Бәй, гомер мизгелләре кара көзгә таба авышкан чакларда, соңгы тапкырын хәтта кояшы да җылысын тиешенчә бүләк итәргә теләми түгелме соң? Шулай, ахрысы, шулай. Юкса, яше туксанга җитеп килүче, аякларында көч-хәл белән йөрүче, бөкрәеп беткән хәлсез карттан үзенең нурларын жәлләп торыр идемени?
Кояшның сүрән генә җылытуы Хәбибрахман картның кәефен тагын да ныграк кырды.
Ә җылылык Хәбибрахман картка кирәк. Бик кирәк! Күптән чынлап торып җылына алганы юк бит инде аның. Шуңа да, таң беленер-беленмәс йокысыннан торып утырган карт иң беренче итеп чәй кайнатып эчә. Хәлсезләнгән гәүдәсенең аның белән генә җылына алмаганын сизеп, өстенә иске, калын бишмәтен кия дә, капка төбенә чыгып утыра. Үткән-барган кешеләрне күзли, күзен кысып, күккә карап, көннең җылынуын, кояшның кыздыра башлавын көтә. Тик... барыбер үзенә кирәк дәрәҗәдә җылылыкка кинәнә алмый карт.
Юк, Хәбибрахман карт мондый гына, гади җылылык кына эзләми. Ник шунда үзен кайнап торган утлы мичкә тыкмыйлар, барыбер үзе теләгән җылылыкны анда да тапмаячагын белә бичара карт. Күңеле бозланып катып килә аның. Туңып, өшеп килә. Менә шул салкынлыкны үз эченнән куып чыгарырга азаплануы Хәбибрахманның.
Үзенең шушы халәте белән һич кенә дә ризалашырга теләмәгән карт ниләр генә эшләп карамады. Юк, булмый гына ла. Гәүдәсенең иң мөһим әгъзасы – уч төбедәй кечкенә генә йөрәге күңел салкынлыгы белән килешергә теләмичә ярсып-ярсып тибә, үзен җылытуны таләп итә.
Хәбибрахман карт карчыгы Әминә исән вакытта мондый кайгылар белән янып йөрмәде. Кете-кете кеткелдәп, әкрен генә үз янында көлемсерәп йөргән тормыш юлдашы аның җан сердәше дә, күңел юаткычы да, картлык көннәрендә иңгә-иң, аркага арка терәп яшәгән бәхет-куанычы да иде. Ул исән чагында йорттагы һәр почмак көлеп торса, бүген, ялгызы гына яшәгән картка өенең һәр бүрәнәсе калын, каты боз белән капланган кебек тоела. Яшәвенең ямен, тәмен тапмый карт. Үзенең күңел салкынлыгын, җанына җылылык таба алмавын да шуннан гына күрә ул.
Әминәсенең әкрен генә үз көенә эшләп, гаиләсен бер бөтен итеп тотканын да күптән аңлады Хәбибрахман. Кызганыч, аның вафатыннан соң нинди ишле гаиләләре дә таркалды, балалары да төрлесе төрле якка сибелде. Өч баласының бүген ник берсе генә булса да кайтып карасын! Әтиләренең хәлен белергә үзләре авырсынсалар, балаларының балалары – оныклары да хәйран да үзе. Алар да күренми. Чын дөресен әйткәндә, хәл белергә теләгән кешегә мең төрле юл бар ла ул. Юллары төзек, башкалага авыл унике генә чакрым. Инде бер дә булмаса, авылдагы алтмыш йортта кырыклап кына телефоны кертелгән. Кәрәзле телефон дигәннәре һәммә кешедә дә бар.
Юк, балаларының үз хәлен белергә теләмәүләренең, әтиләренең язмышына төкереп карауларының чын сәбәбен Хәбибрахман карт үзе генә белә. Шуңа да, нәсел дәвамчыларына үпкәләргә хакы да юк аның. Тик менә шул бозлы туң йөрәге, күңеле генә аңламыйча өметләнеп көтә. Ә бәлки... Юк, кайтмаслар. Кайтырга тиеш тә түгелдер алар. Аның кадерле балалары... Эх!
...Ул көнне дә Хәбибрахман эшеннән кызмача кайтты. Күңел шат, кәеф яхшы. Эштән соң, кешедән кача-поса гына сөяркәсе Хәмидә белән дә очрашып өлгергәнлектән, бөтен дөньясы бал да май иде. Җырлый-җырлый капкадан килеп керде дә, өс киемнәрен салып, чиста итеп җыештырылган өйнең теләсә кайсы төшенә тотып атты һәм канәгать бер чырай белән өстәл артына килеп тә утырды. “Ашарга бармы?” – дип кычкырган каты тавыштан куркышып, йорттагы бала-чагалар урамга сибелде. Инде дүрт сәгать элек пешкән аш, әтиләренең кайтуын көтә-көтә суынырга да өлгергән иде. Хатыны Әминәнең шуны җылытырга азапланганын күргән Хәбибрахманның җен ачулары килде.
– Нәрсә, көне буе өйдә ятасың, ә мин кайтышка ашыңны да пешереп җитештерә алмыйсыңмы? – дип үкергән ирнең тавышыннан өй бүрәнәләре селкенеп куйгандай булды.
Тышта, тәрәзә артында качып кына, өйдәге тамашаны күзәткән балалар чырылдап кайсы кая тәгәрәште. Чөнки алар алдагы минутларда өйдә ниләр булачагын бик яхшы чамалыйлар иде.
Ялгышмады балалар. Әминәнең тәне иренең каты йодрыкларын татыса, тәмле итеп пешерелгән чумар ашы казаны белән ишек алдына чыгарып капланды. Хәбибрахман, сөяркәсе янында ризыкланып кайткач, ашауны исраф итү зур гөнаһ, дип кайгырып утырмады. Чөнки тамагы тук, кәефе шәп һәм аңа бары тик нидән дә булса гаеп табып, тавыш кына чыгару кирәк иде.
Хатынын кыйнаган ир, бер батырлык кылгандай, караватына барып ятты да, татлы йокысына талды. Тик ялгыш кына да Әминәсе һәм балаларының әле ач икәнлекләре, әтиләре кайтмыйча, куркып аш белән тамак туйдырырга батырчылык итмәүләре турында уйлап та карамады. Кәефле йокысыннан уянып, башын күтәреп тәрәзәдән караса, кечкенә улы Раушанның җирдә яткан, түгелгән аштан калган бәрәңгеләрне җыеп, ашыга-ашыга авызына тутырып, чәйнәмичә дә йотканын, ә хатынының ишек алдындагы сулы чиләктә канлы авыз-борынын юганын күргән дә булыр иде дә, тик бу мизгелләрдә исерек атаны уятырлык көч, мөгаен җир йөзендә булмагандыр.
Дәвамы бар
Эльвина Иванова.
Фото: https://www.freepik.com/
Комментарийлар
1
0
Абааууу
0
0
2
0
Картайгач та анламыйлар андыйлар, анламыйлар
0
0
2
0
Нэрчэ чэчсэн ШУ-ны ургансын хатынын рэнжешлэре бушка узмаган
0
0
1
0
Нэрчэ чэчсэн ШУ-ны ургансын хатынын рэнжешлэре бушка узмаган
0
0
0
0
Алам сак
0
0