңа андый вәкаләт бирелмәгән шул. Ярый, сау бул! Әнә, таллар арасында Лилиянең былбыл коштай нәфис көлүе ишетелде. Шунда барып, яшьләрнең серләшкәнен тыңлыйм әле мин. 

Рәдиф төн сылуын кочаклап иреннәреннән үпте, ә кулы кофта изүе аша кызның күкрәкләренә үрелде. Бу хәлдән Лилия, чыпчыктай чыркылдап, читкә тайпылды.
– Милиция булдым, дигәч тә әллә кайларга кермә инде син, – дип үпкә белдерде ул.
– Мин милиционер түгел, ә автоинспектор, – дип, тал-чыбыклар арасында ерак китә алмаган, туташны янә куенына кочты егет. – Хатыным булгач, бик киреләнсәң менә шушы аклы-каралы таяк белән кыздырырмын әле үзеңне.

– И, ялганчы! Бүген генә таныштык, ләбаса. Хатыным, дигән буласың җитмәсә.
– Сине гомерем буе беләмдер кебек. Менә күрерсең, өйләнәм. 
– Әлбәттә инде, өйләнерсең. Кемгә өйләнәсең бит.
– Сине алам, Лилия!

Кыз әллә шаярып, әллә ихластан ышанып, егетнең күзләренә төбәлеп сорау бирде.
– Кайчан алмакчы буласың инде син мине, Рәдиф?
– Менә шушы кызыл тал яфраклары саргаеп, сезнең авылга агып төшкәч.
 – И, елга суларында сары яфракларны көтеп саргаеп утырасыларым бар икән әле, – дип көлде Лилия. 
– Нигә һәр сүздән көләсең син, ә? Бетләрең туди-суди йөгерешә чту ли?

 Рәдиф бармагы белән кызның эченә сызгалап алды.
– Үләм, кытыгымны китерәсең. Кит, тимә, – дип чәбәләнде кыз.
– Әһә, кая сырлы таягым белән бетләреңнең хәрәкәтен көйлим әле, – дип, бил каешына кыстырылган таягына үрелде егет.
Ул арада Лилия: “Юк минем бетләрем, юк”, – дип, көлә-көлә, таллыктан чыгып йөгерде. Кунак кызы артыннан йөгергән Рәдиф, бөтен гәүдәсе электр тогы тоткандай чәнчешүдән, хәлсезләнеп туктап калды. “Чернобыль атом станциясенең зәхмәтеме икән бу?” – дип, борчылып куйды егет. Чөнки, радиация нурланышы алган берничә солдат иптәшенең инде үлгәнлеге хәбәре аңа да килеп ирешкән иде.

– Рәдиф, әйдә тизрәк! Ник туктадың, Сабан туе бетә бит инде, – дип кычкырды Лилия.
– Хәзер, хәзер, кесәмнән документларым төште, – дип алдашты егет.

Мәйданда бәйрәмнең иң кызган мәле иде. Ләкин, Рәдифнең дә сызлануы көчәйгәннән-көчәйде. Ул сөйгәнен туган тиешле апалары янында калдырып, кизү торырга килгән хезмәттәш милиционерлар тарафына юнәлде һәм тәмам хәлсезләнеп, автобуска кереп, урындыкка сеңде. Хәзер киләм, дип киткән егетен каерылып карый-карый көтте Лилия, әмма юкка. Милиция автобусы Сабан туеннан ук кузгалгач: “Эх, ялганчы”, – дип әрнеп, күзләре яшьләнде кунак кызының. Ташламады, алдашмады Рәдиф. “Саубуллашырга чыксам, аңымны югалтып егылып, бәйрәмнең ямен җибәрермен. Нигә нәкъ бүген башланды соң бу сызлану? Нигә бер генә көнгә түзмәде?” – дип, бәргәләнде егетнең яшь йөрәге.

 Район хастаханәсеннән шәһәргә күчерделәр егетне. Әмма янар шәмнең күп янасы калмаган иде инде.
– Шундый каты чир булса да булыр икән. Бөтен эчем ут кебек яна. Монда нигәдер су җылы, икенче мәртәбә авылдан Якты чишмә суын алып килерсез әле! – дип, күзләренең соңгы нурлары белән хәл белешергә килгән туганнарына бакты Рәдиф. Чишмә буенда Лилия белән бер-берсенә су сибешеп шаярулары күз алдыннан узды.

Икенче көнне үк үтәделәр аның гозерен. Рәдиф чокырны сөяк белән тирегә калган кулларына кысып, бер йотым су эчте дә, рәхмәтле карашын мәңгелек хозурына төбәп, тын гына өзелде.

Якты чишмә тирәсендә үскән кызыл тал яфраклары көзләр җиткән саен саргаешып, Чошы елгасыннан агалар да агалар. Тик ул яфраклар инде бер вакытта да Рәдифтән хәбәр ирештермәячәкләр.

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Елый-елый укыдым бу хикэяне

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мин дэ еладым укыгач, чонки мин бу геройларны белэм, Дамир абый бик матур итеп язгансыз, Флера апа белэн Рэдифкэ дога булып ирешсен, амин

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кадерле куршелэрем: Флера апа, Рэдиф, Рөстәм урыннарыгыз ожмахта булсын. Елаттын Дамир абый.

        Мөһим

        loading