16+

«Ә мин һаман да аның эштән кайтканың көтәм әле»

Әлки районында коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше һәлак булды.

«Ә мин һаман да аның эштән кайтканың көтәм әле»

Әлки районында коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше һәлак булды.

Бу хакта Татарстан прокуратурасы хәбәр итте.

Якынча мәгълүматлар буенча, 11 апрель иртәсендә «Базарлы Матак – Болгар» автомобиль юлының 6нчы чакрымында «Лада Гранта» автомобиле арбалы трактор белән бәрелешкән.

Фаҗига урынында дүрт кеше һәлак була: ике транспорт чарасының да йөртүчеләре һәм җиңел автомобильдәге ике пассажир. «Лада Гранта»дагы тагын бер пассажир хастаханәгә озатыла, әмма, кызганычка каршы, икенче көнне аның да вафаты турында хәбәр килә. Шулай итеп, һәлакәт корбаннары саны бишкә җитә.

Берьюлы берничә гаиләгә тирән кайгы китергән бу авария турында халык арасында төрле фикерләр йөри. Тәҗрибәле шоферлар әйтүенчә, тракторны аударырлык көчле бәрелеш җиңел автомобильнең югары тизлектә хәрәкәт итүен күрсәтә. Кызганыч, юлдагы ялгышлар еш кына кеше гомере бәрабәренә төшә.

Әлеге фаҗигадә һәлак булган тракторчы — Иске Салман авылында туып-үскән 56 яшьлек Наил Хәйруллин. Гомерен тырыш хезмәткә багышлаган, көнне-төнгә ялгап эшләгән кеше була ул. 19 апрельдә аның җидесен үткәрергә җыеналар.

12 апрель көнне Наил Хәйруллинны туганнары, якыннары һәм дуслары соңгы юлга озаткан.

Без мәрхүмнең тормыш иптәше Рузилә ханым белән сөйләштек.

— Икебез дә Иске Салман авылыннан, шунда туып-үстек, читкә китмәдек. Наил армиядән кайткач, колхозда эшләде. Гомере буе җир, мал-туар белән булды. Бик эшчән, җаваплы кеше иде. Без төп йортта яшәдек. Каенатам күптән вафат, каенанамның китүенә дә дүрт ел булды. 35 ел бергә гомер иттек, — дип искә ала ул.

Ихата тутырып мал-туар асраганнар, Наил абый язын-көзен басуда эшләгән, иртән чыгып китеп, төнлә генә кайта торган булган.

— «Өйләнгән көнне дә өйдә тормадым, эшкә киттем», — дип искә ала иде бахыркаем.  Фермада эшләде, соңрак «Кызыл Шәрыкь» җәмгыятендә тракторчы-механизатор иде. Эшендә гел мактадылар. Ике улыбызны башлы-күзле иттек. Олысы Данилга — 35 яшь, Фаилгә — 30. Икесе дә Базарлы Матакта гаиләләре белән яши. Өченче улыбыз Инзилгә — 19 яшь, ул безнең белән, көллияттә укый. Яңа гына өй салып чыктык, — ди Рузилә ханым.

Фаҗига булган көнне ул ирен үзе эшкә озаткан.

— Иртәнге сигезенче яртыда  чыгып китте. Ашлама төяргә барам, диде. Озатып калдым, тракторың да. арбаң да нинди зур дип сокланып карап тордым. Бераздан кече улым шалтыратты: «Әни, әти авариягә очраган», — ди. Башта зур фаҗига икәнен аңламадым. Олы улыма шалтыраттым, ул: «Әти юк инде…» дип кычкырды. Шуннан соң дөньям ишелде. Авария урынына бармадым, иремне Болгар моргына алып киткәннәр иде. Өйдә берүзем калдым, үзем елыйм, үзем акырам, ышанмадым бит бу хәбәрнең чынлыгына… — дип сөйли ул күз яшьләре аша.

Җиңел автомобильдә булган ир-атлар турында Рузилә апа болай ди:

— Аксубай ягыннан балыкка килгәннәр, диделәр. Нәкъ шул мизгелдә шундый фаҗига булыр дип кем уйлаган… Димәк, язмыш шулай булган инде.

Ирен югалту кайгысын әле дә кабул итә алмый ул.

— Әҗәле шунда булгандыр инде бәгьремнең. Язмышыңа ни язган бит. Җирләгәннән соң классташының җөшенә кергән, тәмәке тартасы килә дип әйтә ди, Күршедә яшәүче дустының төшенә кергән, алар гел кичләрен эштән соң дөнья хәлләре турында сөйләшергә яраталар иде. Апасының  төшенә әле кичә генә кергән, янында ирләр җыеп утырган, үзе көлешә, үзе тәмәке тарта ,ди. Тынычланып ята күрәсең.  Ә мин һаман да аның эштән кайтуын көтәм, — ди ул.

Хәйруллиннар гаиләсенә килгән кайгының авырлыгын сүз белән генә аңлатып булмый.

Мәрхүмнәрнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.Әлеге язмабыз Наил абый рухына дога булып ирешсен иде. 
 

Авария күренешләре
Авариядә соң фотолар

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading