16+

Кайтавазлар җавап бирмиләр... (хикәянең дәвамы. 7 өлеш)

Хәтерли әле Гөлия, Фәрит белән никах укытмасларын белгәч, әбисе бик елаган иде. Фәрит, без комсомоллар дип, бик каршы төшкән иде шул! Шуңа тормышлары да рәтле булмады.

Кайтавазлар җавап бирмиләр... (хикәянең дәвамы. 7 өлеш)

Хәтерли әле Гөлия, Фәрит белән никах укытмасларын белгәч, әбисе бик елаган иде. Фәрит, без комсомоллар дип, бик каршы төшкән иде шул! Шуңа тормышлары да рәтле булмады.

Мөнәвир белән никахлашырга бик риза Гөлия. Тик башта кызы һәм улы белән Мөнәвирне кунакка чакырып, кешечә таныштырмакчы. Тик башкачарак килеп чыкты шул. Һич көтмәгәнчә, уйламаганча... Ул еллардагы бик танылган җырчы, гастрольләр белән килә, дигәч, Мөнәвир Гөлияне концертка чакырды. Их, барасы гына калмаган да бит!

Тик тәкъдир шулдыр. Концерт залында кызы Әминә белән киявен күрде. Йөзгә-йөз очраштылар. Әнисе янында яшь, чибәр ир-егет күргәч, Әминә бер агарды, бер кызарды. Кызының карашында явызлык катыш усаллыкны беренче тапкыр шунда күрде ул. Әминә, ирен җитәкләп, алар яныннан тиз генә китеп барды. Тик әнисенең колагына елан кебек ысылдарга өлгерде: “Позор! Оят! Иремә ни диярмен!” Гөлия концертны да юньләп карый алмады. Мөнәвир белән дә сөйләшерлек рәте юк иде.

...Икенче көнне Әминә эш кабинетына кереп җәнҗал куптарды: “Дәү әнием әйткән иде шул, әтине Камчаткадан син генә кудырдың, дип! Өйдән чыгып китү ягын гына карады, дип! Өйдә эшләмичә кешедә эшләде, дип. Дәү әни дөрес әйтә, син сөяркәләр белән себерелеп йөрер өчен генә безне әтисез калдыргансың икән!” – дип утлы сүзләрен бер-бер артлы Гөлиянең йөзенә ыргытты кыз.

Гөлия өнсез калды. Кызын танымады! Бөтен тормышын шул балага багышлады бит ул югыйсә! Камчатка-Тәкермән арасында да аның өчен генә йөрде! Хәзер дә тәмле ризыгын, акчасын аңа ташый. Дәү әниең ялгыз яшәмәсен дип, кызын гел карчык янына җибәрү нәтиҗәсе инде бу! И карчык, карчык! Урладың бит кызымны, тагы урладың, инде гомерлеккә, бөтенләйгә, дип, өшеп, туңа барган җаны белән уйлады Гөлия...
– ...И балакаем, ни сөйлисең син?! Әтиең бер юньле көн күрсәтмәде бит миңа! Үз алдыңда да әллә ничә кыйнады ләбаса! – күз яшьләре аша Гөлия шулай гына дия алды.
– Үзең гаепле булгансың!

...Улының үзен яклавын ишетү Гөлиягә олы юаныч булган иде, низаглашып торган чакларына очраклы гына килеп кергәндәй булса да, сүзнең ни турыда барганын бик тиз төшенеп, апасына туры карап, ирләрчә өзеп: “Әнигә сүз әйтәсе булма! Ул безне кеше итте! Әле хәзер дә аның аркасында гына рәхәт яшисең. Атнасына ике көн эшләгән ир белән ерак китәр идең! Безнең үз тормышыбыз. Аның да үз тормышы булсын”, – диде.
– Башың бармы синең? Ни сөйлисең? Бөтен акчасына, байлыгына яшь мужик хуҗа булачак бит! Кияүгә чыксын гына, оныкларын бүтән күрмәс, белеп торсын!

...Җаны кыйналды Гөлиянең. Кызының үзен әз генә дә хөрмәт итмәүче чит кеше булуын ачыклау, аның кайнар, матур хисләр белән күккә аша башлаган күңелен яңадан үзе кайчандыр кереп асылынган сарайга керткәндәй булды. Әминә үз-үзен генә күбрәк ярата икән шул!
...Күп уйланды Гөлия. Оныкларын бик ярата шул ул! Киләчәген алардан башка күзалдына да китерә алмый. Ә Мөнәвир – яшь, матур, мәхәббәтле... Ике арада өзгәләнде аның уйлары, хисләре, акылы... Күз яшьләре белән үткәргән берничә төннән соң, акылы, ниһаять, бер якны сайлап алды.

...Үзенә бик матур күлмәк тектерде. Матурлык салонына кереп, чәчен бик килешле ясатты. Чама белән генә энҗе-мәрҗәннәрен дә такты. Ресторанның бер өстәленә Мөнәвир яраткан ризыклардан табын ясады. Хушлашыр чак җиткәндәрәк, үзем яраткан бер җырны сиңа багышлыйм, дип, матур, челтерәп торган тавышы белән:

“Нәрсә соң ул күктә янган кояш,
Үз кояшың балкып тормаса?!” – дип җырлады.

Аннары сүзләргә күчте. Йокысыз төннәрендә әзерләгән сүзләргә.
– Мин сиңа бәхет телим, Мөнәвир! Кара диңгез сыман олы бәхет! Син яшь. Миннән 6 яшькә кечерәк... Киресенчә булса, ярар да иде... Болай ярамый! Сиңа бала бүләк итәр яшьтәге тиңеңне табып, бик бәхетле булуыңны телим! Мин сине өзелеп яратам! Шуңа бәхет телим! 
Үзе Мөнәвирне тыңламады да. Аңа сөйләргә дә бирмәде. Алар шулайрак хушлаштылар...

Автордан. Гөлия апа күптән инде Чаллыга күчеп кайткан. Кызы Кенигсберг шәһәрендә яши. Оныклары да шунда. “Оныклар белән хәлләр белешеп торабыз, үзләре дә кайталар. Әминә белән аралар бик җылы түгел”, –  ди ул. Зөһрә карчык үлгәндә елап-елап кичерүен сораган. Фәритнең хәлләрен авылдагы апасы сөйләгән: аны күчеп киткән җирендә өйләнгән хатыныннан туган ике улы кыйнап үтергәннәр. Әниләрен кыйнаган чакта кайтып кергәннәр... “Гел шуны күреп үстек”, – дигәннәр судта да... Мөнәвир Кырымда үз йортында, үз гаиләсе белән яши. Ике улы, бер кызы бар икән. Бу хакта Камчаткага баргач, элеккеге дусларыннан ишетеп кайткан. И куанам шуңа, ди, Гөлия апа. Үзе бик матур өйдә яши, аннан кеше өзелми. Мәчеткә бергә йөргән дуслары, сабакташлары, бергә хаҗ кылучы ахирәтләре. Намаз иясе, хаҗия, оныкларының балаларына дәү әби, бик сөйкемле татар карчыгы Гөлия апаның тормышы гөрләп дәвам итә!

Ахыры бар
Нәсимә Садыйк.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading