16+

Без язылышырга өлгермәдек! Сезнең оныгыгыз үсә!

Зират урман эченә сыенган. Шуңа күрәме, кабатланмас гүзәллеккә тыныч кына сокланып барган җиреңнән чардуганнар күзгә бәрелгәч, сискәнеп китәсең.

Без язылышырга өлгермәдек! Сезнең оныгыгыз үсә!

Зират урман эченә сыенган. Шуңа күрәме, кабатланмас гүзәллеккә тыныч кына сокланып барган җиреңнән чардуганнар күзгә бәрелгәч, сискәнеп китәсең.

Яз башында күңеллерәк тавыш биреп сызгыручы песнәкләр урманны икегә бүлеп салынган юл буйлап озата бара.

Кошларга кунып сайрар агач булсын – урман ни дә, зират ни аларга. Адәм балаларының соңгы тукталашы шушында. Байлыгыңа гарык булып яшәдеңме, хәер эстәдеңме, рәхим-шәфкать күрсәттеңме, әллә йөзеңне ачып эндәшергә куркып көннәреңне уздырдыңмы – монда килгәч барысы да тигезләнә. Зират башына җирләнгән яп-яшь егет-кызларның фотоларын күреп кабат дерт итәсең. Ни өчен, әле яши башламаган да көе, Хак Тәгалә алып киткән соң аларны, кая дөреслек, дигән уйлар килә. 

Вәфия, ел әйләнә зираттан кайтмас иде – кышлары комачаулый. Улы белән очраштыра торган шаулы язларны зарыгып көтеп ала һәм букчасына сак кына итеп бер букет чәчәк, кечкенә тырма-көрәген, чүпрәк-чапрак, пирчәткәләрен салып каберстанга ашыга. Улының туган көненә шулай әзерләнеп бара ул! Йортлары зираттан ерак түгел, җәяү дә барып җитеп була. Өйдәгеләрне борчымый яшәргә өйрәнгән шул. Үз бүлмәсенә кереп елый, җырлый, көндәлек яза. Шулай иткәч тынычланып китә - күңелен кымыр-кымыр авырттырып кимергән ядрәле ялкын сүрелгән сыман тоела. Сүреләсе юк инде аның – бала хәсрәте үзе белән генә китәчәген төгәл белән Вәфия...

– Улы-ым! Мин килдем! Ишетәсеңдер, әйеме? Туган көнең белән сине! Исән булсаң шау итеп уздырыр идек... Менә кышны чыктык, Аллаһка шөкер. Ничек син анда, улым? Туңасыңдыр инде, балакаем. Кәфенең тузгандыр. Ике ел буена чүпрәк чыдамый инде җир астында. Мин генә чыдыйм менә. Яныңа барыр идем, сәгате сукмаган килеш ярамый. Гөнаһ була шул.

...Карлары эресә дә, зират сукмагы, кабер тирәләре юеш – резин итекләреңне кигәнгә йөз кат куанырсың. Җиргә баскан саен чепердәп бутыйлары астынан су саркыла, былтыргы яфраклардан борынны ярып дым исе күтәрелә. Ана, каралып күренгән кабер өстенә чәчәкләр куяр өчен махсус ясатылган вазага янып торган кызыл канәферләр утырта. Җәй буена мең төрле чәчкәгә күмә улының каберен! 

Вәфия улы Маратның кабере тирәсендәге карларны читкә сыпырды. Башта чардуган бөгелешләрен, аннары кабер ташын зур чүпрәге белән ышкып сөртте. Кышларын да тузан куна шул. Ялтырап, ачылып киткән язуны шушы кара мәрмәрдән инде ничәнче кат укый...

“Җамалетдинов Марат Гамил улы. 
Туды – 1990 ел. 25 апрель. 
Һәлак булды – 2019 ел. 25 октябрь.  
Тыныч йокла, газиз улыбыз! 
Син геройларча киттең!” 

Вәфия чыланмас өчен пакетлар җәйде дә тезләнеп, кулларын күтәреп догаларын укыды. Баш очында бер песнәк аңа кушылган сыман итеп гел сызгырып торды.
– Әллә синме соң, Марат? Мине күрәсең килдеме, балам? Кошка әверелдеңме? Әй, улым! Белсәң иде ничекләр сагынганымны! Төшләремә дә кермисең бит. Риза булып ятасыңдыр инде, шуңа күренмисеңдер. Ярар, улым, китәм инде, яме. Хәзер еш киләм инде, кышны чыктык. Җәйләрен бергә булырбыз. Яме...
***

– Әни! Тагын зиратка бардыңмы? – дип хафаланып каршы алды Вәфияне килене Гөлшат. –  Безгә әйтми йөрмә инде. Авырткан йөрәгең белән...
– Ярар, килен, ярар. Менә кайттым бит. Марат абыегыз сәлам әйтте.
Гөлшат җавап кайтармады. Ярар, рәхмәт, дип тә, сәламәт булсын, дип тә әйтә торган түгел бит ошбу очракта.
– Әйдә, чәй өлгерттем. Кичә тышкы базны ачкан идек, бәрәңге пешердем. Ярмалы, тәмлегә охшап тора.
– Кемдер киткәнгә карап тормыш тукталмый. Баз да ачыла, бәрәңге дә чыга. Озакламый утыртырга вакыт җитәр. Ярар, хәзер, кулларымны гына юам да керәм.

Тәмле иде ярып пешергән бәрәңге! Мараты да кайнар бәрәңгене салкын сөт белән ашарга ярата иде. Уф, уйлатмый торган төймәсе булсын иде адәм баласының! Шул төймәгә басып кына куяр идең дә...

Вәфиянең Маратын югалтканнан бирле юньле йокы күргәне юк. Атнага бер, үзе әйтмешли, җыеп кына йоклап ала. Җаныңнан тынычлык чыгып качса, дарулар ярдәм итми икән! Улы Рамил белән килене Гөлшат әниләрен сакларга тырышалар да бит... Тик фәрман биреп йөрәк ярасы йомылмый. Ир кайгысын да кичерде Вәфия... Юк, юк! Гамил үлмәде – әле дә исән-сау! Күрше урамда гына яши. Тик башка хатын белән көн итә. Анысы икенче мәсьәлә, анысы кайгы да түгел. Хыянәтче ирнең булуыннын булмавы артык. Уллары мәктәп балалары иде әле әтиләре чыгып киткәндә. Марат белән Рамилнең яшь аралары ел ярым гына, игезәкләр сыман буй җиткерделәр. Дөрес, әтиләренең үзләреннән кечкенә чит малайга улым, дип эндәшүенә чын йөрәкләреннән әрнеделәр, тик сер бирмәделәр. Анысының ярасы күптән төзәлде, вакыт үзенекен эшли. Уллары бер дигән егетләр булып үстеләр, сүзеннән чыкмадылар, тәртипсезләнеп, ямьсезләнеп йөрмәделәр. Менә, Рамил белән Гөлшат бәби көтәләр, куанычы белән тусын, йә Раббым!
***
...Мараты бала чагыннан хәрби булам, дип ашкынды. Улы сигезенчедә укыганда Байкал артыннан икетуганы – Мөдәррис кайтты аларга. Хәрби киемнән, озын буйлы, чибәр ир-егет! Менә шул мәлдән Маратның күңеленә корт керде – мин дә хәрби булам!. Бик яхшы укыды, бигрәк тә физкультураны яратты. Хәрби әзерлекләр ярышында алдынгылыкны бирмәде. Чит шәһәргә китеп укырга да керде! Командирларыннан рәхмәт хатлары килеп торды. Армия сафларыннан соң кабат туган ягына кайтмады – Мөдәррис аны үз янына чакырды. Телефоннан сөйләшеп, отпускаларында очрашып яшәделәр. Вәфия улы янына үзе дә барып кайтты әле! Очкыч эчендә интегеп утырып аэропортка төшкәч аяклары җирне тоймады. Байкал буендагы бер шәһәрдә иде ул вакытта улы. Фатиры бер бүлмәле, яхшы гына җыештырылган, кирәк җиһазлар һәммәсе дә бар. Тик менә хатын-кыз заты барлыгы сизелмәде. Ә бит вакыт! Улы утызга таба бара. Бик матур итеп аралашып, рәхәтләнеп серләштеләр алар ул көннәрдә. Әтиләрен еш искә алды улы.

– Әни! Ул сине ташлап бер дә дөрес эшләмәгән инде! – дип куйды. – Ичмасам еракта да түгел, гел күренеп торган урында, дип өстәде.
– Улым, әтиегез башка кешене яраткан икән – бәхетле булсыннар. Аңа үпкәм юк. Сез генә исән-имин булыгыз! Әнә бит, дөньялары тыныч түгел...
– Кайгырма, барысы да яхшы! Озакламый өйләнеп кайтырмын! – дип әнисенең иңнәреннән кочты Марат. Бәхилләшүләре шул булган икән, икесе дә аңламаганнар. Кайгы аларга туфан җиле булып ургылды.
***
- Әни! Әни! – дип әнисе ятып торган бүлмәгә атылып керде Рамил. - Әле генә телевизордан яңалыклар тапшырдылар. Анда, анда ни...
Вәфиянең йөрәге чаба башлады. Хәзер яман хәбәр әйтә, менә хәзер начар яңалык әйтә улы... 
- Әйт, улым! – диде ул бар көчен җыеп. – Кем нишләгән?
- Абыйларның частендә бер егет автоматыннан ут ачып егетләрне харап иткән... Абый берсен үз гәүдәсе белән каплаган...

- Үлгәнме?
- Үлгән шул...

Ничек үзе дә үлмәде икән ул мәлдә Вәфия?.. Юк, Аллаһы ярдәм бирдеме, әллә улының гәүдәсен алып кайтып җиргә иңдеререгә кирәклеге сакладымы – ул үз аңында калды, үз аякларында йөреп торды. Атна буе кайтты баласының табуты... Ул атна Вәфиянең гомерендәге иң озын ара булды. Мәңге тәмамланмас сыман тоелган атна...
Ә беркөнне, көзнең кар күрсәтеп маташкан көнендә, аларның капка төбенә ябык йөк машинасы белән җиңел машина килеп туктады. 
- Әни! Абый кайтты! – диде килене Гөлшат сүзен уйлап ук бетермичә.
– Ул-лым! – дип, урамга оекчан килеш атылып чыкты Вәфия. Улын нигәдер тере килеш кайтты дип ымсынган иде ул! Халык җыелып өлгергән. Төркем эчендә  Гамилнең гәүдәсе дә чалынып үтте бугай. Машинадан кызыл бәрхет белән тышланган табутны төшергәндә, Вәфия, чалгы белән урылган үлән сыман, балонья курткасын чыжылдатып сыгылып ава башлады. Рамил әнисен тотып өлгерде. Табуты тәрәзәле иде. Күпме халык җыелып карады аның чибәр улына. Баш чайкадылар, кулына автомат алып иптәшләрен аткан егетне каргадылар. Нигә шундый куркыныч җинаятькә барды икән ул егет? Үзен бәхетсез итүе өстенә күпме гаепсезләрнең гомерен кыйган. Марат ул хәерсез төндә кизүдә торучы солдатлар белән булган. Бер егетне күкрәге белән каплаган, ядрә улының йөрәген тишеп чыккан. 

Нотыклар сөйләп, герой исеме биреп, мылтыклардан атып җирләделәр улын. И-и-и, аучыларның ау вакыты башланса шул тавыш ядрә сыман йөрәгенә килеп тия. Аның баласына да ядрә тиде бит...
Кабат яңарды хәсрәт уты, дөрли-дөрли дә йөрәге аша узып тамагына тыгылды. Һава җитми башлады. Даруларын эчкәч җибәрде, шөкер.
***
...Бер дә таныш булмаган номердан шалтыраттылар. Хатын-кыз тавышы. Сөйли алмый, елый.
– Минем исемем Светлана! Мин – Маратның хатыны! Без язылышырга өлгермәдек! Сезнең оныгыгыз үсә! Исеме Тимур! Исемен Марат үзе бала туганчы ук әйтеп куйган иде. Баламның теле ачылды инде. Безгә очрашырга кирәк! Сезне күрәсем килә, кайтырга рөхсәт итегезче!
...Җәй уртасында, бер кочак ромашкалар күтәреп,  Маратның кабере янына баласын күкрәгенә кыскан чибәр, яшь хатынны ияртеп килде Вәфия. Сабый, Маратының кечкенә вакытына ике тамчы су сыман охшаш иде.

Фәридә Ибраһим.
Фото: ru.freepik.com


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

6

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading