16+

"Бодай урладыңмы, мәлгунь?! Суга төртеп төшерәм мин сине, карак!"

...Сугыштан соңгы авыр еллар иде. Ирләр бик аз. Бар хатын-кыз караңгыдан-карыңгыга басуда: урак белән бодай урып, көлтә бәйләүдә. Үзләре эш арасында качып кына, тузанлы учларында уып, бодай кабып куялар, ә өйдә, күзләрен мөлдерәтеп, ач балалар көтә. Ашлыкның бөртеген дә алып кайтырга ярамый: усаллыгы белән бөтен тирә-якта дан тоткан хисапчы Фәимә итәкләрне күтәреп, ыштаннарны салдырып тикшерә.

"Бодай урладыңмы, мәлгунь?! Суга төртеп төшерәм мин сине, карак!"

...Сугыштан соңгы авыр еллар иде. Ирләр бик аз. Бар хатын-кыз караңгыдан-карыңгыга басуда: урак белән бодай урып, көлтә бәйләүдә. Үзләре эш арасында качып кына, тузанлы учларында уып, бодай кабып куялар, ә өйдә, күзләрен мөлдерәтеп, ач балалар көтә. Ашлыкның бөртеген дә алып кайтырга ярамый: усаллыгы белән бөтен тирә-якта дан тоткан хисапчы Фәимә итәкләрне күтәреп, ыштаннарны салдырып тикшерә.

(Әбием Мәһәздәбә һәм әнием Тәнзиләгә багышлыйм)
– Әни, кайчан ташлыйсың инде ул өстәлдән ипи валчыгы җыеп ашау гадәтеңне? Безнең якта күршеләр бик усал, каенанасын ашатмый икән диярләр!
– Акыллы булсалар әйтмәсләр. Бодай бит ул, кызым. Аның һәр бөртеге кадерле.
– Бодай басу тулы ул, әни, элеватор тулы!
– И кызым, без бәләкәй чакта да басу тулы иде... Авызга гына эләкмәде... Күрергә язмасын! Берәр вакыт сөйләрмен әле, яме, – Нәсимә әби, әмин тотып, җыерчыклы битен кытыршы куллары белән сыпырып куйды да, дүртпочмаклап ияк астыннан бәйләп куйган ак яулыгыннан чыккан чәчләрен рәтләштереп, ипләп кенә йокы бүлмәсенә чыгып китте. Онытырга теләгән авыр хатирәләр, әле кичә генә булган кебек, янә күз алдына килеп басты.
***
...Сугыштан соңгы авыр еллар иде. Ирләр бик аз. Бар хатын-кыз караңгыдан-карыңгыга басуда: урак белән бодай урып, көлтә бәйләүдә. Үзләре эш арасында качып кына, тузанлы учларында уып, бодай кабып куялар, ә өйдә, күзләрен мөлдерәтеп, ач балалар көтә. Ашлыкның бөртеген дә алып кайтырга ярамый: усаллыгы белән бөтен тирә-якта дан тоткан хисапчы Фәимә итәкләрне күтәреп, ыштаннарны салдырып тикшерә.

Көнне-төнгә ялгап эшләгән өчен – бары бер таяк. Таяк саның җитмәсә – төрмә. Җитсә – елга бер мәртәбә бер таякка 200 грамм бодай, 150 грамм арыш исәбеннән ашлык бүлеп бирелә. Шуны ел буена сузасың: бәйрәм көннәрендә суда пешкән бәрәңге шулпасына оннан умач уасың, башка вакытта исә шул «аш»ка умач урынына әзрәк он гына сибеп җибәрәсең. Ә сугыштан соңгы хәерче авылны арык җилкәләрендә тарткан тол хатыннарның, берсеннән-берсе бәләкәй балаларын таңда йоклаган килеш үзләрен генә өйдә калдырып, төнлә алар йоклаганда гына кайтып егылып, көннәр буе эссе кояш астында тозлы тиргә батып, ачка тилмереп әзерләгән ашлыгы олау-олау каядыр озатыла бара...
Әз булса да бодай ашарлар дип, хатыннар колхоз эшенә яше җитмәгән балаларына көн саен үзләре янына килеп китәргә куша, өстәвенә, җае чыкса, аларның кесәсендә кич балаларга бүлешеп ашарга бер уч бодай кайта.
***
Ул көнне дә шулай булды. Нәсимәгә дүрт яшь. Олырак малай-кызларга ияреп, ул да беренче тапкыр басуга килде, атылып килеп, әнисен төсе уңган күлмәк итәгеннән кочаклап алды.
– Карап торма, әнә, башкалар кебек у да аша! – әнисе Фатыйманың кочаклашып торырга вакыты юк иде – кичкә хәтле бер таяклык норманы тутырасы. Әнисе тоттырган зур бодай башагын Нәсимә нәни учлары арасына кыстырып умакчы булды, әмма башак бер кырыйдан шуып чыкты да күптән яңгыр күрмәгән тузанлы җиргә төшеп китте. Кызчык аны иелеп алды, төшермәскә тырышып, күпме уып маташса да, хәлсез кулларының көче җитмәде. Өметен өзеп, кылчыклы килеш авызына тутыра башлады. Кырык икенче елны яраланып кайтып, кире киткәч озак та тормый хәбәрсез югалган ире күрә дә алмыйча калган төпчек кызының интеккәнен Фатыйма күз кырые белән абайлап торды, менә түгеләм, менә түгеләм дип, мөлдерәп тулган кызгану яшьләрен тыярга тырышты, аннан, үзен кулга алып, тамагына тыгылган ачы хәсрәт төерен йотып җибәрде дә:
– Кил монда, шомлык, шуны да булдыра алмыйсың! – дип, әллә кызын, әллә үзен ачуланып куйды.

Хатын, урагын читкә куеп, тиз-тиз бодай уып, кызының кушучына койды. И ул бодайның тәмлелеге!.. Нәсимәнең ул баллы тәмне мәңге онытасы юк!
Ә аннан да рәхәтрәге – әни янында булулары. Нәсимә бөтенләй ашамаска да риза, әни генә янында торсын!
Шул мизгелдә кемнеңдер куркынган тавышы ишетелде:
— Качыгыз, Барый килә!
Авыл ягыннан тарантасы өстенә аягүрә басып, атын дилбегәсе белән дуамалланып куалап, колхоз рәисе килә иде. Бөтен бала-чага күз ачып йомганчы куе булып үскән бодай эченә чумды. Нәсимәне дә әнисенең эшли-эшли ир-атныкы сыман катыланган көчле куллары үлән арасына төртеп екты.

– Тик ят! – әнисенең яңак сөякләре тырпаеп торган ябык битендә куркудан иләмсез зур булып ачылган, үтәли күк йөзе күренгән сыман зәңгәр күзләрен күргәч, Нәсимә дүрт яшьлек сабый акылы белән дә аңлады: уен эш түгел, бәрелгән урын никадәр авыртса да еларга ярамый...
Нәсимә, өстенә килгән куркынычтан качарга теләгәндәй, кутырлап беткән тезләрен кочаклады да чытырдатып күзләрен кысты. Басу өстен, Нәсимәнең бөтен тирә-ягын, зур тоташ түбә сыман, черки-кигәвен зеңгелдәве каплап алган. Юк, күзне йомгач тагын да куркынычрак икән. Күптән түгел аны олы бер кигәвен тешләп китте инде. Бик авыртты. Кулы мендәр хәтле булды. Әнә, шеше һаман да бетеп җитмәде. Әле бик озак кычытып та йөрде. Житмәсә, кашып канатып бетергәч, әни дә ачуланды. Эштән кайтып аш пешергәч, көн дә аларны ашарга уята. Шунда күлмәкнең канга буялганын күреп алды. Ник гел кашып торасың ул кулыңны, имеш. Кычыткач кашымыйча буламыни? Үзен тешләгәне юктыр, шуңа белмидер инде. Нишләп бу кансыз нәрсәләр зур кешеләрне тешләми дә нәкъ менә Нәсимәгә ябышырга тора? Кем уйлап тапкан аларны? Шул юньсезләр булмаса, ничек рәхәт булыр иде!..
Шулвакыт алардан ике өй аркылы яшәгән тол Маһинурның ысылдаган тавышы басу өстен каплап торган теге зеңгелдек түбәне гүя икегә ярды:
– Саҗидә, утыр!

Саҗидә ишетмәде, ахры. Тавыш тагын да зәһәррәк булып кабатланды:
– Утыр, Саҗидә!!!
Ник утырмый икән инде? Әнисеннән эләгә бит! Менә инде тарантасның шалтор-шолтыр тавышы да якында гына ишетелә.
– Са-җи-дә, у-тыр кү-те-ңә! – Маһинур өметсезлектән, һәр иҗегенә басым ясап, әлеге сүзләрне әйткәндә, Барый атын Саҗидә каршысында туктаткан иде инде.
– Барый, тимә, кызган баланы! Ничә бөртек кенә капты бит, ачка тилмерәләр, үзең дә күрәсең! – Маһинур, тезләнеп, рәиснең күн итегенә ябышты. Тегесе, бимазалаган көчектән котылырга теләгәндәй, аягы белән генә селтәнде:
– Кит юлдан, юкса башыңны Себер җибәрәм! – дип җикеренде. Биш баласын ятим калдырудан курыккан хатын үксеп ятып калды, чарасызлыктан, кызын яклый алмаганына үртәлеп, тырнакларын каера-каера, каткан җирне тырмады. Ире сугыш кырында башын салмаса, бу кадәр үк кылана алыр идемени перси?!
Офыкка кадәр сузылган иңсез-кырыйсыз басудан бер нәни уч бодай ашарга килгән өчен, алты яшьлек ач баланы явыз Барый авыл башына хәтле аты белән куды...

Егыла-егыла аяк-куллары сыдырылып, баштанаяк пычранып беткән Саҗидә, елый-елый үрмәләп, көч-хәл белән өенә кайтып егылды. Шул көннән аңа «Утыр күтеңә» кушаматы ябышып калды.
Барый китүгә, басудагы бала-чага бодай ашавын дәвам итте. Күрәсең, алар инде мондый хәлгә күнеккән, ашыйсы килү теләген Барыйлар гына басарлык түгел иде. Фатыйма да, тиз-тиз бодай уып, кызының авызына тутыра башлады.

– И шомлык, чәйнә инде тизрәк, әнә, иптәшләрең китә бит инде! Чәйнә! Йот, – Фатыйманың җай чыкканда кызын туйганчы ашатып куясы килде, Нәсимәне һаман ашыктырды.
– Ярар, монысын кайткач ашарсың, - дип, кулындагы бөртекләрне кызына сузды. Аннан: – Ә юк, югалтырсың, китер әле монда, – дип, кабаланып, Нәсимәнең сулъяк түшендәге кечкенә генә кесәсенә салып, өстеннән кытыршы кулы белән сыйпап куйды.
– Бар, йөгер, кара аны, Фәимә апаңа очрый күрмә!
Авылга ике яктан кермәле: бер башыннан елга аша зур күпердән чыгасы, икенчесендә җәяүлеләр өчен басма салынган. Барый күпер ягына киткәнгә, бала-чагалар югары очка чапты. Нәсимә аларны куып җитәргә күпме тырышса да булдыра алмады – ул басма янына килеп җиткәндә, башкалар инде елганың теге ягында күздән югалган иде.

Менә кызчык куе сусыл үләннәр үскән елга ярыннан шактый озын агач басмага керде. Рәт-рәт тезелгән такталардан курка-курка атлады – аста аккан яшел-кара су үзенә тартып алыр төсле иде. Бер адым… Ике адым… Өч адым… Кинәт, үзенең тузанга баткан ялан аяклары каршысында олы чабаталар күреп, тораташтай катып калды, аркасы үзеннән-үзе җыерылып килде, башы җилкәләре эченә иңде – курку хисе гүя бөтен тәнен куырып алды. Ул әкрен генә башын күтәрә башлады: чабаталардан өстә коңгырт төстәге оеклар күренде, аннан үзенеке төсле сүсәргән аксыл итәк, кечкенә сәдәфле изү... Иң өстән аңа Фәимәнең усал кысык күзләре карап тора иде.

Нәсимәнең кулы ихтыярсыздан күтәрелде дә түшендәге байлыгын каплап куйды.
– Нәрсә яшерәсең анда?! – хисапчы хатын тиз генә кызчыкның кулын алып атты да кесәне каерып карады. – Бодай урладыңмы, мәлгунь?! Суга төртеп төшерәм мин сине, карак! – дип, сүзләрне теш арасыннан кысып чыгарды, аның болай да нечкә иреннәре җеп калынлыгы гына калды.
Албасты сыман өстенә килгән хатыннан коты очып, бот буе Нәсимә нәни куллары белән битен каплады, кычкырырга теләсә дә, тавышы чыкмады. Сабый билгесезлеккә, салкын җиргә өзелеп төшүдән куркып, үскән ботагына чытырдап ябышкан, көзге ачы җил ду китергән ялгыз яфрак сыман калтыранды. Аның өч бармак кына сыешлы бәләкәй кесәсеннән кадерле бодайны хисапчы Фәимә бөртегенә хәтле Минзәлә суына бушатты. Хатын Нәсимәнең битенә үк иелде:

— Кара аны, тагын күрсәм… – дип, борын төбендә имән бармагын болгап алды да, җил-җил атлап, үз юлы белән китеп барды. Аның әле, басуга барып, кызының кесәсенә бодай тутырып жибәргән өчен, дәүләт амбарына кул сузган Фатыйманы ачуланып, оялтып, төрмә белән куркытасы бар иде…
Нәсимә, күз яшьләренә буылып, алтын бәясенә торырлык бөртекләрне йоткан суга карап калды. Ник Фәимә апа бодайны суга салды? Үзе ач булса, ник алгач авызына капмады? Ник ашарга ярамый да елгага ташларга ярый?
Бу әниләр урган бер басу бодай судагы балыкларны ашатыр өчен кирәк микән әллә? Ник балыкларга ашарга ярый да миңа ярамый? Нигә Фәимә апа бодайны суга салды?!.

Мул сулы елга аша салынган басма уртасында кечкенә ялгыз бала, буш кесәсен нәни учы белән каплап, мышкылдаган борынын тарта-тарта, үкси-үкси елады. Башында мең төрле сорау бөтерелде. Сабый акылы җитәрлек түгел иде шул алар. Хәер, үз-үзенә биргән бу авыр сорауларга Нәсимә бүгенгәчә анык кына җавап таба алмады. Су төбенә киткән шул бер нәни уч бодай аны гомер буе озата килде, чүпкә ташланган ипиләрне күргән саен исенә төшеп, йөрәген әрнетте...

Гүзәл МӘРДӘНОВА.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading