16+

Әнкәй шәле (хикәянең икенче өлеше)

Әче таңнан алып караңгы төшкәнчегә кадәр тирес таптап, сыер-бозау арасында маташкан әти-әниләрен Гадилә белән Гадел күрми үсте диярлек.

Әнкәй шәле (хикәянең икенче өлеше)

Әче таңнан алып караңгы төшкәнчегә кадәр тирес таптап, сыер-бозау арасында маташкан әти-әниләрен Гадилә белән Гадел күрми үсте диярлек.

Хикәянең дәвамы

Башы: Әнкәй шәле (хикәянең беренче өлеше)

Заманасы шул иде. Ул елларны исенә төшергән саен, үз-үзен битәрли башлый Әминә. Юләр булган, имеш, бушка тир түгеп, балаларның үскәнен дә күрми калган. Ни дисәң дә, гаилә тигез, балалар да, Әминә үзе дә тигез канатлы иде шул ул чакта. Инде Нурулласының үлгәненә дә 26 ел. Сагына, бик сагына Әминә хәләлен. Бик яшьли китеп бармаса да, бу кадәр үк газаплы һәм үкенечле булмас иде. Бер көн искә алмыйча калганы юк. Яратып чыкмаса да, хөрмәт итеп, санлап, ир хакын хаклап яшәде Әминә. Яшьтән яратышып, сигез ел очрашып йөргән тәүге мәхәббәте бер ни әйтми, башкага өйләнгәч тә, яши алмам, диеп уйлаган Әминәне Нуруллага димләделәр. Эшләр ялындырып торудан узган иде инде шул. Ике айлык көмәне белән Тегермәнлеккә килен булып төште Әминә. Гадиләсе тугач та, “Бала җитлекмичә туды, әтисе”,  - диеп, Нурулласы алдында үзенчә акланып та маташкандай булды әле. Тик, юаш булса да, юләр түгел иде Нурулла. Гадиләнең үзенеке түгеллеген белде, ләкин беркайчан да Әминәгә бу турыда авыз ачып сүз әйтмәде. Гадиләне үз кызыдай якын күреп яратты, Гаделенә булган ата мәхәббәтен ике баласына да тигез бүлә белде Нурулла. Үгез сөзеп, атна-ун көн хастаханәдә ятып, үзенең инде терелеп,  кеше була алмаячагын аңлагач, Әминәсен үз янына дәште ул.

Җан салганда да соңгы сүзе: “Әминә, Гадиләгә минем үги икәнлегемне әйтмә. Ризалыгым юк”,  - дигән сүзләр булды. Әлеге сүзләрдән бер агарынды, бер кызарды Әминә. Ул юләр: “Ирем бер ни белми”, - диеп яшәде. Белгән, барысын да белгән аның Нурулласы. Әллә берәр “яхшы күңеллесе” сөйләгән. Беткәнмени җир йөзендә бер исәпсез бәндәләр, кеше тормышын җимереп, шуннан тәм табып яшәүчеләр?! Хәер, узган эшкә – салават, дигәндәй, анысы мөһим дә түгел инде хәзер. Нурулласының төсе итеп саклаган сарай җимерелергә тора әнә. Улына да күпме әйтте инде. “Сүтик, җимерелеп төшкәнче”, - диеп. Һич эштән бушый алмый инде аның Гаделе. Диләгә өйләнгәннән бирле дөнья куудан туктаганы юк. Тегендә чаба, монда чаба. Кызларын мәктәптән ала, түгәрәкләргә илтә. Әле ул арада хатынын эштән алып кайтасы бар. “И, улым, тибешкәндә тиңең булсын инде ул”, - диеп, Гаделен Диләгә өйләнмәскә үгетләп, күрше кызы Айсылуга да димләп маташкан иде Әминә. Әллә шәһәр кызыктырды, әллә бай кәләш ымсындырды шунда, шәһәргә китеп, Диләгә өйләнеп, йортка кергәнен сизми дә калды Гадел.

Ничек тели, шулай биетә килен. Авылга кайтырга да, башта хатыннан рөхсәт сорарга кирәк. Эчтән сызса да, күнде инде Әминә. Күнми кая барасың?! Ике кызлары үсеп килә, аларны ятим итеп булмый лабаса. Аннан, ир иткән дә – хатын, юк иткән дә – хатын, дигән алтын гыйбарә дә бар бит әле. Хатын-кыздан калып, юкка чыкмаучы ир-атлар сирәктер инде ул. Үзләре яратышкач, балаларның тормышларына кысылмавың хәерле. 

Ни дисәң дә, ике баласыннан да уңды Әминә. Гаделе белән Гадиләсен акыллы, тырыш, миһербанлы итеп тәрбияләделәр алар. Нурулласы яшьли үлеп, тол калганда Гадилә унынчы, Гаделе җиденче сыйныфка күчте. Бар тормышның җаен, дөньяның ямен алып китте Нурулла. Бер ай эчендә малларны теләсә кая җибәреп, колхозны таратып бетерделәр. Ярты авыл эшсез калды. Ирле хатыннарга башны бәреп, уфтанырга туры килмәде анысы. Кулы эш белгән ирләр читкә чыгып эшли башладылар. Ә Әминә кебек ирсезләр өчен һәрьяктан кырын сукты тормыш. Эш юк, акча юк, балаларны киендерергә, ашатып-эчертергә кирәк, шуңа өстәп абзарда ачтан маллар кычкыра. Асраган малыңның да бәрәкәте юк. Сатырга теләгән малыңны да алырга бик ашкынып тормыйлар. Я очсыз гына бәя тәкъдим итәләр. Ярый әле үз әнисе, Әминә бераз аякка басканчы диеп, алар янына яшәргә күченде. “Әзме-күпме пенсияне чамалап тотсак, ачтан үлмәбез”, - диде ул. Кысып тота белгәч, акча да кирәкмәскә тотылмады, әз-әзләп маллар санын да киметә башлады Әминә. Язга чыкканда сугымлыкка дигән бозау белән бер сыерын калдырып, бар терлекне сатып бетерде.

Икенче елның алтынсу көзе тагын бер хәсрәт әзерләп куйган иде Әминәгә. Һич көтмәгәндә әнисез калды ул. Ара-тирә: “Сул күкрәгем чәнчи”, - диеп зарланган әнисен дә саклап кала алмады. Бар борчуын, бар хәсрәтен яшерергә тырышса да, ана йөрәге бар нәрсәне дә тоемлый шул. Суфия да, ирсез калып, кеше итәсе ике баласы белән бер тиен акчасыз калган Әминәнең җан әрнүләрен, төннәр буе мышык-мышык килеп, йоклый алмый ятканын йөрәге аша үткәрергә булгандыр да бит... Тик, йодрык кадәр нәни йөрәк кенә бу кадәр авыр йөкне күтәрә алмады. Ни генә булмасын, Әминә хәсрәт уты йотып, ике баласын кочаклап, тагын ялгыз калды. Ул гынамы соң? Гадиләсе әнә быел унберенче сыйныфка күчте. “Институтка керәм”, - диеп әзерләнә.

Кызының бу хыялы пычаксыз суйды да куйды Әминәне. Институтка керәчәк, имеш. Бар, кереп кара! Көтеп торалар, ди анда безнең ише хәерчеләрне! Кесәсе калыннар урыны гына ул институт. Гадилә үз уеннан кире кайтмады. Ел әйләнәсе төрле бәйгеләрдә катнашып, үзен сынады, еш кына алдынгы урыннары да алды. Кызының хыял-өметләрен җимерергә намусы җитмәде Әминәнең. “Әни, апа укырга тиеш. Сәләте бар бит, югалмас. Менә бу елга ничек тә чыдарбыз. Тугызны бетерәм дә, укымыйм мин башка. Эшкә чыгам”,  - диеп Гаделе юатырлык киңәш тә биргәч, Әминә сыерын, бозавын, бәйләгән мамык шәлләренең барысын да сатып, кызын укырга кертергә берникадәр акча да туплый алды. Чыннан да, сәләтле бит аның Гадиләсе! Кечкенәдән “Журналист булам”, - диеп йөргән Гадиләне түләүле бүлеккә булса да, институтка укырга кертте Әминә. Алган гонорары тарта-сузып булса да, яшәргә җитә иде анысы. Яшь кызның бит әле матур итеп киенәсе дә, концерт-театрларга да йөрисе килә. Ничек кенә тартып сузмасын, Гадиләнең моңа акчасы җитми иде шул.

Тормышында үзен-үзе кичерә алмаслык иң зур хата эшләгән көнне мәңге оныта алмый Әминә. Үкенү, вөҗдан газабы кичереп яшәүдән дә авыррак җәза бар микән? Юктыр, мөгаен. Тормышта авыр хәлдән чыгу юлын тапмаган иң соңгы чиккә җитеп, (Әминә өчен бу инде соңгы чик иде) шундый адымга барып, язмышына үпкәләп, чәчләрен йолкый-йолкый елаган көнне бүгенгедәй яхшы хәтерли ул.

Гадиләнең беренче курста ноябрь ялларына кайткан чагы иде. Урамда салкын, ишеп-ишеп кар ява. Туңып, өшеп кайтып кергән Гадилә әнисеннән яңа кышкы аяк киеменә диеп акча сорады. Тотып селкесәләр дә, Гадиләсенә яшәргә диеп биреп җибәрергә дигән акчадан гайре, башка бер тиене дә юк иде Әминәнең. “Алайса мин укырга бармыйм”, - диеп кырт кисте Гадилә. “Син нәрсә, әни, әллә минем аякларым өшеп, үлүемне телисеңме? Анысы бер хәл, тагын шул сәләмәне киеп килгәнемне күргәч, миннән бөтен институт кычкырып көләчәк бит. Беләсеңме син бездә студентлар нәрсәләр киеп килә? Мин бит синнән яңа пальто, яңа күлмәк тә сорамыйм. Бары тик аяк киеменә акча гына”, - диде.

Күзләренә яшь, бугазына төер килеп тыгылган Әминәгә: “Ярар, булыр”, - диеп әйтүдән башка чара калмады. “Бер уйласаң, дөрес сөйли инде Гадиләм. Минем бәхетсез язмышымда аның ни гаебе бар?” – диеп, акча юнәлтү ягын уйлап, үзалдына сөйләнеп алды ул. Аның бит әле алып торыр кешесе дә юк. Ике йортның берсендә хәерчелек. Колхоз таралып, халык әле аякка басып килә торган гын¬¬а еллар. Авылда спекулянтлар бар барын. Тик аларга синең балаң пычагыма да, синең хәерчелегең нәрсәгә. Алай да, тәвәкәлләп карарга булды Әминә. Урам буйлап барып, авылның бай кешесе саналганнарыннан акча теләнде. Әйе, теләнде Әминә. Күпме әргә, мыскылга түзде бит. Берәүләре: “Ничек һәм кайчан түлисең инде син аны?” – диеп елмаеп, бирүдән баш тартты. Икенче берәүләр исә кызы яки улыннан калган иске аяк киеме тәкъдим итте, ә өченчеләре исә: “Йөрмә әле ачу китереп. Кем бирсен сездәй хәерчеләргә акча”, - диеп түбәнсетүдән дә тайчынып тормады. 

Әминәнең иң соңгы өмете әнисе үләр алдыннан: “Кызым, менә сиңа мамык шәлем. Минем төсем итеп сакла”, - диеп биреп калдырган мамык шәлдә иде. Әллә ачу, әллә язмышка үпкәләү, чарасызлык үзенекен итте шунда, ноябрь бәйрәмнәрендә район базарына алып барып, газиз әнисенең мамык шәлен сатып кайтты Әминә. Сатып алучы калын, зур шәлне күргәч, сатулашып та тормады хәтта. Иңнәреннән йолкып алып, сатып алучының кулларына тоттырганчы, әнисенең соңгы истәлеге булган шәлне кысып-кысып  кочаклады Әминә. Йөрәген әчеттереп чыккан кайнар күз яшьләрен дә тыеп кала алмады. Шәлне сатып алган ханым артыннан, кулларын сузып, үзен-үзе белештермәс дәрәҗәдә атлады да атлады Әминә. Йөрәгенең бер кисәген йолкып алганнар да каядыр еракка алып китеп баралар кебек тоелы аңа. Шәл саткан акча яңа аяк киеменә дә, яңа күлмәккә дә җитте.

Әлеге вакыйгадан соң тормышлары да җайланып киткәндәй булды. Гадилә эшкә урнашты, Гаделгә дә тугызынчы сыйныфтан китеп, Тормыш аты булып җигелергә туры килмәде. Әминә шәхси кибеткә сатучы булып урнашты. Табышлар югалтулар аша килә, дисәләр дә, әнкәсе әманәтен үти алмаганга гомер буе үзен кичерә алмады Әминә. Әнисе каберенә барып, гафулар сораса да, күңеленә тынгылык таба алмады. Инде үзе дә әнисе яшеннән узып бара. Бәлки күп яшисе дә калмагандыр. Тик шушы гамәле фанилыкта бар җан тынычылыгын алды аның.

Мунча бүрәнәләренә сөялеп, йокымсырап киткән Әминә, Гадиләнең янәшәсенә килеп иңнәреннән кочып алгач кына, уянып китте.
– Нишләп утырасың, әни? Битләрең кызарып чыккан. Кояшы булса да, көне салкын бүген, - дип, Әминәнең алсу битләреннән үбеп алды.
– Көз  көз инде, кызым. Әллә нәрсә, ямансу бүген шунда. Эчем елый.
– Әни, көне дә матур. Әллә зиратка барып кайтабызмы?

Кызының сүзен әллә ишетмәде Әминә, әллә үз уйларыннан аерыла алмады, сөйли бирде.
– Кызым, мә әле, сиңа атап мамык шәл бәйләгән идем. Дөнья хәлен белеп булмый, дигәндәй, минем төсем  - әнкәң истәлеге итеп сакларсың. Җылы тәннәреңдә тузсын, - диеп, аркасыннан алып мамык җылы шәлне Гадиләнең иңнәренә салды Әминә.

– И, әни, әйттең сүз. Дөнья хәлен белеп булмый, имеш. Андый сүзләр сөйләшергә иртә әле сиңа. Ә бүләгең өчен рәхмәт. Шундый зур һәм мамыклы булган, - диеп, мамык шәле белән үзен-үзе кочаклап, иркәләнеп алды Гадилә.
– Алай димә, кызым. Әни яшенә җитә алсам, бик шөкер, дия торган идем. Инде менә әбиең яшеннән дә узып барам. Язган гомерне яшәрбез инде анысы. Урын өсләренә калып, кеше күзенә карап ятарга язмасын Ходаем, язмасын, - диде Әминә сузып.
– Әни, әйдә, кереп чәйләп алыйк булмаса. Аннан зиратка барып, әйләнеп кайтырбыз.

Көзге иртә бигрәк матур иде шул. Көне салкынча булса да, кояшы бар. Агач кәүсәләрендә  калган, җиргә сары келәм булып түшәлгән яфраклар кояш яктысында янып торган кебек. Күңелгә ниндидер бер моңсулык өстәп, яфрак яңгыры ява. Әйтерсең лә алар адәм балаларын үз матурлыклары белән әсир итеп, күңелдә йөрткән моңсу уйлардан, авыр хәсрәтләрдән, сары сагышлардан, кырыс язмышның мәрхәмәтсезлегеннән арындырырга, тормыш мәшәкатьләрен беразга булса да оныттырып, һәрбер аткан таңның кадерен белергә, булганына шөкер итеп, матурлыкны күрә белеп яшәргә өйрәтергә тели.

Гүзәл Хәбибуллина
Фото:  ru.freepik.com  

 

Язмага реакция белдерегез

10

0

2

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading