Алсу, Алсу, Фәрит абый ялга кайтты, - дип сөенечле хәбәр җиткерде бүген дусты Рәшидә. “Фәрит” сүзен ишетүгә күңеле җилкенеп куйды Алсуның.
Армия сафларына киткән сөйгәнен бер ел күргәне юк бит аның. “Бик ябыкмады микән инде Фәритем, мине сагынган микән?” - дигән әллә нинди уйлар килде башына. Бүген кич ул җир йөзендә бар нәрсәдән артык күреп яраткан Фәрите белән очрашачак.
Фәрит тә өзелеп сагынган Алсуын. Болында кичке уенда чәчәк бәйләмнәре бүләк итү дисеңме, назлы сүзләр әйтеп иркәләүме – берсен дә кызганмады Фәрит. Кыз да аны өзелеп көткән, 10 ел бер сыйныфта укып, алты елдан артык яратышып йөргән Фәритенә хыянәт итүне ул җинаять кылу белән бер дип уйлый иде.
Китәргә санаулы гына көннәр калгач, Фәрит Алсуга тәкъдим ясады: - Алсу, әйдә өйләнешәбез. Матур итеп никах укытыйк та, мин хезмәтемне тәмамлап кайткач, гөрләтеп туй итәрбез, - диде ул.
Алсу ризалаша ризалашуын. Тик менә Фәритнең әтисе Габдулла абый гына: “Кеше әллә нәрсәләр сөйләп бетерер, балакайларым, күпкә түзгән, бер елга түзегез инде. Фәрит исән-сау әйләнеп кайту белән өйләнешерсез, Алла боерса”, - дип каршы төшә.
Әлеге сүзләрдән соң, “бер елга гына түзәргә” дигән карарга килә яшьләр. Беркөн Фәритнең сеңлесе Рәшидә Алсуга сер итеп кенә абыйсының Роза исемле Казан кызы белән хат алышуы турында әйтә:
- Абыйны тартып ала күрмәсен. Шәһәр кызлары баш әйләндерергә бик оста алар, абый кебек йомшак холыклыларныкын бигрәк тә”, - ди Рәшидә, шөбһәләнүен яшермичә. -Чибәр егетләрне кызлар ярата инде. Абыең кебекләр җирдә аунап ята торганнардан түгел, - дип шаярта Алсу, эчендәге курку хисен яшерергә тырышып.
Рәшидәнең сүзләренә әллә ни әһәмият бирми Алсу. Кичен сөйгәне белән күрешә. Сөйләшә, серләшә торгач, таң атканы сизелми дә. Фәритне озатырга район үзәгенә кадәр бара ул. “Мин көтәрмен сине, Фәрит, тик син миңа әйләнеп кайт инде, яме?” – дип озатып кала ул аны, әллә нинди уйларга бирелеп.
***
Аерылышу Алсу өчен шулкадәр авыр булды. Әйтерсең, Фәрит үзе белән дөньяның бар ямен алып китте. “Ничек тагын бер ел түзәргә соң?” – дип еш кабатлады ул, сагынуларга түзә алмыйча.
Ярый әле шундый авыр чакларда эч серләрен бушатырга, сагынуын басарга булышучы Фәритнең сеңлесе Рәшидә бар. Казаннан ялга кайткан арада буш вакытын гел Рәшидә белән үткәрде Алсу. Ике якның әти-әнисе бер-берләренә “кода-кодагый” дип йөри башладылар, әкренләп туйга әзерлек тә башланды.
Бер ел дигәнең сизелмичә дә диярлек үтеп китте. “Бүген кичкә кайтып җитәм”, - дип хәбәр биргән Фәрит, ни сәбәпледер, бер атнага соңарып кайтты. “Дуслары, танышларына сугылгандыр”, - дип үз-үзен юатты Алсу. Ул кичне яшьләр икәүдән-икәү генә калып, тугайларны, болыннарны әйләнде. Нинди бәхетле алар!
Беркөн иртән Алсу башы әйләнеп, күңеле болганудан уянып китте. “Абау, нәрсә бу? Әллә...” – дип кабатлады ул үз-үзенә курку катыш шатлык белән. Ләкин кемгә барып эч сереңне бушатырга соң? Күршедә генә яшәүче шәфкать туташы Энҗе апасына керер иде, авылга сүзләр таратып, Алсуның намусын таплап ташлавы бар. Әлеге серен Алсу беркемгә дә чишмәскә дигән карарга килде. “Үзенең әти булачагын белсә, Фәрит шатланыр инде”, - дип уйлады ул.
Ниһаять, күптән көтелгән туй көне билгеләнде, чакыру кәгазьләре таратылды. Туй алдыннан “бергә эшләүче дусларымны күреп кайтасы бар”, - дип Фәрит бер-ике көнгә Казанга китте. “Кайту белән үк сөенечле хәбәр белән каршы алырмын үзен”, - дигән уйлар белән озатып калды Алсу Фәритен.
Бер-ике көнгә дип киткән Фәрит бер атна үткәч кенә кайтты. Кайткан көнне дә Алсу янына килүне кирәк тапмый, дуслары белән күңел ачуны кулайрак күрә. Икенче көнне кыяр-кыймас кына Алсу янына килеп, сөйгәненең язмышын төптән үзгәртә дә куя.
- Туй булмаячак, Алсу. Дөресрәге, туй булачак, ләкин башка белән. Без бергә була алмыйбыз. Мин башкага өйләнәм. Ул миннән бала көтә, - дип коры гына җавап кайтара Фәрит. - Розамы? - Ә син каян беләсең?
- Мөһим түгел. Димәк, бүген без синең белән соңгы тапкыр күрешәбез. Алайса, хуш, Фәрит. Бәхетле булырга тырыш, - дип соңгы сүзен әйтә Алсу.
Үзенең Ана булачагын Фәриткә әйтергә теләсә дә, тыелып кала. - Нинди түбән җанлы булып чыкты бит синең әтиең. Ә мин сине, балам, барыбер табачакмын, - дип өзгәләнде ул, еламас өчен тешләрен кысып.
Атна-ун көн үтүгә, Фәрит һәм Алсуның туена таратылган чакыру белән авылда Фәрит белән Розаның туе гөрләде. Сап-сары чәчле, уртача гына гәүдәле, сәер карашлы киленнәрен Габдулла абый белән Суфия апа бик яратып бетермәде. Фәритнең әлеге адымын авыл гайбәтчеләренә чәйнәргә азык кына булды. Кемдер Фәритне, кемдер Алсуны гаепләде, өченче берәүләр Розаны күрә алмады. Туйлар узгач, яшьләр авылда озак тоткарланмады. Казанга китеп, үз көннәрен үзләре күреп яши башлады.
Алсу гына үзенең янган йөрәгенә дәва таба алмый изаланды. Өстәвенә Рәшидә дә, дус-ишләре дә читләште. Алсуның әти-әнисе каршында гына гаебе зур иде: ул бит ирсез бала табачак.
Ул, авылга кайтып, сыер савучы булып эшкә урнашты. Ай арты айлар узды. Алсуның борчуы зурая барды: әти-әнисе кызларының бу адымын ничек кабул итәрләр икән?! Яшереп кала торган нәрсә түгел ләбаса. Алсуның йөклелеге турында хәбәр Муса белән Рәхиләнең дә ишеген шакыды. Такмаклап елый-елый кыйнады ул көнне Алсуны Рәхилә апа. Тугыз ай сизелми дә үтеп китә. Бала табар вакыт җиткәч, кулына төенчеген тотып, берүзе район үзәгенә кузгала Алсу. Язгы бер матур төндә тупырдап торган кыз бала таба. Ләкин “баланы нишләтергә?” дигән сорау килеп баса. Муса абыйның кырыс холкына түзеп, сүзеннән чыкмый яшәгән Рәхилә апа да, Алсу да бер ни хәл итә алмый.
- Әтиең ни дисә, шул була инде, кызым, - дип ире янына кайтып китә Рәхилә апа. Беренче һәм бер гөнаһсыз оныгын һич кенә дә чит-ятлар кулында калдырасы килми аның. - Биш бала үстергәнне, алтынчысын гына үстерербез, - дип соңгы сүзен әйтә Муса абый. – Ни дисәң дә, минем кан бит ул. Баланың гаебе юк. Тәрбияләрбез, ләкин шуны белегез: оныгым “бабай” сүзен әйтә башлаганчы, мин аны кулыма алып сөймәячәкмен. Кая инде сөймәгән?! Кайткан көнне үк нәни Лилияне кулларыннан да төшерми ул. “Урлап баскан чебешем”, - ди – ди сөя Муса абый оныгын.
Фермада сыер сава Алсу. Фәритнең дә кызы туганлыгын шушында ишетә ул. Фәрит үзе дә Алсуның үзеннән бала тапканын белә, тик нишләсен: Розаның сүзеннән чыкмаган Фәрит Алсу янына килеп гафу үтенергә үзендә көч таба алмый.
Лилиягә сигез ай тулгач, Алсуны күрше авылдагы Наилгә димлиләр. “Тора-бара яратырмын әле. Гел әти-әни янында яшәп булмас”, - дигән уйлар белән кияүгә чыга Алсу.
Күргән газаплар да тормыш мәшәкатьләре арасында күмелеп кала. Наилнең туганнары да, әти-әнисе дә үз итәләр Лилияне. Алсу белән Наил колхоз эшеннән кайтып керми. Яхшы гына яшәп ятканда, Наил салгалый башлый, кул күтәргән чаклары да була. “Синең кызың, синең Лилияң”, - дигән сүзләрне дә еш ишетергә туры килә Алсуга.
Лилиясе бераз үсеп, кул арасына керә башлагач, баһадирдай Дамирын таба Алсу. Ләкин еллар агышы да Фәритне оныттыра алмый. “Шундый кабахәт кешене ничек яратып була инде?!” – дип елап чыккан төннәре еш була аның.
Еллар үтә, балалар үсә тора. Наиленең эчүе, еш кына өйгә кайтмый калулары, үзенең авыруы белән дә килешә Алсу. Ә кая барасың? Балаларны укытырга, кеше итәргә кирәк. Юаш холыклы исерек иренә ышанып тора алмый бит инде ул. Ачы күз яшьләре, йөрәк әрнүләре белән күңелендә тагын бушлык урнаша аның. Ярый әле әнисе бар. Аның төпле киңәшләре Алсуга киләчәккә өмет, ышаныч чыганагы була.
Һич көтмәгәндә әнисе Рәхилә апа яшьли үлеп китә. Әнисенең җеназасы өстенә ятып үкси-үкси елый Алсу. Әйтерсең, аның бу тормышта соңгы өметен, соңгы юанычын, соңгы шатлыгын тартып алганнар.
“Әниеңне син генә үтердең. Синең аркада ул вакытсыз гүргә керде”, - дип, саксыз сүзләр әйтеп ташлый Муса абый. Әтисенең бу сүзләре Алсуның йөрәгенә хәнҗәр булып кадала. Чыннан да, бу тормышта нинда рәхәт күрдем соң мин? Күз яшьләре туфракка сеңми, диләр. Әллә әнинең күз яшьләре төште микән, дип уйланган чаклары еш була аның. Гомер дигәнең “син бәхетлеме яки бәхетсезме?” дип сорап тормый, үз агымына ага да ага икән. Лилия белән Дамир да мәктәпне тәмамлый. Лилия югары уку йортына укырга керә. Дамир шәһәргә эшкә урнаша. Әтисенә бер тамчы су кебек охшаган Лилия киңәшчесе дә, сердәшчесе дә, авыр минутларда терәге дә була Алсуның. Үзен тәрбияләп үстергән Наилгә хөрмәте зур була Лилиянең. Әнисен җиде юл чатында ташлап калдырган Фәритне күрү теләге белән яши ул. Теләге чынга аша.
20(!) елдан соң Лилия белән Фәритне тормыш очраклы гына очраштыра да куя. Кызының янына килеп, гафу үтенәсе урынга, Фәрит Лилиянең күзләренә тутырып карап торудан узмый. “Нинди куркак җан”, - дип кызганып та куя хәтта Лилия Фәритне. Баксаң, ул ике кыз үстереп ята икән. Олысын кияүгә бирергә җыена, имеш. Фәриткә карата нәфрәт хисләрен көчәйтә генә әлеге очрашу. - Әни, ул кеше синең хисләреңә лаек түгел. Әти белән бергәләшеп, оныклар үскәнгә сөенеп, дошманнарга үч итеп яшиселәр алда әле безнең. Әти кебек киң күңелле кеше янында Фәрит кебекләр чүп алар, - дип юата ул әнисен. Тик... Пар канат булып, оныклар сөеп яшәргә язмаган икән аларга. ***** Ул көнне куркыныч төш күреп, төн уртасында сискәнеп уянды Алсу. - Йа Ходаем, Лилиянең ерак юлга чыгасы бар, буранлап та тора, хәерлегә генә була күрсен, - дип шөбһәләнде ул.
Иртән иртүк Лилиясен озаткач та, күңеленә тынгы таба алмый изаланды. - Улым, бар, әтиеңне чәй эчәргә чакыр. Һаман керми, ишегалдында кайнаша микән? – дип Дамирын чыгарып җибәрә.
Дамирның: “Әни, тизрәк чык, әти асылынган”, - дип өзгәләнеп кычкыруына йөгереп чыга Алсу.
Тик соң була. Наил улы белән хатыны кулында җан бирә. 22 ел бергә гомер иткән, авырлыкларны уртаклашып, шатлыкларны тигез бүлеп яшәгән ирен югалтуны бик авыр кичерә Алсу. Тыныч, сабыр холыклы, яңа гына илле ике яшен тутырган, тормышны яраткан Наилнең бу адымга баруы бөтен авыл халкын шаккатыра.
...Ә бүген Алсуга 62 яшь. Өстәл түрендә, гомер иткән ирен югалткан, яраткан кешесе белән кавыша алмыйча, күпме хәсрәтләр күреп яшәгән, чәчләренә чал кергән ханым утыра. Күзләрендә һаман яшь бөртекләре, тирән сагыш... Ярый әле янәшәсендә алмадай ике баласы, балдан татлы оныклары, “Апа” дип өзелеп торучы туганнары бар. - Әни, синең туган көнеңә дип атап язылган шигыребезне укыйк әле, - дип, әниләренең иңнәренә килеп сарылды Лилия белән Дамир.
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА Фото: freepik.com
Комментарийлар
0
0
Мин еладым, язмышьан узмыш юк!Бу доньяга бэхетле булу очен туабыз да,тик...
0
0