Тәненең һәр күзәнәгенә кадәр үк үтеп кергән җылыдан оеп, бер мәл иркәләнеп ятты да, ачылырга теләмичә, “менә, менә ябылам”, диеп торган сөрмәле яшел күзләре белән яңа туган таңны сәламләде Әминә.
Бер тын, “Бисмилласын” әйтеп, иснәнде дә, аяк очындагы диванда сабыйларча мышнап яткан Гадиләсенә күз ташлап, елмаеп куйды. Инде кырыктан узып баручы, ике буй җитеп килүче балалар әнисе димәссең, билләһи! Әнә бит, ничек йокының тәмен белеп йоклый. Яңа туган сабый, диярсең!
Әминә, әкрен генә аякларына йомшак башмакларын элде дә аяк очларына гына басып, тәрәзә янына килеп басты. Көн салкынчага охшаган. Кышны быел иртә килә дигәннәр иде, дөрес ахрысы. Берән-сәрән кар да очкалаган кебек. Күршесе, инде туксанынчы яше белән баручы Сөнгать бабай да башына куян бүреген, кулларына йон бияләйләрен киеп, капка төбендәге утыргычка чыгып оялаган. Таң тудымы, һәркем каядыр ашыга, кабалана. Әнә, көлешә-көлешә мәктәп укучылары узып бара, алар артыннан кулларын җәеп, бер-берсенә нидер аңлатып, укытучылар атлый. Әминәнең генә ашыгып чабар җире юк хәзер. Картлык дигән галиҗанәп әфәнде белән бергәләшеп гомер көзенә атлый инде ул. 65 нче яше белән барып, дүрт оныгы “Дәү әни”, - диеп дәшсә дә, үзен бер дә өлкәннәр рәтенә кертәсе килми Әминәнең. Йөрәк һаман унсигездә, диюләре хак икән шул.
Гомер тәгәрмәче, битләргә буразналар сырлап, чәчләрне чаллар белән бизәп, әйләнә дә әйләнә икән. Менә тагын ачы җилләре, кыр казларының үзәк өзгеч хушлашу авазлары белән көз килде. Көн кояшлы булса да, салкын һәм җиллегә охшаган бүген. Усал көзге җил, сары яфракларны, әле кайчан гына зифа буйлы кыз сыман басып торган агачлардан йолкып алып, саргаерга да өлгергән үләннәргә, Җир-Анабызга түши. Җиргә яфрак яңгыры ява... Кайбер яфраклар, әнисеннән аерыла алмаган бала кебек, җилгә буйсынырга теләмичә, ботакларга ябышып калмакчы. Ә икенчеләре: “Киреләнү файдасыз”, - дигән сыман, дуамал җилнең юнәлеше буйлап, ерак-еракка омтыла. Алар: “Коткарыгыз безне!” – дигән сыман, адәми затларның иңнәренә килеп сарыла, баш очларыннан сыйпап, янә аяк асларына түшәлә. Үз гомерендә күпне күрде Әминә. Язмыш агымы уңаена да, агымга каршы да йөзеп карады. “Коткарыгыз мине! Ярдәм итегез!” – диеп бар дөньясын яңгыратып кычкырасы килгән чаклары да аз булмады. Йөрәге әрнеп, меңгә телгәләнсә дә, сер бирмәде үзе. Мескенләнеп, читтән ярдәм өмет итмәде, зар елап, борчу-хәсрәтләрен тышка чыгарып чәчмәде. “Кеше хәсрәте кемгә кирәк, беркемнең дә хәсрәт коесы буш түгел”, - дигән уйлар белән яшәде ул.
Гомере буе яратмады Әминә көзне. Салкын җилле, пыскак яңгырлары өчен генә түгел. Яшьли сөйгән ярын тартып алып, җан тартмаган кешесе белән тормыш юлын бәйләп, гомер уртасында – нәкъ менә сөеп-сөелеп яшәр чакта тол иткәне өчен, газиз әнисеннән мәхрүм итеп, калган гомерен үкенеп, вөҗдан газабы кичереп яшәрлек хата кылуы өчен үпкәле иде Әминә язмышына. Табигатькә көз килгән саен, Әминәнең дә йөзенә ниндидер бер моңсулык иңгәндәй була, күңел халәтен ямансу уйлар сөреме каймап ала.
Иркен итеп сулыш алды да, урынын җыеп куярга диеп, диван янына килгән иде, күзе мамык шәлгә төште. Менә бит, шушы мамык шәл җылысына иркәләнеп яткан ич ул! “Хатын-кызның кулы эш белергә тиеш. Һөнәрле үлмәс”, - диеп, кечкенәдән мамык шәлләр, бияләй-оекбашлар бәйләргә өйрәтте әнисе Әминәне. Дөрес әйткән! Гомере буе колхозда эшләп, колхоз таралып, эшсез калгач та, Әминәнең шул һөнәр белгән куллары гаиләне ачтан интектермәде, ялангач йөртмәде. Әнә, кызы кайтуына да яңа мамык шәл бәйләп өлгертте үзе. Бар хәер-догасын кушып, җан җылысын биреп бәйләде ул аны.
Еракта – Чиләбе өлкәсендә үк яшәп калды аның Гадиләсе. Институт тәмамлады да, биш ел яратышып йөргән курсташы Кәрим белән кавышып, Чибәркүл шәһәренә китеп урнаштылар. Чиләбе белән Тегермәнлек арасы якын булмаса да, туган нигезгә юлны онытмадылар. Елга өч-дүрт тапкыр кайтып, күрешеп, хәл-әхвәлләр белешеп килделәр. Менә быел чираттагы отпуск ялын әнисе янәшәсендә үткәрергә булган аның Гадиләсе. Кичен генә кайтып төшкән кызының озакка икәнлеген белгәч, и сөенде дә соң Әминә! Үзенең барлыгы, әле шөкер, сау-сәламәт булуы белән балаларын чиксез бәхетле итә алуына сөенә ул. Әминәнең әнисез калуына да быел егерме биш ел вакыт үткән инде. Авыру әнисенә берничек тә ярдәм итә алмавы өчен үз – үзенә озак үпкәләп йөрде әле ул. Анысы бер хәл, ә менә газиз әнисенең аманәтен үтәми, соңгы истәлеген саклый алмавы гомере буе җанын кимерде Әминәнең. Әлеге газап аның белән бергә ятты, бергә торды.
Ул, сагышлы уйларга бирелеп, урынын җыйды да, аш-су бүлмәсенә чыкты. Өстәлдә тезелеп торган күчтәнәчләрне күргәч, үзалдына елмаеп куйды. Һәр ел саен өлкәннәр көне уңаеннан күршесе – клуб мөдире Фирая күчтәнәчләр кертә аңа. Авыл Советына рәхмәт, онытмыйлар. 22 яшендә килен булып төшеп, 27 ел ялны – бәйрәмне белми, кары-яңгырына карамый, колхозда сыер сауды Әминә. Исеме почет тактасыннан төшмәде. Тырыш хезмәтеңне олыгайган көндә дә хөрмәтләгәч, шуннан да кадерлесе юк инде олы кеше өчен.
Әминә, газны кысып кына чәйнеген утыртты да, аркасына әле яңа гына бәйләнеп беткән шәлен урап, ишегалдына чыгып китте. Хәтфә үләннәргә түшәлгән сары келәмне таптап, мунча буена куелган эскәмиягә килеп утырды. Күз карашы белән ишегалды тирәсен, өй кыекларын, абзар тирәсен айкарга кереште. Менә бит, Нурулласы исән чакта үз куллары белән төзегән каралты-кура. Заманасында абзар тутырып маллар асрадылар. Икешәр-өчәр баш сыер, ат, колхоз хезмәт хакы исәбенә биргән бозауларны да санасаң, эре мөгезле терлекнең саны ел әйләнәсе алты-җиде баштан кимемәде, аңа өстәп тавык-чебеше, каз-үрдәге. Хәер, ул елларда һәр гаилә ишле итеп мал асрады шул. Печәне – икмәге колхоздан кайта, сөте – мае үзеңнеке, дигәндәй. Хәзер генә ул, малның кыйммәте калмады, хәләл хезмәтнең бәрәкәте юк. Балалар да бик яшьли кул арасына керә башлыйлар иде ул чорларда. Укырга кергәнче үк балаларга бер көтү каз бәбкәләрне саклау, су ташу кебек көнкүреш эшләрне ышанып тапшыралар иде инде. Әминә белән Нурулла да гомер буе колхозга, шул икмәк-печән хакы, диеп, бил бөгеп, балаларның үскәннәрен дә белми калдылар.
Гүзәл Хәбибуллина
Дәвамы бар
Фото: yashel-uzan.ru
Комментарийлар