16+

Нәкъ кешеләрчә ыңгырашып яткан этебезне күргәч елап ук җибәрдем

Ул эт безнең капка төбенә ничек килеп эләккәндер, беркем белми. Беркем күрмәгән.  Аксыл-сары төстәге, йоннары бөдрәләнеп торган ул бәләкәч бик тиз безнең гаилә әгъзасына әйләнде дә куйды.

Нәкъ кешеләрчә ыңгырашып яткан этебезне күргәч елап ук җибәрдем

Ул эт безнең капка төбенә ничек килеп эләккәндер, беркем белми. Беркем күрмәгән.  Аксыл-сары төстәге, йоннары бөдрәләнеп торган ул бәләкәч бик тиз безнең гаилә әгъзасына әйләнде дә куйды.

Чып-чын. Кыш көннәрендә өйдә, ишек катында кунып чыга иде. Чыга дип, бик салкынга чыгармадык та инде без аны. Туңа иде ул. Кышын түгел, хәтта җәен дә. Кайвакыт бераз суытыбрак җибәрә бит әле җәй көннәрендә. Җәй дип тормыйсың, калынрак кофта-куртканы киеп аласың. Әбиләр оекбашларын киеп куя. Җылы сөяк сындырмый, диләр. Мәями бөрешеп кала иде ул көннәрдә: элеккеге уйнаклыгы бетә, йомыркадан яңарак кына чыккан чеби кебек берәр почмакка баса да, калтыранып тик тора. И-и, күкне карарак болытлар томалап алса да калтырана башлый иде лә ул. Аның кушаматы да шул сәер гадәте белән бәйле иде инде.

– Ай-һай, безнең як көчеге түгелдер лә бу, бигрәк өши ич, – диде әни. – Берәр эссе яктан алып кайткан булганнардыр моны. Мәямидәнме, Сәямидәнме шунда. 
Гомерендә район үзәгеннән ерак китмәгән әнинең «Мәями» дип торуы безгә кызык тоелды, каян теленә килгәндер ул Майами. Саргылт йомгагыбызны да шуннан соң «Мәями» дип йөртә башладык. Сарбай дип кушкан идек башта. Тик аңа бер дә ятмый иде ул исем. Нинди Сарбай булсын инде бу, йә? Авылдагы Акбайлар, Сарбайлар алар нәкъ безнең шикелле ич инде. Салкынны да, эссене дә белми, көне-төне урамда чапкан ташбашлар алар. Ә бу чып-чын – Мәями! Күршебез Гафур абый әйтмешли, җиденче буын зыялы нәселемени! Урамнан өйгә кергәндә аякларын да сөрткәндәй итә әле ул.

Ә аның дөнья күреп йөрергә яратуын әйт әле син. Җәяү теркелдәп тә, тәпиләп түгел, ә транспортта! Әтинең ул чагында люлькалы матае бар иде. 
– Мәями, киттекме? – диюе була, сикереп шул люлькага кереп утыруы була. 
– Әй, Мәями, минем урын бит ул, – дия башласаң, самими күзләрен аска төшергән була.
Безгә нәрсә, көлешәбез дә алдыбызга алып утырабыз инде. Ул люлькага ике түгел, биш кеше дә сыя иде. Ул заманда. Печәнгә, йә җиләккә барасы булса, люльканың эчке өлешенә ике-өч бала, күренә торган өлешенә тагын шуның кадәр ук төялешә идек бит. Иң шәп урында телен бәләкәй генә чыгарып Мәями бара!

Юри үрти, диярсең.
Аның бу гадәтен белгән Котдус абый, безнең урамнан узганда, махсус туктата иде ЗИЛын. 
Ишеген ача да:
– Мәями, әйләнеп кайтасыңмы? – дип кычкыра. 
– Мин дә, мин дә, – дип абына-сөртенә машинага таба йөгерәбез.
Ә Мәями һәрчак бездән өлгеррәк. Үзе тәбәнәк кенә нәрсә инде, кай арада атылып чыгып, сикереп менеп утырган, диген!
– Алдан килгән урын өчен! – дип көлә Котдус абый әле безгә, әле күзләрен түгәрәкләндереп, ялт-йолт каранып утырган йомгакка күз салып. Ай-яй, ярата иде инде ул урам хәлләрен күзәтеп барырга. Алгы тәпиләрен машина тәрәзәсенә терәп, башын боргалый-боргалый, дөнья белән танышып бара. И аның ул вакыттагы сөенече! 

...Әнә капка төбендә Аю Гомәренең төпчек кызы каз бәпкәләре саклап утыра. Кулында тал чыбыгы. Кыяфәте әбисе Мөнҗиянеке кебек инде менә – янарал кебек! Гел шундый ул. Карга-тилгәнне генә түгел, безнең кебек малай-шалайны да якын китерми.
Әминә елый үкереп,
Тубым суга төште дип.
Чү, Әминә, елама,
Туп батмый ул елгада.
Әлифба китабыннан отып алган шигырь белән үртәгән булабыз инде үзебезчә. Кайвакыт үзебез дә такмак чыгарган итәбез:
Әминә, Әминә,

Тоталмыйсың син мине!
И, бик куып тотар иде дә, Әминәнең эше бар шул. Шуңа безгә ачуланып кына карый да, аркасы белән борылып баса. Имеш, бер исе дә китми. 
– Әх-әх, – дип куя Мәями аны күреп. Безнең авыл этләре кебек өрә дә белми ул.
Ике-өч йортны узуга, ямь-яшел чирәмгә җәелеп утырып, Исламия әби белән Фәүзия әби бәпкә саклый. Кулларында бишнәләре (биш инәне шулай әйтәләр бездә). Тик кенә утыра алмый инде безнең оч әбиләре. Бәпкә саклаганда да ни дә булса эшләргә кирәк. Икесе дә, сөйләшә-сөйләшә, оекбаш бәйләп утыралар әнә. Мәями аларны да сәламләп уза:
– Әх-әх!

Бөтен тирә-күрше генә түгел, урамыбыз белән үз итәләр иде Мәямине.
Ә беркөнне ул әллә кая китте. Ничек көтмәгәндә пәйда булса, шуның кебек үк уйламаган-көтмәгәндә юкка да чыкты. Бөтен чокыр-чакырларны, әрәмә буйларын әйләндек – җир йоттымыни – табылмады Мәями. Ахыр чиктә: «Берәрсе утыртып алып киткәндер аны», – дигән нәтиҗәгә килдек. Кыен булды бу хәл белән килешүе. Иртә торуга «әх-әх» дип, күзләрен ялтыратып каяндыр килеп чыгар кебек иде.
– Мәями, әйдә, киттек! – дип, машинасын туктатып, кычкырып-кычкырып карады Котдус абый да. Тик элеккеге шикелле җиңел генә әллә каян килеп чыгып, кабинага сикереп менеп утыручы этебез генә күренмәде. Күңелсезләнеп калдык.
Беркөнне иртән әнинең, ашыга-кабалана өйгә кереп, әтигә эндәшүен ишетәм:
– Карале, атасы, анда безнең печәнлеккә бер исерек кереп кунган бугай, тавышы килә. Үзең менеп төш әле, никтер шикләндерә.
Өстәл артыннан кузгалган әти артыннан мин дә иярдем. Йокымны сыпырып алган кебек булды. Андый кызыкны кем ычкындырсын инде! 
Абзар ишеген ачуга, авыр сулаган, ыңгырашкан тавыш ишетелде. 
– Кем булыр бу? – дип әти дә аптырашта калды. Аннары баскычтан менеп китте. Минем дә үрмәләргә исәбем барлыгын күргәч, «йөрмисең» дип кенә куйды. 
Без әни белән шым булдык. Берничә минуттан, куенына Мәямине алып, әти төште. Җайлап кына аны аяк астындагы печәнгә куйды да тынып калды. Авыр-авыр сулап, нәкъ кешеләрчә ыңгырашып яткан этебезне күргәч мин елап ук җибәрдем.

– Ай Аллам икән, балакаем, нәрсә булды соң сиңа? – диде әни, күзен дә ачалмый яткан Мәями кырыена чүгәләп.
– Агуланмадымы икән? – дип куйды әти. Аннары фельшер Азатка барып килим әле дип, матае янына ашыкты. 
«Фельшер Азат» абый да берни эшли алмады шул. Ниндидер сыекчалар эчергән булды, авызын ачтырып, ниндидер төймәләр каптырды. Тик кичкә безнең Мәямиебез, сөйкемле сөяге булган нәни йомгагыбыз, ыңгырашудан туктаган иде инде. Аның күзеннән тәгәрәп төшкән яшь тамчыларына карап бик озак басып торганымны хәтерлим. 

Шуннан соң бик озак эт асрамадык без. Кешеләр генә түгел, этләрнең дә онытылмый торганнары булуын, бу дөньядан киткәч, әллә никадәр бушлык калдыруын шул вакытта ук аңладым бугай мин...

Лилия Фәттахова.
Фото: https://www.freepik.com/


 

Язмага реакция белдерегез

16

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X