Фаина икенче төрле уйлый иде. Аңа бу бала кирәк түгел иде. Тугыз ай буе ул косты, ризыкка карый алмады, тугыз ай буе карынында үскән һәм аны ашый алмый азапланырга мәҗбүр иткән баланы күрә алмас дәрәҗәгә җитте. Тугыз ай ул баланы төшертергә хыялланды, ләкин үзе хастаханәгә барырга курыкты. Әти-әнисе янына да кайта алмады, борынына җиткән корсагы белән кабул итмәсләрен белә иде. Чит шәһәрдә, эше барлы-юклы, үзе корсаклы, җитмәсә, Марс та ачу китереп аның артыннан күченде – Фаина үзе белән килеп чыккан әлеге хәлләрнең барысына әле туып та өлгермәгән баласын гаепләде.
Бала табар көннәр җитте. Марска күрше шәһәрдә яшәүче апасына берәр атнага кунакка барам дип алдап, Фаина бала тудыру йортына кереп ятты. Марс исә бала туу вакытын якынча чамаласа да, төгәл белми иде, шуңа да Фаинаны тоткарламады.
Бер тәүлек азапланып, Фаина кыз бала тапты. Тугач кулына да тотып карамады кызын, имезергә алып килгәч тә борылып кына ятты. Палатадагы хатыннар аптырап баш селкеде, баланы алып килгән акушер Фәния нәни төенчекне жәлләде. Бер-ике көннән бала табу бүлеге мөдире исеменә баладан баш тартуы турында гариза кертте. Олы яшьтәге мөдир ханымның бер сәбәпсезгә сау-сәламәт баланы хастаханәдә алып калырга мөмкинлекләре юклыгын аңлатырга тырышуы нәтиҗә бирмәде, Фаинада аналык хисләре уятырга тырышуы да бушка китте. “Мине бала тапканда үлде, дип языгыз алайса! Ул имгәкне барыбер калдырам”, - Фаина шундый сүзләр белән бүлек мөдире бүлмәсе ишеген каты итеп ябып чыгып китте.
...Кунакка дип чыгып киткән җиреннән ун көннән соң да кайтмагач, Марс Фаинаны эзли башлады. Апасы белән элемтәгә чыкты, анысы гомумән Фаинаның авырлы икәнен белмәгән, аңа кунакка килүче дә булмаган. Кызның әти-әнисе дә Фаина икенче шәһәрдә командировкада дип тынычлап яшәп ята иделәр, тиздән әби-бабай буласыларын хәбәр иткәч тә, егетнең бу яңалыгына ышанмадылар, аларның төртипле кызлары ниндидер татар егетеннән авырга уза алмый иде, җитмәсә, туйсыз-нисез! Марс Фаина качып бала тапкандыр дип уйлап, шәһәрнең бала тудыру бүлекләрен барлый башлады. Аның баласын тудырган җирендә ташлап чыгарлар дигән уй башына килеп тә карамады. Ниһаять, тапты. Ләкин Фаина белән язылышкан таныклыклары булмаганлыктан, бүлек мөдире ачылып китәргә ашыкмады. Җайлый торгач, һәм Марсның чын күңелдән баласы өчен борчылып йөрүен күреп, мөдир ханым дөреслекне ачты: Фаина яңа туган кызын калдырып билгесез юнәлештә чыгып киткән, балага булган бөтен хокукларыннан баш тарткан. Бүгенге көндә баланы биредә эшләүче акушер рәсмиләштереп кызлыкка алган, балага Ризидә исеме кушкан, документлар буенча ул аның баласы санала.
Марс боларны тыңлап, башын тотып утыра бирде.
- Ә әнисе? Фаина? - ир әлеге сорауны көчкә бирде.
- Ул бала өчен үзен үлгән дип санарга кушты.
Мөдир ханым Марска Фәниянең телефон номерын бирүне кирәк тапты. Аның күңелендә бәлки баланың атасы белән Фәния кушылыр да, нәни кыз тулы гаиләле булып үсер дигән өмет уянды. Нәкъ шулай килеп чыкты да: Марс Фаинаны эзләп азапланмады, бәләкәй кызы белән яшь хатынның яшәү-көнкүрешләрен килеп карап йөрде дә, Фәниягә бергә булырга тәкъдим ясады. Фәния Марсны бер күрүдә ошаткан иде, каршы килмәде. Шәһәрдән ерак та түгел бер авылдан йорт алып, шунда күченеп яши башладылар. Бала ялыннан соң Ризидәне бакчага биреп кире яраткан эшенә чыкты хатын, бүлек мөдире белән әлеге хәл турында сөйләшкәннәре булмаса да, Фәниянең бәхетле икәне күренеп тора иде, шуңа да аңа сорау биреп торуны кирәк тапмады ул. Эше ханымнарны бәхетле итү белән бәйле булса да, Фәниягә бала табу бәхете генә елмаймады, шуңа да ул бар назын Ризидәгә бирде. Очраклы рәвештәме, Фаинаның тормышы турындагы хәбәрләр дә ишетелгәләп торды аңа.
Бәла аяк астында диләр, яшьнәтеп яшәп яткан җиреннән илле яше тулыр-тулмас ире Марс үлеп китте. Ир Фаина турындагы серне дә үзе белән алып китте. Бик авыр кичерде бу үлемне Фәния. Ризидә тагын үз эченә бикләнде. Өйнең яме китте. Бөтенесен үз эченә җыеп йөреп ияләнгән Фәнияне өч елдан инсульт бәрде. Урын өстенә ятып, үз кулы белән ризык ашый алмас үги әнисен карау Ризидә өстенә калды.
Дәвамы бар
Айгөл Имамиева
Фото: https://ru.freepik.com/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар