Күркәм холыклы, ипле, эш сөючән, өлгер булуы Гөлсемне иптәшләре арасында сөйкемле сөяккә әверелдерде.
Һөнәри училищедагы остазы Татьяна Федоровнаның яраткан шәкертенә зур киләчәк юравы юкка түгел. Укуын уңышлы тәмамлап, Гөлсем яңарак кына эшкә урнашкан фабриканың хатын-кыз пәлтәләре тегү цехы мөдире, тәҗрибәле җитәкче Арно Кикабидзеның да күзе үткен. Әүвәлге мәлдә ул кызны төрлечә сынап карады: аны цех буенча төрле урыннарга күчереп йөртә-йөртә, калын сары кәгазьдән киселгән өлгеләрне үтүкләүдән, әзер пәлтәгә сәдәф тагудан, гади эчлек җөйләүдән башлап, тора-бара кесә ясау, җиң утырту, мех яка тегеп кую кебек тәҗрибәле тегүчеләр өчен дә катлаулы гына түгел, хәтта четерекле саналган операцияләрне башкарырга кушты.
Зәйтүн җимеше кебек ялтырап торган чем-кара, хәйләкәр зур күзләрен кыса төшеп, кызның һәр хәрәкәтен читтән генә күзәтте. Эш нәтиҗәсен энә күзеннән үткәрсә дә, бәйләнерлек сәбәп тапмады һәм канәгать калды. Эчтән генә: “Бу сөйкемле туташта өмет бар. Кулы эшкә ятып тора. Тумыштан сәләтле, күрәсең. Тырышлыгын кызганмаса, берничә елдан үзеннән менә дигән оста тегүче чыгачак!“ - дигән нәтиҗә чыгарды. Цех мөдирен, шоферны һәм төнге каравылчыны санамаганда, нигездә хатын-кызлардан гына торган зур коллективка Гөлсем шактый җиңел кереп китте. Тора-бара үзенә дуслар, теләктәшләр тапты, кемнең кемлегенә төшенде.
Келтер-келтер килеп, дәртле көй чыгарып эшләүче тегү машиналары рәт-рәт булып тезелеп киткән. Һәркайсының артында аерым бер холыкка гына түгел, ә гыйбрәтле язмышка дучар булучылар бил бөгә. Гөлсемнең алдында гына, яшенең алтмышның аргы ягына авышуына, күзләренең җетелеге юылуына, аркасына сизелерлек булып бөкресе чыгып килүенә карамастан, өендәге шыр ялгызлыгы белән бергә-бер каласы килмәгәнгә генә эшләп йөрүче чал чәчле Фахирәттәй утыра. Аның хәрәкәтләре ипле, үзен тыныч тота, ә кулы-кулга йокмый, теләсә кайсы әйберне җиренә җиткереп эшләп, гөл итеп куя. Кырык елга якын бер урында тир түгеп картайган шул ул, әйтерсең, шушы әйләнмәле урындыгына, калын шома юкә тактадан ясалган уентыклы өстәле өстендә җырлап торган тегү машинасына гомерлеккә ябышып каткан.
Моннан илле ике ел элек, сөйгән егете Әһлиулла армиягә китәсе таңда, вәгъдә билгесе итеп, бер-берсенә чиккән кулъяулык белән көмеш йөзек бирешкән булганнар. Кече сержант Әхмәдуллин Әфган сугышында, Кандагар тауларында һәлак булган. Аның ”груз 200” рейсы белән хәрбиләр туган җиренә кайтаргач, кызыл постауга төрелгән кара табуты өстенә капланып, үрсәләнеп яшь түккән иде бичара туташ. Шуннан соң, кулын сорап килүчеләр булган, әмма саф мәхәббәтенә тугрылык саклап, берәүне дә үзенә якын китермәгән ул. Гаилә кору, бала сөю бәхетеннән мәхрүм калса да, күңеле керләнеп катмаган, күрәсең.
Артыгын сөйләми, яшьләрнең күңелле гәпләшүенә кушылып китми, шуларның чөкердәшүеннән ләззәт алып, үзалдына ихластан елмая. Хезмәттәшләре япа-ялгыз кыз-әбинең бердән-бер күңел юаткычы, таянычы шул. Ярый әле хәленә керәләр, картлыгын сылтау итеп, араларыннан кысрыклап чыгармыйлар, киресенчә, әниләре урынына күреп, авыр чакта киңәш сорыйлар, серләрен уртаклашалар, бәйрәмнәрдә уртак табынга дәшәләр, туган көненә бүләкләр алып, күмәкләшеп котлыйлар, шул рәвешчә аның гомерен озайталар. Гөлсемнең уң ягындагы рәттә моңсу күзле, салмак хәрәкәтле, аз сүзле, шүре сыман ябык озын гәүдәле, озынча битле Әлфирә пәлтәгә яка утырта. Бу операцияне ул аеруча оста итеп башкара. Ашыкмый- кабаланмый, хәрәкәтләре төгәл, нәтиҗәсе - соклангыч.
Эшкә уңган булса да, әллә тумыштан килгән үшәнлеге комачаулаган, әллә башка берәр төрле сәбәп табылган, ул бичаракай бәхет өләшкән җиргә соңлап килгән һәм өлештән коры калган, күрәсең. Тигез-тату гаиләдә сабыйларына ана назы биреп, ир рәхәте күреп, тормышның тәмен татып, дөньяның яменә сокланып, гөрләтеп яшәр чагында, нибары егерме сигез яшендә, ире Искәндәрнең юл фаҗигасенә юлыгуы аркасында, өч баласы белән тол калганга күрә, очын- очка ничек ялгарга белми тилмерә ул. Цех мөдире, хәленә кереп, аңа катлаулырак, әмма төшемлерәк операцияне үтәүне тапшыра. Аннан көнләшүчеләр табылып тора. Каратутлы йөзе көлгәндә дә, бүренекедәй соры күзләре салкын кала торган, теленә тилчә чыккан Розалина: “Акча дигән гыйфрит кемгә кирәкми инде ул! Бер дә юкка түгел, кызлар! Карт пәринең Әлфирәгә күзе төшкән, ахрысы. Кеше-кара күрмәгәндә, төн ката тол хатынның хәлен белергә кунакка кергәләп чыккалыйдыр әле,” - дип дөнья сасыта.
Үзенең дә сандыгы буш түгел, үсмер чагында юньсезләр төркеменә ияреп хаталануы, күмәкләп явыз җинаять кылулары аркасында, яшьлегенең иң матур еллары тимер рәшәткә артында узган. Шунда холкы кырысланган. Ярый әле, тәмам кешелеген югалтмаган. Колониядә тегүчелеккә укыган. Иң мөһиме: дөрес юлга баскан, кеше талап йөрми, ни дисәң дә, үзе эшләп ашый. Гөлсемнең сул ягындагы рәттәге тегү машинасы өстенә, дулкынлы сап-сары чәчләре кабартылып, затлы каптырма белән кыстырып куелган, алагаем зур баш иелгән. Таза бәдәнле, мул күкрәкле, чегәннекедәй ут күзле, тәмле телле Маргарита түгәрәк урындыгына көчкә сыеша. Кызып китеп эшли башласа, машина теркелдәвенә кушылып, бәрхеттәй йомшак моңлы тавышы белән һаман бер үк җырны көйли:
-Пидманула, пидвила, с ума разума свела...
Җан сөйгәне - Андрюшасы хыянәт иткәнгә шулай өзгәләнә, эчтән сыза ул, үз-үзен кая куярга белми. Җитмәсә, аның унбиш ел бергә гомер иткән ирен ахирәткәе Оксана тартып алган. Берьюлы ике югалтуга нихәл түзәргә кирәк? Берара эштә күренми башлаган иде ул. Профсоюз рәисе Тамара Алексеевна аның өендә бикләнеп эчеп ятуы турында күңелсез хәбәр җиткерде. И, бичара! Хәсрәтне хәмер белән юып төшереп буламы соң? Киресенчә, яңа проблемалар өстәлеп, төпсез сазлыкка суыра гына. Коллективта үзара киңәш–табыш иткәндә, хатын-кызлар уртак фикергә килә алмыйча, аптырап бетте. Кемдер аны эт итеп сүгә, ә икенчеләре кызгана иде. Җыелышта Маргаританың бу гамәленә карата төрле чәнечкеле сүзләр яңгырады:
- Ирен югалтуына Рита үзе гаепле. Димәк, Андрейга тиешле назын биреп җиткермәгән, - диде төксе карашлы Серафима, белдеклеләнеп. –Кияүгә чыгу чүп кенә ул! Ир-атны кулда тота белергә кирәк!
- Кысыр хатын кемгә хаҗәт! Теләсә кайсы ирнең үз баласын үчтекиләп сөяргә хакы бар! - диде бригадир Диләрә. - Бәлки Оксана малай табып сөендерер.
– Диета тотып, фигурасын бераз тәртипкә китерсә ярамас идеме? Солы кибәненә кемнең күзе төшсен? Ир атлар матур фигуралыларны ярата, – диде нечкә билле Флера.
- Белер-белмәс юкны сөйләп утырмасана! Хатын-кыз каз мамыгыннан тутырылган ястык кебек йомшак булырга тиеш! - дип сүз кыстырды юантык гәүдәле Лиза. - Минем Сережам: “Эт кенә коры сөяккә ташлана”, - ди.
- Сәвит заманында айныткычлар бар иде, ичмасам, - дип үзалдына сөйләнде Мыштым Закирәсе.
Профсоюз рәисе Тамара Алексеевна, шул сүзләрне эләктереп алуга:
-Монда җыелышып үзара әрепләшүнең файдасы юк. Буш сүзне чүбек ясалганчы чәйнәсәк тә, май чыкмас. Менә нәрсә, иртәгә үк Петренконы наркологиягә илтеп салам! - дип шаккаттырды.
Бу фикер берәүгә дә ошамады:
- Алкаш түгел ич ул!
- Хәсрәтле чагында хәленә керәсе урынга, Ританы утка тыгарга җыендыгызмы?
- Гарьлегеннән үз-үзенә кул салса, гөнаһысын кая куярсыз!
- Дүрт аяклы ат та абына. Бәлагә кем тарымас? Үзегезне аның урынына куеп карагыз. Начармы-яхшымы, ничәмә-ничә ел шушы коллективта хезмәт куйган бер дигән тегүчебез бит ул!
- Маргаританы күрәләтә этеп екмаска кирәк! - дигән тавышлар ишетелде.
Хәмидә Гарипова
Дәвамы бар
Фото: http://freepik.com
Комментарийлар