Янбакча ишеге төбендә кайнанасы аркасыннан этеп җибәргәнгә сискәнеп китте Назгөл.
- Бар, ычкын, Русланга чыгып зарлан инде! Терәлеп торма, кереңне элеп бетер дә кер, ашагач бәрәңге чүбен утап бетерәсе бар.
Күзләренә килеп буылган яшьләрен күрсәтмәс өчен читкә борылды Назгөл. Әлеге йортка килен булып төшкәннән бирле каенанасы белән борчак пешмәде, әче телле Фаягөлгә ярап була торган түгел иде. Кечкенәдән каенанага каршы сүз әйтмәскә, нәрсә әйтсә дә, тыңларга, ул сиңа ир үстергән, дип тел яшерергә тәрбияләнгән Назгөл, әлбәттә, каршы сүз әйтми иде. Ире Руслан да күп сөйләшми, ул эштә чакта өйдә ниләр кылынганын белми дә кала. Каенатасы, ичмасам, әйбәт Назгөлнең – яшь киленне җәлли, булыша, әле егермесе яңа тулган кыз балага ничек авырга туры килгәнен аңлап, төрлечә җайларга тырыша иде.
Бүген ял көне булуга карамастан, Русланны эшкә чакыртып алдылар. Ә ун сутыйлы бәрәңге бакчасын утырту, утау, алу һәр гаилә әгьзасына өлешләп бүленгән иде: бакча бертигез уталырга тиеш. Нәтиҗәдә, Назгөл эссе кояш астында башта үзенә тиешле алты буразнаны төгәлләде, төшке аш ашап чыккач Руслан өчен тагын алты буразнаны эшкәртте. Үзеннән ике яшькә генә кече каенсеңлесе Ләйсән бәрәңге эшкәртергә кайта алмады, имтиханга әзерләнә булып чыкты. Хәер, кайткан булса да, бакчага чыгарына ышанмады аның Назгөл. Яшь киленнең әлеге йортка кияүгә килгәненә 3 ай иде...
Югары уку йортында читтән торып уку бүлегенә күчү, эшкә урнашу мәшәкатьләре белән йөреп, Назгөл авырга узганын да 2 айдан соң гына сизде. Гадәттәгечә, аз сүзле ире куанычын артык белдермәде, саран гына елмаеп яшь хатынын кочаклаган булды. Иң сөенгән кеше каенатасы иде: куанмаслыкмы соң, беренче оныгы бит! Назгөл өчен тормышының иң матур вакыты булырга тиешле чор башланды: косып, ашый алмый азапланмады ул, җиңел күтәрде. Иске карашлы әнисенең “Кызым, зарплат гаиләдә бер кешедә булырга тиеш, акча алуга каенанаңа алып кайтып бир”, - дигән сүзен тыңлап, бөтен акчасын Фаягөлгә биреп баруы гына уңайсызлык тудыра башлады, чөнки көннәр үтә, туачак бала өчен вак-төяк аласы бар, кибеттә әллә нинди матур әйберләр бар, ә кайнанасы ни дә булса алырга ашыкмый иде. Авырлы хатынның кайчак берәр ят тәм-том ашыйсы килүе дә табигый хәл. Русланга бу хакта сүз кузгалту да нәтиҗә бирмәде, үз хезмәт хакын да әнисенә биреп баручы ир җилкәсен генә сикертеп, “Алырбыз әле, иртәгә бәбиләмисең бит әле”дән ары узмады.
Бу гаиләдә кайнанасы баш икәнен килен булып төшүгә үк аңлаган Назгөлгә авыр иде. Ялларны Фаягөл планлаштыра. Киленнең әти-әнисе янына кунакка бару-бармавын һәм кунамы-юкмы икәнен Фаягөл әйтә. Берәр кием аласы булса, Фаягөлгә ошаганын аласы. Авыры зураеп, гадәти киемнәренә сыймый башлаган Назгөл махсус кибеттән күлмәк алырга кирәген әйткәч тә, Фаягөл тыңларга ашыкмады. Берничә көннән, район үзәгендә яшәүче гәүдәгә зур бертуган сеңлесенең киемнәрен алып кайтып бирде ул киленгә. “Акча әрәм иткәнче, киеп тор, берничә ай өчен яңа кием алмыйлар. Сеңелнең гәүдәсе киң, синең корсаклы гәүдәңә бара, кысып тормас”. Назгөлнең сессиягә барыр вакыты җиткән иде, курсташлары янында кеше искесеннән күренәсе килмәвен әйтә башлаган иде, кайнанасыннан үзенең никадәр рәхмәтсез икәнен генә ишетте. Анысы бер хәл, авырлы киленгә җиләк-җимеш ашарга да көнлек режим куелган иде: “Алма-җиләк вакыты түгел. Көнгә бер алма ашасаң, шуның белән җитәрлек витамин керә ул балага. Күбрәк һавада йөр, гемоглабин әйбәт була!”. Кайчан йөрсен икән соң Назгөл һавада, кайнанасы анысын гына әйтмәде. Декрет ялына чыккан киленгә өйдәге бөтен эш өелде, Фаягөл гәҗит почмагына ул кайтканчы эшләнергә тиешле эшләрне язып китә иде. Берсендә Назгөл көне буе әрле-бирле чабып, кайнанасы белән ире эштән кайтканчы ятып торам дип башын төрткән җирдән йокыга китеп, пешеп җитә язган ашы белән кәстрүлне көйдерде. Фаягөл кич буе кырын карап, кәстрүл ала башласаң кыйбат икәнен зарланып, “Килен кеше килмешәк инде ул”, - дип борын астыннан мырлап йөрде. Атасы белән ишегалдында маташкан Руслан өйгә кереп-чыгып йөри иде, ул кергәндә әнисенең тынып калуын, ул чыгып китүгә нидер зарлана башлавына игьтибар итми булдыра алмады. Бер керүендә өстәл артында пилмән бөгеп маташкан хатыны елаган кебек тоелды аңа.
- Әни, нәрсә булды? Ник Назгөл елый?
- Ник еласын улым, аның шундый вакыты, бәбәйләр вакыты җитә бит, гормоннары уйныйдыр, кем тисен аңа, - Фаягөл килененә карап куйды. Назгөл инде нык зурайган авыры белән мыш-мыш сулап пилмән бөгә иде.
- Ярар. Бер ярты сәгатьтән бетерәбез.
Шулай диде дә Руслан, чыгып китте.
- Нәрсә, тагын зарландыңмы? Бер сүз әйтергә ярамый тагын үзеңә, бигрәк серкәң су күтәрми.
Назгөл дәшмәде. Мондый хәлләр еш була иде, сөйләр кешесе юк, гомер буе кайнана белән кайната тарафыннан бастырылып яшәгән үз әнисе аңламый, килен кеше бөтен кешегә ярарга тиеш дип саный, шуңа да Назгөл бөтенесен эченә җыя иде. Шулай да кайчан да булса кайнанасы йомшар, яхшы якка үзгәрер дигән өмет тә бар иде анда. Әнә бит кайнатасы нинди әйбәт, туачак оныгына тал ботакларыннан йоклар урын да үреп куйган. Сүз генә әйтә алмый шул ул Фаягөлгә, киленен бик яклар иде, гомер буе хатын сүзеннән чыкмый яшәгәч хәзер ни дә булса үзгәртү, ай-һай авыр шул. Хәер, кайнатасы шул яшәү рәвешенә күнгән иде бугай инде.
Көн артыннан көн үтте, бәби табар вакытына да ике атналап вакыт калды Назгөлнең. Шимбә көн иде, ирләр гадәттәгечә ишегалды тирәсендә, өйдә Назгөл, каенсеңлесе Ләйсән һәм кайнанасы иде.
- Назгөл, нишлисең әле? Залга челтәр элеп аласы бар, Ләйсәнгә булыш әле.
- Мин анда менә алмам инде, әни..., - Назгөлнең тавышы тотлыгып китте.
- Бернәрсәсе юк, баскычка басасың да, эләктереп кенә чыгасың. Ләйсән тотып торыр.
- Ләйсән менсә? Мин астан тотып торырмын.
- Ләйсәннең башы әйләнә, беләсең бит инде.
Назгөл авырлык белән генә залга чыкты. Зал түшәмнәре биек иде, ике зур тәрәзәнең челтәр беркетеләсе тимере түшәм астында диярлек, баскычка баскач та үреләсе булачак. Ләйсән баскычны күтәреп алып керде дә ике тәрәзә арасына терәп куйды.
- Мин әзер. Тотам. Егылма только, я бәбиләп ятырсың шушында, - үзеннән ике яшь кенә кече Ләйсәннең тозсыз шаяруыннан бер дә көләсе килмәде Назгөлнең.
- Бәлки үзең менәрсең, ә? Куркам, Ләйсән, егылырмын кебек тоела.
- Какоой, юк, юк, беләсең бит инде, минем анда менгәч башым әйләнә башлый, менә мин точно егылачакмын аннары.
Назгөл үзенә менүдән башка берни калмаганын аңлап, баскычка атлады. Дүрт аралык менгәннән соң түшәм астындагы гардинга үрелеп карады, кулы җитми. Тагын берне күтәрелде, буе җитә бугай.
- Челтәрне бир әле, Ләйсән, - сак кына ярты гәүдәсе белән борылып каенсеңлесе эләсе челтәрне бирер дип көткән иде... Шул мизгелдә фаҗига булды. Ләйсән, диванга җәеп салынган челтәрне алырга үрелеп, кулларын үзе тотып торган баскычтан ычкындырды, һәм Назгөл, баскыч шуып китеп, түшәм астыннан идәнгә барып төште. Ләйсәннең куркып кычкырган тавышына Фаягөл йөгереп керде.
- Хай аллам! Тотыныбрак торып булмадымени соң аны? Ләйсән баскычны тотмады дип әйт инде Русланга! Үзең безгә сүзе булсын өчен егылгансыңдыр әле!!
Назгөл үзе тирәсендә чүгәләгән кешеләрне ишетер хәлдә түгел иде. Астына җәелеп чыккан җылы канны тоеп, хатын аңын җуйды.
Ашыгыч ярдәм машинасы алып китеп, тиз арада баланы ярып алдылар, ана да, бала да авыр хәлдә иде. Котырган Русланга хәлне Фаягөл башкачарак сөйләде, аңына килгәч Назгөл челтәр элергә менүен сөйләр дигән уй аның башына килеп тә карамады. Челтәр эләргә баскычка Ләйсән менгән, Назгөл тотып торган, ләкин башы әйләнеп китеп, егылган булып чыкты. Өйдә дә, эштә дә үз сүзен генә баш итергә ияләнгән Фаягөл өчен улы Русланга сөйләгән варианты иң дөресе булырга тиеш иде. Аталары күрмәде, кызы Ләйсән исә аны ни булса да яклаячак. Ни өчендер башыннан ук сөймәде ул Назгөлне. Пешергән ризыгын яратмады, ярарга тырышуын җебегәнлек дип санады, гомумән, улының хатыны гаиләдә аның өчен артык иде.
Бер ай хастаханәдә ятып, ниһаять, Назгөл кечкенә улы белән өйгә кайттылар. Кайнанасы тарафыннан да, ире тарафыннан да челтәр кыйссасы яңадан күтәрелмәде, Назгөл иренең бу хакта әнисеннән нәрсә ишетүен белми дә калды.
Яшь хатынның балалы тормышы башланды. Оныгы тугач, кайнанасы йомшагандыр дигән уеның ялгыш икәнен ул бик тиз аңлады: көннәрдән бер көнне Фаягөл бала чүпрәкләрен кер юу машинасында югач су күп китә, канализация чокыры тулырга мөмкинлеген кисәтте. Чокыр тулмасын өчен, Назгөл кер юу машинасыннан чыккан суны чиләкләп бакча артына алып чыгып түгеп барырга тиеш булды. Бер чиләген чыгарып түккән арада куеп калдырган икенче чиләге тулып агып, бөтен кухня идәне күбекле су белән тулды. Хатын гаҗизләнеп идәндәге суны җыйды, ә кер юу машинасы шлангыннан су акты да акты... Ул арада улы уянып елый иде. Назгөл чүпрәген ташлап, бала имезергә кереп китте. Үч иткәндәй, эшеннән иртәрәк Фаягөл кайтып керде.
- Бууу нәрсә тагыыын? Атаң малы дип белдеңме әллә? Линолеум үзең алыштырасыңмы бу идәндә? Ул суны тиз-тиз түксәң ташымый ул!
Назгөл шушы мизгелдә үзенең бу йортта бер минут та яшисе килмәгәнен тойды. Исәбе – әниләренә бала белән утырмага китү хәйләсе белән шунда торып калу иде. Русланы аны һәм улларын яратса, килер. Аерым яшәрләр.
Фаягөлнең “өйдә эш күп, нинди кунак-кунак”, - дип мырлавына карамастан, атна ахырында Руслан Назгөлне улы белән күрше авылга әниләренә утырмага илтеп куйды. Әнисе белән хатыны арасындагы киеренкелекне ул сизә иде, ләкин ачыктан-ачык сүзгә килү булмагач дәшми иде.
Сөйләшенгән бер атнадан соң ул хатыны белән улын алырга килде. Ләкин аны биредә хатынының әтисе урынына калган олы абыйсы белән җитди сөйләшү көтә иде. Челтәр кыйссасы, кер машинасыннан су түктерү һәм Фаягөл тарафыннан булган башка кыерсытулар – барысы да уртага салып сөйләшенде бу кичтә. Русланның күзе ачылгандай булды. Әнисенең шундый юха икәнлеген ул башына да китереп карамый иде. Әтисен ничек кирәк бөккән Фаягөл аның гаиләсендә дә баш булмакчы икән бит! Моңа чик куярга кирәк иде. Җитмәсә, Назгөл дә шарт куйды: я аерым яшәргә фатир табасың, я мин әниләрдә калам.
Фатир тиз табылды. Русланның эшенә дә якын булды ул. Фаягөл күпме генә карышып маташса да, Руслан ныклы карарга килгән иде. Әнисенең йөрәк өянәге кузгалган булып кылануы да аны туктатмады. Бөтен нәрсә ул дигәнчә булырга тиеш дип яшәгән Фаягөл өчен бу гайре табигый хәл иде. Ә улы гомерендә беренче тапкыр үзен чын ир-ат итеп хис итте. Яңа тормышларының башы иде бу...
Айгөл Имамиева. Мәскәү
Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар