16+

“Барып гафу үтенергәдер. Барысын да яңадан башларгадыр”

Илшат Лилия белән бик күптәннән очрашып йөрсә дә, кызы белән әниләрен таныштырганы юк иде әле.

“Барып гафу үтенергәдер. Барысын да яңадан башларгадыр”

Илшат Лилия белән бик күптәннән очрашып йөрсә дә, кызы белән әниләрен таныштырганы юк иде әле.

Алар очраклы гына даруханәдә очраштылар. Гөлсинә булачак киленен баштан-аяк күзәтеп чыкты да, тутырып улына карап куйды.  Илшатның йөрәге шул чакта ук жу итеп куйды. Әнисеннән рәтле сүз ишетмәячәген чамалады ул. Лилиягә сиздермәс өчен елмаерга һәм тизрәк даруханәдән чыгып китәргә тырышты. 

- Нәсел ваклап, тапкансың кыз. Чеби кадәр хатыннан ни килер дип беләсең, - диде улы өйгә кайтып керүгә Гөлсинә. Бик күп кызларны үрнәк итеп куйды, кечкенә генә гәүдәле, мөлаем генә авыл кызын тәмам бетереп атты. 

- Бер күрүдә ошатмадым. Юк, кабул итә дә алмыйм, безнең нәселгә төс түгел, - дип сүзен тәмамлады. 
Илшат чыгып китте, башка бу темага әйләнеп кайтучы булмады. Бу вакытта яшьләр укуларын тәмамлап кайткан, эшкә урнашканнар иде инде. Төгәл туй көне билгеле булмаса да, бергә булу хыяллары көчле, бер җеп булып бәйләнгәннәр, уй-максатлары уртак. Бер-берсеннән башка киләчәкне күзаллый да алмыйлар. Көчле мәхәббәт булганда, каршылыкларга да исләре китмәде. 

...Уйлап карасаң, Лилиянең тормышы бик мәшәкатьле һәм сагышлы булды. Күккә карарга түгел, аяк астына карап атларга да хәле булмаган, күңеле үсмәгән көннәре дә бар. Күңел яралары гел сиздереп, сулык-сулык килеп тора.

Тормыш иптәше инде вафат. Каенанасы белән аралар өзелгән. Аның каравы, янәшәсендә баһадирдай уллары бар. Нәсел дә вакланмаган, йөзләренә кызыллык та килмәгән.  Тик бу хакта сөйләргә дә, кемгәдер нидер дәлилләргә дә соң инде. Буласы – булган, ишетәсен – ишеткән. 

- Табигатьтән көч алам. Күңелгә тия торган вакыйгалардан рухым төшә, көчем бетә. Кешеләрнең явызлыгыннан тыным кысыла. Хаксыз икәнлекләрен белә торып пычрак чәчү нигә кирәк, - дип, хәзер дә Лилия еш искә ала. 

Күпләрнең язмышына ялгызлык язылмаган. Сыңар канап белән очарга азаплануны күпләр аңламый.  Чат саен кырыслыклар очрый. Кайчан, ничек, ни сәбәпле ялгыз каласыңны белеп булмый. Парлы чакта бик рәхәт тә бит. Каргышмы бу, рәнҗешме? Яшәргә нәрсә комачаулый. Әти-әни фатыйхасы җитеп бетмиме? Бу сорауларга бер Лилия генә җавап эзләмидер. 

Күп очракта язмышларны кеше куллары, акылы белән яза, диләр. Лилия моның белән килешми. Адәм баласы тәкъдирдә язылган сукмак буйлап бара түгелме соң? Еш кына башкалар да йогынты ясый. Илшатның беркайчан кешегә начарлык эшләгәне, авыр сүз әйткәне булмады. Лилия дә кеше рәнҗеткәнен хәтерләми. Хатын белән әнисе арасында озак бәргәләнде Илшат. Берсенә дә авыр сүз әйтә алмады. Барысын да йөрәгенә җыйды. Ахыр чиктә сабырлыгы бетте бугай. Авыруларга бирешә башлады. Аз сүзлегә әйләнде. 

Илшат – районның бер зур оешмасында хисапчы булып эшләде. Җаваплылык, төгәллек, акыл эшчәнлеге таләп иткән хезмәтеннән арган-талчыккан чакларында гаиләсе янында ял итәргә, җылылык табарга теләде.  Лилия – китапханәче. Югары белемле укытучы булса да, мәктәпкә барырга теләмәде. Бергә чакларда бик бәхетле иде гаилә. Лилия тулышкан чакларында иренә зарланса да, Илшат беркайчан да урамдагын өенә алып кайтмады. 

Йорт та салып чыктылар. Ике уллары туды. Лилия кыз бала алып кайту турында хыялланса да, бу нияте тормышка ашмады. Улларының сөйкемле сөякле кызлар алып кайтуларын теләде. Үзе күргән кыерсытуларны ул беркайчан киленнәренә күрсәтмәс иде. 

Мең хыяллар белән янып йөргән, бер минутны да бушка уздырмаган, аз гына вакыты булса да, бишкә ярылырдай булып йорт өчен чапкан Илшат кинәт кенә хәлсезлектән зарланып өенә иртәрәк кайтты. Кайнар чәй эчеп ятып торырга дип, бүлмәсенә кереп китте. Йоклый алмады, әллә нинди шомлы төшләр күрде, саташып бетте. Салкын тидереп, дәвалана алмыйча вафат булган иң якын дусты Илдар белән җитәкләшеп чәчәкле болыннарда йөрде. Аның белән юл фаҗигасенә эләгеп гомере өзелгән Сиринәгә чәчәкләр җыеп бирделәр. Коты алынып, манма суга батып торып утырганын үзе дә сизмәде. Тормыш мәшәкатенә бирелеп, ыгы-зыгы эчендә кайнап күптән әлеге дусларын исенә алганы булмаган икән инде. 

“Онытты дип борчылалар бугай. Сәдака бирергә кирәк”, - дип куйды. Шулвакыт бүлмәсенә эшкә барырга дип җыенган хатыны килеп керде. Эшләрне кушып, өйрәтеп калдырырга иде исәбе. Ирнең агарган йөзен күреп ул аптырап китте. Кулы белән битләрен, маңгайларын сыптырып алды. Тән кайнарлыгын тоеп, иреннәрен тидереп карады. Аннан градусник алып килде. Бу вакытта Илшатның температурасы булмаса да, кан басымы түбән төшеп киткән иде. Калтырау, хәлсезлек, йокымсырау барысы бергә ирне аяктан еккан. 

Ирнең беркайчан да алай авырганын күргәне юк иде Лилиянең. Югалып калды. “Ашыгыч ярдәм”нең номерын исенә төшерә алмады. Фельдшерның номеры телефоныннан юкка чыккан. Кабаланып күршесен җыйды, аны үзләренә чакырды. Бу вакытта каргышмы, рәнҗешме, бозыммы дип куркуга да калды. Каенанасы барган саен каргап җибәрә. Улының Лилия җаена торуын күтәрә дә, кичерә дә алмый. Әни теләкләренең кабул булуы да бар дип шомланды. Бер карасаң, гаепсезгә бит, киленне якын итә алмау нәтиҗәсендә. 

...Әгәр аякка баса алмаса. Шул ятудан күзен ачмаса. Лилия ничек яшәр? Улларын кем тәрбияләр? Гаиләсенә яшәргә ирек бирерләрме.  Әле үзе яклап торгач та чак кына бит... Ю-уук, аңа болай ятарга ярамый. Ул яшәргә тиеш. Ул гаиләсенә кирәк!
Бу ирнең башында бөтерелгән уйлар иде. Артыгын сөйләргә хәле булмады. Хатынына тутырып карады да, барысын да яхшыга юрап, кабат караватка ятты. 
Аннан тонык кына фельдшер килгәнне хәтерли. Хатынының сумка җыйганы исендә. Калганнарын бик белми дә. “Ашыгыч ярдәм” машинасында ул аңын җуйган. Уянып киткәндә хатыны янәшәсендә, үзенә система куелган иде. Ирнең хәле яхшырмады. Бу борчулы көннәр Лилиянең йокысын качырды. 

Иренең иң кирәк вакыты. Улының документларын тапшырасы, кешеләрен күреп сөйләшәсе, озак кына кала юлын таптыйсы бар. Икенче улларын бер айга лагерьга җибәрергә уйлаганнар иде. Юлламаны шулай ук барып алырга кирәк. Ир борчуларын хатынга сиздермәгән кебек, Лилия дә артыгын сөйләмәде. Эчтән генә иренә гомер сорады. Парлы яшәүләргә ни җитә. Кырыс замана җилләре икәү каршы торганда гына сизелми. 

...Илшатның хәлендә бер дә алга китеш булмады. Аннан районнан Казанга алып киттеләр. Якыннарына аңа сәламәтлек сорап Ходайга ялварырга гына калды. Ир яшәү өчен көрәшә башлады. Нилектән авыруын да, каян килеп чыгуын да төгәл аңлатучы булмады. Лилия кала белән район арасында йөрде. Биредә дә утыра алмый, калдырып китәргә дә йөрәге кушмый. 

Лилия әле хастаханәгә чапты. Әле улының кәгазьләрен җыйды. Өмет белән килсә дә, бер дә үзгәреш сизмәде. Кан басымы рәтләнде дигәндә, температурасы күтәрелде. Аннан бөерләрендәге ташлары кузгалып, иргә операция кирәклеге ачыкланды. 

Телефонга җавап бирергә дә курка башлады хатын. Начар хәбәр ишетүдән шулай котыла алыр төсле иде.  Башындагы уйларны тәртипкә китерәсе урында, фаразлары белән буталып, төшенкелек утында янды. 

Ир ягы Илшатның авыруы өчен Лилияне гаепләде. Тормышның бөтен мәшәкатен аның өстенә калдыруда битәрләп, күз яшьләрен түктерделәр. Нинди генә ялалар ишетмәде ул. Каенанасы килеп, хастаханәдән үк куып чыгарды. Шул төн югалтулар алып килде.

Илшат терелә алмады. 50 яше дә тулмаган килеш китеп барды. Операцияне күтәрә алмады. Аны җирләү дә кеше төсле булмады. Каенана-каената йортына килеп тавыш чыгарды, сәдакаларны да хатынга ышанмадылар. Хәтта ашлары да әнисе йортында аерым, гаиләсе калган йортта аерым узды. Туганнар арасында да үпкәләшүләр башланды. Нинди генә ызгыш чыкса да, гаепле кеше булып Лилия калды. 

Югалту белән килешү бик авыр булды хатынга.  Менә әле хәзер дә башына төрле уйлар килә. Бәлки, юлында башка хатын очраган булса, Илшат та бу яшендә җир куенына кереп ятмас иде. Әнисе догаларын алып яшәсә, тормышы да уңар, язмышы да башкача язылыр иде... 

Юкса, яратышып, аңлашып гаилә корганнар иде. 3 ел аралаштылар. Бер дә үпкәләшмичә туй көненә килеп җиттеләр. Илшат кызга әйбәт булды. Лилия дә шундый хөрмәт белән җавап кайтарды. 

Тулай торак бүлмәсе таныштырды аларны. Бер яктан булуларын белгәч, тагын да якынаеп киттеләр. Икесенең дә шәһәрдә төпләнеп калмаска дигән уйлары да бар иде. Районга кайтып урнаштылар. Яшьлекләрендә каршылыклар, киртәләр очрамады. Тормыш сабырлыкта сынаса да, Лилия гаиләсеннән дә, тормышыннан да канәгать иде. 

Лилия күңеленең әнә шундый болытлы чагы. Вакыт дәвалар дигән ышанычы юк. Көннәр узган саен сагынуы арта, җәрәхәтләр зурая бара. Ничек кенә киңәш бирсәң дә файдасы тимәс кебек. Әле янында кечкенә улы бар. Ул да укырга дип калага чыгып китсә, көн-төннәрне ялгыз башы ничек уздырыр ул. 

Әлегә бик тә кыен. Илшат башыннан бер минутка да чыгып тормый. Аның белән булган көннәр хәтердә яңара. Хатирәләр белән бергә каенанасының әйткән һәр сүзе, аларга каршы гамәлләре искә төшә. “Бәлки, барып гафу үтенергәдер. Барысын да яңадан башларгадыр”, - дигән уйлары да юк түгел. Киләчәген җайга салу өчен барына да риза ул. Киткәннәрне кире кайтару юлы гына юк. Шунысы үзәген өзә. 

Ләйлә Искәндәрова. 
Фото: ru.freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

14

0

5

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Кайнанасы шайтан колыннан, улы очен соенеп,укып яшэсэ, йорэгедэ сэлэмэт булыр иде. Гомерен кыскарткан улынын.

    • аватар Без имени

      1

      1

      Әнкәй догалары житмәгән Ильшатка.......

      Мөһим

      loading