16+

“Хәбәр китерде, яхшы хәбәрләр булсын. Авызыңа бал да май!”

Минем күңелемдә моң яши. Әмма мин җырчы да, гармунчы да түгел. Моң чишмәмнең чыгу юлы өстендә олы таш ята.

“Хәбәр китерде, яхшы хәбәрләр булсын. Авызыңа бал да май!”

Минем күңелемдә моң яши. Әмма мин җырчы да, гармунчы да түгел. Моң чишмәмнең чыгу юлы өстендә олы таш ята.

Ул мүкләнеп беткән. Ләкин хисләремнең иң кайнарлары сулышыма, сүзләремә, язуымдагы хәрефләргә ияреп чыга. Андый байлык кайдан килгәнлеген үзем дә белмим. Бәлкем, алар кечкенә чакларымда, авылдагы кысан, тугыз кешедән тыш бер бозау, дүрт-биш сарык бәрәне, карават астында йомырка өстендә утыручы ана каз һәм бүрәнә ярыкларына кереп поскан кандалалы өебездә яшәгән елларда сеңеп калгандыр?

Буранлы көннәрдә морҗа башында җил сызгыра. Тышта нәрсәләрдер шакылдый, кемнәрдер пышылдый, ыңгыраша... Тамак кырган авазлар ишетелеп китә: “Кххым-ым...” Тәрәзәнең бер өлеше арасына пычкы чүбе тутырылып, такта белән капланган. Әнә шул тактасыз, пыялалы өлешенә кемдер битен куеп, өй эченә карый. Мичтә карама утынының чатыр-чотыр итеп янган тавышы ишетелә. Морҗа буендагы унлы лампаның утлы телләре биешеп, сикереп ала. Андый чакларда акшарланган мич стеналарында әллә нинди сурәтләр пәйда була. Алар йөгерә, бер-берсен куалый, тота, сугыша башлыйлар. 

Әти озын кунычлы киез итеген, ак булып та инде каралып, пычак кайрарлык булып ялтыраган сарык тиресеннән тегелгән тунын җилкәсенә сала. Керосинлы фонарга ут элдереп, мал-туарларны барларга чыгып китә. Шунда йә сыер, йә берәр сарык бәрәнләсә, мине бәхет баса. Димәк, миңа уйнау өчен тагын бер иптәш арта. Әти алар өчен яфраклы юкә агачының ботакларыннан бәйләнгән себеркене стенага элеп куя. Әниләренең сөтен генә имеп өйрәнгән бәкәйләр теләр-теләмәс кенә яфракларны авызларына каба. Чәй эчүче тешсез карчыкларга охшап, алсу иреннәре белән, чынлап та чәлпәк капкан абыстай шикелле коры яфракларны медердәтә башлыйлар. Аксыл төк баскан нәфис иреннәр мелт-мелт итеп яшел яфракларны китеп ала. Алар әнә шулай итеп печән ашарга өйрәнәләр.

Кичке аш вакыты җитә. Түти, һәрберебез алдына савытлар тезеп, чуеннан аш бүлә. Өстәл уртасында ипи туралган тәлинкә. Борыч һәм тоз савыты куелган. Ул еллардагы хәлләр, күренешләр әле бүгенгедәй күз алдымда. Әти ашый торган агач кашыкның бер кырые аз гына китек, сабындагы бизәкләре уңган. Ә менә, үтерсәләр дә әйтә алмый, мин нәрсә ашадым икән? Бәлкем, берәр кисәк ит, ипи ашаганмындыр. Чәй эчелә, ансыз ни иртәнге, ни көндезге яки кичке аш булмый. Күпчелек очракта такта чәй булып, өстәлдәге җамаяктан ике агач кашык сөт салына. Чәй ул – су, ә инде сөт салынгач ул, ашамлыкка әйләнә. Мин ул елларны аш, аеруча суганлысын ашамый идем. Бәлкем, сөт биргәннәрдер. Савыттагы сөткә ипи турап, кашык белән ашыйсың. Без аны баллы түмеркән дип атап йөрттек. Борынгы төрки телдә “түмеркән” кисәк төшенчәсен белдерә.

Авыл халкы иртәрәк ятып йоклый. Чөнки беренче әтәчләр белән уянып, мал-туарларын ашатып-эчертәсе, тиресләрен җыештырып, төн буена яуган карларны да көрәргә кирәк. Аннан соң төн буена яндырырга, аның керәчине дә исәпле. Мине әти белән әни үз араларына салып яталар. Өстем ачылса, йә берсе, йә икенчесе каплый. Иртә белән уянганда, гаилә кешеләре кайсы кая таралышып беткән. Төн узганчы өй шактый суына. Түти: “Җылыны җил ашаган”, – дип зарлана. Мин шул җылы яратучы, безнекен урлаучы җилгә нәни йодрыгымны күрсәтәмәкче булып гайрәтләнәм. Түтигә: “Үсеп җиткәч, ул җилне кечкенә чанабызга җигеп, урманнан утын ташыйм”, – дип мактанам.

Түти көлә-көлә башымнан сыйпый. Күлмәгенең биле турындагы тирән эчле кесәсеннән берәр конфет чыгарып бирә. Аннан соң ишегалдындагы лапаска чыгып, бер кочак утын күтәреп керә. Утыннарга ак кар белән суык та ияргән була. Мич башына киптерергә куелган ботаксыз чырагач агачын алып, олы пычак белән чырагачлар телә. Ул аларны урталай сындыра һәм мич эченә аркылы салынган агач өстенә куя. Аның өстенә алып керелгән утыннар да менә. Түти шырпы сызып, янып китсен өчен башын аска каратып торгач, чырагач сынганда килеп чыккан җепселләргә шырпыны якынайта. Башта теләр-теләмәс кенә яна башлаган чырагач ялкынланып, өстендәге агачларга да ут каба.

Шул чакта өй эченә шактый тәмле, күп җылылык вәгъдә итүче ис тарала. Өй эченә азрак җылы төшә башлагач, юрган астыннан чыгып, мич каршына барып чүгәлисең. Кулларны утка сузып, аларны пешә башлагач кына кире аласың. Түтинең кәефле вакыты туры килгәндә, берәр чырагач башына ут элдереп, аны болгап, утлы тәгәрмәчләр ясыйсың. Чырагач очындагы ут сүнгән чакларда зәңгәрсу төтен пәйда булып, көтүче Низами чыбыркысы сымак бөтерелеп, юллык тишегенә кереп югала. Аннан соң түти: “Ут белән уйнарга ярамый, астыңа сиярсең”, – дип, чырагачны мичкә ыргыта. Әйткәнемчә, иртәнге ашны ашавым исемдә калмаган. Бәлкем, иртәнге аш дигән нәрсә булмагандыр да. Әле мич яна гына башлаган, кайда пешсен ди ул?

Берзаман әни судан кайтып керә. Киез итеге ап-ак кар. Чиләкләре чайпалып, шул чактагы тамган сулардан итекләре шакраеп каткан. Идәнгә басканда, алардан шыгырдаган авазлар чыга. Киемнәреннән суык исе аңкый. Чиләк кырыйларына су тамчылары катып калган. Аларны тотып алып, эри башлаганчы, авызга озатасың. Шушы чактагы уен хәтеремдә. Телне чыгарып, чиләкнең бавына тияр-тимәслек итеп якынайтасың. Суыкның куллары телеңнән эләктереп алганчы, аны авыз эчеңә яшерәсең. Уйный торгач, онытылып китеп, тел чиләк тимеренә ябышып кала. Чәрләп кычкырып җибәрәсең. Тел очы авырта, аз гына кан да чыга. Түти килеп чиләкне аралыктагы эскәмия өстенә алып куя. Әмма бу уен икенче, өченче көннәрдә дә дәвам итә.

Тора-бара мичтәге утыннар янып бетә. Кып-кызыл күмерләр өстендә алсу-саргылт ялкын телләре биешә. Вакыты белән яшел-шәмәхә төстәгеләре килеп чыга. Түти кисәү агачы белән күмерләрне кечкенә учак авызына тартып китерә дә, казан астына куалый. Казанга малларга эчертер өчен су салынган була. Түти, камырларны куна тактасында тәгәрәтеп, юан баулар ясый. Аларны кисәк-кисәк итеп турап, майлы табага салып, табагач белән мич эченә шудыра. Монысы – төш, чәй эчү өчен. Минем өчен берәрсен чыпчык итеп ясый. Берәр йомарлам камырны уклау белән җәеп, табага салгач, буй-буй кисеп, камырдан хасил булган тасмаларны сырт якларына бора. Монысы – пытыртавык, без балалар өчен. Болар кызарып чыккач, табалар мич алдына тартып чыгарыла. Учактагы күмерләр өстендәге өчаякта кызган май зәңгәрсу төтеннәр чыгарып утыра. Каз каурыйларыннан ясалган май канаты белән түти пешкән әйберләрне майлый. Аннары аларның өсләренә киндер тастымал каплый.

Май канатын мәче килеп ялаудан йә ашаудан куркып, стакан эченә салып, мич култыксасына куя. Көтә-көтә сабыр савытлары тулып килгәндә, әле кайнар, кулларны пешерә торган чыпчык, төш, пытыртавык кисәге безнең кулларга кереп, ашыга-кабалана чәйни башлыйсың. Иң кызган вакытта гына түти, туктатып, бисмиллаңны әйттерә. Без ашаган арада келәттәге кадакларда эленеп торган каз терсәге, башы, тәпие, бүтәкәсе, муенын алып кереп юа, турый. Бәрәңге, суган әрчи. Аларның барысын бергә тозлап, борычлап болгата.

Чуен төбенә бер савыт кар салып, өстенә эчлекне сала. Капкачлар каплана да түти кулындагы табагач аларны мичкә алып кереп китә. Ә аңа чаклы тыштан, метр ярымлы сөяк сапка юкә мунчаласы бәйләп эшләнгән пумаланы алып керә. Мичнең төбе яхшылап себерелә. Ипи салган көннәрдә мич төбенә берәр уч кар сибә-сибә, аеруча пөхтә итеп чистарта. Ә мич менә янып бетәм, менә янып бетәм дип торганда, бер-ике усак агачы ташлый. Каен, чыршы, карама утыннарыннан мич көймәсенә сеңгән исләрне усак агачының ялкыннары ялый-ялмый. Бу – синең пешергән ризыгыңа ят исләр сеңеп калмасын өчен. Чуен мичтә. Мич авызы капкач белән томаланган. Өй үзе дә җылынып, мичтән чыккан тәмле исләрне исни. Җылы мич астындагы кара тараканнарга да килеп җитә. Алар, ишетелер-ишетелмәс тавышлар чыгарып, гырлый-гырлый йоклый. Төнгелеккә, өйдәгеләрнең берәрсе лампадагы фитилне кыса төшеп, утын өреп сүндергәч кенә, тараканнар йокыларыннан уяна. Киерелә-сузыла, авызларын ачып иснәп, мич астыннан килеп чыгалар. Чыгалар да идәнгә коелган он, ипи кисәкләрен эзләп китәләр.

Төшке ашка утырганчы, кайсы да булса берәрсе идәнне юып чыгара. Шушы идән юучы апамнар бик мөһим эш кырган кешедәй: “Аягыңна күтәр”, – дип юеш мунчала белән аягыңа чәпи. Син идән кипкәнче сәке өстендә утырып торасың. Түти мине өй алдындагы баскычтан чормага менгезеп җибәрә. Морҗа торбасындагы юшкәне ябып, кечкенә ишеген ачып, өстәмә капкач белән төтен юлын да каплыйм. Бу хәстәрлекләр барысы да мичтәге җылының урамга чыгып китмәве өчен. Мин шушы эшләрне тәмам иткәч, түбә аша гына булса да җылы урлаучы җилгә телемне күрсәтәм.

Инде күп язылды, шушында туктасам да була. Әмма мичтәге чуенда бәрәңгеле, казларның вак-төякләреннән пешкән ризыкның тәмлелеген әйтмәсәм, бик күп нәрсә әйтелмәгән, хикәя ярты юлда өзелеп калган шикелле булыр. Чуенның капкачын ачып җибәрәсең. Тәмле ис, өйнең барлык почмакларына таралып, әллә кайдан юллар табып, урамнарга чыга. Ул ис авыл өстенә җәелә. Юлаучылар атларын туктатып, судан кайтучы хатыннар йөрешләрен акрынайтып, тәмле, бәрәңгеле казның вак-төяге пешкән исне иснәп тора башлый.

Хәтта ниндидер йомыш белән чабулап баручы авыл Акбае да туктап, башын безнең өй ягына бора. Менә монысын ашаганымны үзем дә бик яхшы хәтерлим. Каз терсәге, тәпиенең ите авызда эреп тора да каядыр китеп югала. Аны чәйнәп торасы да юк. Ә каз башы эләксә, аның сөяген пычак белән урталай яргач, эченнән тәмле ми килеп чыга. Тәпи сөяген пычак белән телгәч, анысыннан җептән аз гына калынрак, авызда эри торган җелек аласың. Безгә күзендәге карасын гына ашамаска кушалар иде. Мәктәпкә күрше авылга йөреп укый башлагач, ул елларда балаларны ашату дигән нәрсә юк иде, кайтып керәсең ачка катып. Эчтә ач мәчеләр мыраулый. Дәрестә утырганда, шулар мырауламаса ярар иде дип, белмәсәң дә дога укыган шикелле итенәсең. Иптәшләреңнең синең нәрсәң шаулаганны белмичә, көлүләре куркыныч. Түти олы бер савытны тутырып бирә. Менә шул вакытларда син рәхәтлекнең җиденче катында! Синең җәй буена кул арбасы тартып йөрүләрең ул чүп. Шушындый тәмле ризык, тәмле хатирәләр өчен бер арба түгел, аллы-артлы ике арба тартып йөрергә дә риза.

Яшермим, чынлап та без аны үлә-бетә тарттык. Әле ничек кенә диген. Аякны терәп, кул-аяк сеңгерләре скрипка кыллары шикелле тартылып, бар көчебезгә тарттык. Менә шулай, җиде кат тир түгеп, һәр җәй саен, чама белән ике йөз арба печәнне өстерәп, аларны түбә астына өйдек. Киредән төшереп маллар алдына саласы да була. Абзардагы тиресне көрәп, бәрәңге бакчасына чыгарырга һәм чиләк-көянтә белән меңнәрчә литр су ташырга... Ел саен сыерны үгез белән кавышырга да йөртәсе, чөнки, бозаулы булу шул эшкә бәйле. Сыдырылган, чит сыерларның мөгезләре калдырган яралар дәваланып, прививка ясатып, көтү чираттан булганда, анысына да чыгасың. Шуңа күрә борынгылар: “Терлекне кеше бер тапкыр ашый, ә терлек кешене җиде мәртәбә”, – дип әйткән.

Хәзер уйлап утырам. Урманга менеп-төшү, печән эзләп йөрү өчен, чама белән 7 чакрым юл узыла. Урманга менгән 200 юлны тапкырлыйбыз җидегә, килеп чыга 1400 чакрым. Бу сан күпме, әллә азмы? Безнең авылдан Казанга чаклы - 100 км тирәсе. Димәк, җәйге эсседә арба өстерәп шәһәргә 14 тапкыр барган булып чыгабыз. Мин беренче класста укыганда тарта башлап, унынчы класска чаклы тартсам, 14000 чакрым юл узган булам. Бездән Мәскәүгә кадәрле 700 чакрым. 14000: 700 = 20. Менә, укучым, бала чакларымда, арба тартып, Мәскәүгә 20 тапкыр барган булып чыгам. 

Бала чакта уйнап, көтүдән кайтмаган сарык бәрәннәре артыннан йөгереп йөрүләремне, җиләк-чикләвекләргә менүләремне, күрше авылга укуга барып кайтуларымны, кыскасы, җир өстендә үзем узган юлларны исәпләргә куркам. Ни өчен дигәндә, искиткеч олы сан килеп чыгар иде. Менә ул әниемнең аякларының авыру сәбәпләре. Менә ни өчен апамның аяклары сызлый. Менә ни өчен табибларның: “Сәламәт булу өчен көн дә җәяү йөрергә кирәк”, – дигән сүзләрен ишеткәч, минем саруым кайный, һәм аларның маңгайларына түтинең агач кашыгы белән “эләктерәсем” килә. Дөрес, шушы яшемдә дә йөрәк сәгать кебек эшли, ул чыныккан. Бары тик күбрәк йөрсәм, тезләр бирешә, алар тузган. Тузмаслыкмы соң, Камчаткадан алып Белоруссиягә чаклы араларда, төрле өлкә-шәһәрләргә кереп, Тын океан суларына кадәр өчләп тапкыр иңләп, шушы аякларым өстендә ничә меңнәрчә чакрым юл узылган... 
Әле дә түзә кеше. Кеше – Ходабызның иң нык проекты!

Нәрсә генә дип әйтергә теләсәм дә, моңлы җаным үзенең нечкәлеген, нәфислеген күрсәтергә омтыла. Мин моны “йомшаклык” дип саныйм, кешеләрдән тартынам. “Крутой” ирләргә охшап, черт итеп төкерәсем, борынымны шаулатып бер сеңгереп, сүгенеп җибәрәселәрем килә. Аты-юлы белән. Русчалатып! Икеләнеп калган чакларда: “Бу очракта әтием нишләр иде икән?” – дигән сорауны бирәм. Ни хикмәт, җавап шунда ук табыла. Әти булса, сүгенмәс иде дип уйлыйм. Ачуы чыккан вакытларда: “Нәләт төшкере”, – дип әйтеп куяр иде. Мин бик азына башласам, бәрән себеркесеннән бер чыбыкны матчага кыстырып куя. Ул чыгып киткәч, чыбыкны әнидән алдырып, чыра пычагы белән турап, кулларымны кисеп бетереп утырыр идем. Өйдәгеләр югында караваттан шуышып төшеп, чырагач агачыннан уенчыклар ясарга тырышам. Чыра пычагы үтмәс булса да, минем тәнемне бик җиңел кисә. Әле хәзер дә уң аягымның тез өстендә 4-5 яра эзе саклана. Әти чыбык белән шүрләтергә теләсә дә, балаларга кулы белән кагылганы булмады. Әнинең “Атагызга әйтәм” сүзе барлык чыбыклардан да сыгылмалы булды. 

Әтинең җәй айларында, чоландагы караңгы бүлмәдә, асты киндердән эшләнгән, бик сыгылмалы пружинасы булган бишектә тирбәтүе исемдә калган. “Дыңгыр-дыңгыр дыңсасы, ата үрдәк бүксәсе...” Мин шунда ук эреп йокыга киттем. Белсәгез иде шулчактагы рәхәтлек, ләззәтле мизгелләрне. Башкача үземне җырлап, тирбәтеп йоклатулары исемдә калмаган. Апамнар әтине бик матур җырлый дип әйтәләр иде. Әмма минем ишеткәнем булмады. Дөрес, үзенең тунын элә торган агач ыргакка эләктереп бау ишкәндә, йә берәр күрше хатынының киез итегенә олтан салганда, борын астыннан гына шыңшый иде: “Яшь вакытлар узды, сизмәдем узганнарын...” Моң менә шул вакытларда, бәлкем, әтинең куыш агачтан ясаган сыерчык оясына кунып, канатын кага-кага сайраган сыерчыкларның җырына ияреп кергәндер. Өй кыегына оя корган карлыгачларның күктә очып йөргән чактагы тавышлары хәтеремдә оя корганмы? Әле көчек кенә килеш алган этебезнең беренче тапкыр өрә башлаганын ишетеп, ишегалды тәрәзәсе каршына басып, әни, әти, түти, үзем, исләребез китеп, тыңлап торган идек. Мөгаен, шушы төндә беренче тапкыр тавышы ачылган Шаригыбыз, үзе дә илһамланып, бик матур, затлы итеп өргәндер.

Һич арттырмыйча әйтәм, этебезнең төнге концерты хәзерге заманның унлап җырчысын бергә бастырып җырлатсаң да, безнең Шаригыбызны уздыра алмаслар иде. Авыл баласы өчен дөнья бары тик тавышлардан гына торадыр шикелле. Баш очыннан козгын кычкырып уза. Кычкыру өчен сәбәбе дә юк. Ә ул кычкыра. Әти-әниләр: “Хәбәр китерде, яхшы хәбәрләр булсын. Авызыңа бал да май!” – дип, авыз эченнән генә дога сүзләре пышылдап озатып калалар. Урамнан атлы арбалар уза, тәгәрмәчләр үзләренең мәңгелек җырларын көйли: “Шыгыр-шыгыр-р...” Ә кышкы чаналарның көе башкача, алар шаулап уза: “Шу-у!” Яз айларында зәңгәр күктә киек казларның тавышлары ишетелә: “Кыйгак-кыйгак...” Тиз генә әйләнә тирәдән чирәм йолкып кесәңә тутырасың. Аларны үз казларыңнын оясына салсаң, имеш, каз бәбкәләре күбрәк чыга. Өй каршындагы телефон баганалары шаулый, аларга эленгән чыбыкларда матур көйләр чыңлый.

Кыш. Кар ява. Кар бөртекләре бер-берсенә ышкылып, моңсу, салмак көй чыга. Җил балалары аларны эткәли-төрткәли уйный. Аеруча мутлары, кар бөртеген куенына кысып, ярату сүзләре пышылдый. Кыскасы, колагы ишеткән, күңел күзе ачык кешегә бар дөнья җырлый: атлар, сыер-сарык, тузан бөртекләре, чәчәкләр, бал кортлары, мич пумаласы, мич астындагы тараканнар, әнинең йон җегерли торган орчыгы, кешеләр....Мин менә шул авазларны тыңлыйм һәм дөньяның искиткеч илаһи матурлыгын күреп сокланам.

Бу язмам да, җәйге болыт сымак, әллә кайдан килеп чыкты һәм, суларын коеп, китеп тә барды. Сау булыгыз, тормышларыгыз тыныч, бары тик үзегез яраткан матур көйләрдән генә торсын. Хушыгыз, киләсе хикәяләремдә очрашканчыга кадәр!

Габдулла Исмәгыйлев
Казан

 

Язмага реакция белдерегез

15

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading