16+

Кара хатын сиңа бозым ясаган

Кечкенәдән чем кара күзле иде Раилә. Үзе дә кара тутлырак.

Кара хатын сиңа бозым ясаган

Кечкенәдән чем кара күзле иде Раилә. Үзе дә кара тутлырак.

Уйнарга чыккан кызны күрше абыйлары диңгез ярында кызынып кайткан дип котырталар иде. Дусларының битен юмаган дип бармак төртеп көлгәне дә булды. Кереп битләрен кат-кат сабын белән юып, алай да бите агармагач утырып елаганнары да истә.

Үсә төшкәч, кара тәнле булуның алай ук начар әйбер түгеллеген аңлады ул. Кызлар махсус кояшта кызынып тән каралтканда, ул горурланып та йөрде әле. Ап-ак тешләрен күрсәтеп елмаеп җибәргәндә бигрәк тә сөйкемле күренә иде ул. 

Кара күзле кешеләргә элек тә сагаеп караганнарын ишеткәне бар иде. Үзенә дә: “Күз тидерәсең, артык сокланып карама”, – дип әйткәннәре булды. Анысына ниндидер ырым дип кенә карады, игътибар да бирмәде. Шулай да, “ул караганнан соң, каз бәбкәләрен карга ташыган”, “ул сокланганнан соң, вазалары төшеп ватылган” ише вак-төякләрне санамаганда, әллә ни исе дә китмәде. 

Бик чибәр кыз булып үсте Раилә. Мәктәптә дә яхшы укыды. Тик югары белем алырга теләмәде. Шәфкать туташы булам дип медицина училищесына керде. Үзе практика узган хастаханәдә үк эшкә дә калды. 

Дус-тату коллективка килеп керсә дә, соңрак мөнәсәбәтләр катлаулана. Иң элек озак еллар акушерка булып эшләгән Роза авырып китә. Авыру башы сызлаулардан башлана. Соңрак хәлсезлек биләп ала. Аннан температурасын төшерә алмый газаплана. Хастаханәдә авыруының сәбәбен аңламыйлар, диагноз да куя алмыйлар. Анализлар бар да әйбәт, тик билгеләнгән даруларның йогынтысы гына сизелми. Күзләре тоныклана башлаган хәлдә Роза күрәзәче әбиләрне эзли башлый. 

– Ниндидер кара хатын сиңа бозым ясаган. Чәеңә салып биргән диимме инде? Сыеклык күренә. Бәлки судыр, – дип, күңеленә шик кертә берсе. 
Аннан танышлары тәкъдиме белән икенчесенә бара. 
– Кара хатынның күзе тигән. Бөтиләр тагып йөр. Күз күтәрә алмыйсың икән. Кулларың да сызлыймы? Кулларыңа карап мактау сүзләре дә әйткән булган икән, – дип сөйли икенчесе.

Гомер мондый әйберләргә ышанмаган хатын икеләнеп кала. Кешегә әйтергә дә кыенсына, кемнәндер шикләнергә хакы да юк кебек. Әгәр ул әбиләр ялгышып, нахак яла якса? Намусы күтәрмәс кебек. 

Авыруы тагын да азып, эшкә бара алмас дәрәҗәгә җиткәч, Розага уйга бата. Хәл белергә килгән хезмәттәше белән дә әлеге уйларын бүлешә. Кара хатын дигән сүзне кат-кат башларында әйләндереп, барысын да барлап чыгалар. Тик әле яңа гына коллективка килеп кергән Раиләдән шикләнергә башларына да килми. Шактый гына еллар хастаханәдә эшләп, яңа гына бала тудыру бүлегенә күчкән техник хезмәткәрнең артык аралашмавын да сәбәп итеп, артыннан азрак күзәтергә сүз куешалар. Әлегә кадәр тыныч кына эшләгән бүлектә шундый хәлләр майтарылу барысын да куркуга калдыра. 

Яңа ел бәйрәмнәре узгач, эшкә килгән беренче атнасында ук хастаханәдә эшләүче Гөлчәчәк яңа йортка күчү шатлыгы белән уртаклаша. Иң якын иткән дусларын гына эштән соң чәй эчәргә чакыра. Коръән укытканнан калган тәм-томнар белән сыйлап, шатлыгын бүлешергә исәбе. Раилә белән алар икесе бер сменада эшлиләр. Кызның эштән соң башка планнары булса да, Гөлчәчәк чакыргач бармый булдыра алмый. Тиз генә кереп чыгам дип барса да, иң соңгы кешеләрнең берсе булып чыгып китә. 

Раилә хезмәттәшенең тормышына соклана да, кызыга да. Аның әле мондый иркен, яңа, уңайлы йортны гомерендә дә күргәне юк. 
Авылда кечкенә генә ике яклы йортта 4 бала үстеләр алар. Җәйләрен веранда идәнендә тәгәрәгәннәре гел исендә. Мунчалары да әллә кая яшелчә бакчасы янында. Кыш көне бата-чума баралар да, идәне сап-салкын мунчада юынып, туңып бетеп кайталар. Яңа мунча салуларына әле күптән түгел генә. Йортны гына зурайтмадылар. Балалар инде таралып беткән. Берсенең дә авылга кайту теләге юк. Әти-әниләре икәү генә яшәп калгач, ул йорт та зур булып тоела. 
Гөлчәчәкләрнең мунчасы йорт эчендә генә. Шунда ук душы да бар. Заманча йорт салганнар, барлык җиһазлары да яңа. 

-Кияүгә әнә шулай уңышлы чыгарга кирәк. Яратам дип, үзең ишегә чыксаң, мондый йортлар салып булмас, - дигән уй, Раиләнең башыннан бер дә чыкмады. 
Кунаклар таралып беткәч, инде җыештырып бетердем дигәндә генә, чәлпәрәмә килеп, киенү бүлмәсендәге көзгеләре коелып төште. Гөлчәчәк ни булганын да аңламыйча пыяла кисәкләрен җыя гына башлаган иде, мавыгып китеп, мунчага су тутырырга куйганын оныткан булып чыкты. Ире мунчаны су басуын, мичнең су эчендә утыруын чыгып әйтте. Ул да түгел юктан гына ир белән хатын ызгышып китте. Гөлчәчәк белгән догаларын укып көчкә тынычланды. 

Булган хәлләрне күз тию галәмәте дип уйлый белмәсәләр дә, кара энергияле кеше барлыгын алар аңлады. Кеше чакырганда сак булырга кирәк, кеше шатлыгы өчен бөтен кеше дә сөенә белми шул, дип нәтиҗә ясады ир белән хатын. 

Раиләнең үзенә дә сынау арты сынау килеп торды. Яшьлеге белән барысын да җиңел генә уздыра белде. Артык борчылып йөрмәде, барысын да яхшыга юрады. 

Егете яңа машина алып, ике генә ай очрашып калдылар, егет юл һәлакәтенә очрады. Машина яраксыз хәлгә килде. Үзләре исән булуга сөенеп бетә алмадылар. Исән булгач, тимер тагын табылыр дип уйладылар. Раилә баш-аягы белән гашыйк булып, егетнең чибәр дә, акыллы да булуына сокланып йөргән вакытта, юктан гына аерылыштылар. Бер атна узуга кыз егетнең башка кыз белән очрашуын ишетте. Үз күзем генә тиде бугай дип шикләнеп тә куйды әле. 

Коллективтагы һәр күңелсезлекне аз сүзле дигән техничкага яга тордылар. Ул артык аралашмагач, бу турыда сизенмәде дә, игътибар да бирмәде. Аның үз дөньясы иде. 

Шушы ук коллективта эшләүче табибә Карина авырый башлагач, ул инде якын-тирә әбиләр белән генә чикләнеп калмады. 

Дәвамы бар

Ләйлә Искәндәрова

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading