Язмыш сынауларын җиңәргә аңа сабырлыгы, олы җанлы булуы ярдәм иткәндер.
Үзенең иңнәренә яшьтән үк нинди авыр йөкләр төшәсен күз алдына да китерми Рәфинә.
Каладан еракта яшәүләренә карамастан (чит өлкәдә), аның әти-әнисе Казанга китүенә каршы килми. Бары тик укып, берәр һөнәрле генә булсын. Рәфинә сыйныфташы белән медицина училищесына юл тота. Әмма андагы кызларның берсеннән-берсе матур итеп киенгәннәрен күргәч, алар: “Заводта берәр ел эшләп, безгә бераз өс-башларыбызны карарга кирәк”, ─ дигән карарга киләләр. Шулай итеп, заводка эшкә урнашалар һәм шунда эшләп калалар.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Рәфинә сеңлесе Фирдисәне дә Казанга алып килеп, үз янына урнаштыра. Тулай торакта да, эштә дә бер-берсенә терәк булып яши алар. Фирдисә үзенең оста итеп рәсем ясавы белән күрше кызларын сокландыра."Сәнгать училищесына барырга кирәк сиңа",-– дип үз киңәшләрен дә бирәләр аңа. Әмма яңа гына авылдан килгән кыз апасыннан аерыласы килми.
Берничә елдан соң, Рәфинә кияүгә чыгып киткәч, моңсу булып кала үзенә.
Төскә-биткә чибәр, озын толымлы кызга цехларына технолог булып килгән Айваз исемле егет бер күрүдә гашыйк була. Берничә ай дуслашып йөргәннән соң, яшьләр гаилә корып җибәрәләр. Башта уллары Илдар, аннары кызлары Айсылу дөньяга аваз сала.
Бервакыт җәй көне, балалары белән туган якларына кайтып киткән җиреннән, Фирдисә кинәт авырый башлый. Казанга килеп анализлар биргәннән соң, табиблар аңа куркыныч диагноз куя. Онкология хастаханәсенә салалар. Әнә шуннан соң Рәфинә белән Фирдисәнең борчулы, йокысыз төннәре башлана. Рәфинә 4 яшьлек Илдар белән 11 айлык Айсылуны үзләренә алып кайта. Кичләрен Илдарының: ”Минем әни белән йоклыйсым килә”,─ дип елавы аның үзәген өзә. Иренең әйткән сүзләре дә Рәфинәнең йөрәгенә ук булып кадала. Көн саен: “Кеше баласын карап ятасың. Әтиләре бар бит аларның. Үзе тәрбияләсен”, ─ дигән сүзләрен кабатлый Риназ. Әнә шул чагында: “Үзең хәсрәт күрмичә, минем хәлне аңламассың инде син”,─ дип әйтеп сала Рәфинә.
Адәм баласының кем икәнлеге авырлык килгәндә генә беленә шул. Үзенең холкын төрле яктан күрсәтергә өлгерә аның ире. Бервакыт Фирдисәнең хәлен белергә хастаханәгә баргач, шәфкать туташы белән танышып кайтуын да хатынына сөйләп бирә.
Рәфинә Риназның ышанычсыз кеше икәнен аңлап:”Мин балаларны сиңа алыштырмыйм”, ─ дип тиз арада аның белән арасын өзә.
Ул ничек итеп сеңлесенең гомерен озынайту турында уйлана. Аптырагач күрәзәчегә дә бара ул. Анысы да: “Күрәзәчеләргә барып, акчаңны әрәм итеп йөрмә, күп гомере калмаган”,─ дип борчуга салып җибәрә.
Фирдисә Яңа ел көнне балаларын күрер өчен, үзен 1генә сәгатькә өйгә җибәрүен табибтан үтенеп сорый. Хәле авыр булуга карамастан, аның соңгы теләген үтиләр. Яңа елдан соң, көн туган саен ул әнисенең килүен көтә башлый. Апасына: “Балаларны үзең тәрбияләрсең. Аларга мине оныттырма!”,─ дип васыятен дә әйтеп куя. Әниләре палатага кереп, кызы янына килеп утыруга, Фирдисә җан бирә. Аны соңгы юлга озатуга, ата кеше үзләренең сабыйларын балалар йортына бирү турында сөйләнә башлый. Үзе тиз арада өйләнеп тә куя. ( Берничә елдан аерылышалар).
Әле дә ярый Рәфинәнең юлында мәрхәмәтле кешеләр очрап тора. Тулай торакта яшәвенә карамастан, аңа балаларны тәрбиягә алуны тиз арада рәсмиләштерергә ярдәм итәләр. Еллар үткәч, Рәфинә балалар өчен фатир алганнан соң, әтиләре дә шунда килеп яши башлый.
Рәфинә балаларга кечкенәдән: “Әниегез күктә күбәләк булып очып йөри. Тәртипсезләнсәгез, сезне күреп тора”,─ ди торган була.
─ Болытлы көннәрне балалар икесе дә тәрәзә янына килеп: “Әни, кояш чыгар әле”, ─ дип ялваралар иде. Мәктәптә кыерсытучылар да булды үзләрен. Илдарны сыйныфташ малайлары: “Син ник бушка ашыйсың?” дип рәнҗеткәндә, елап кайткан чаклары әле дә күз алдымда. Айсылу балалар бакчасына йөргәндә еш кына: “Мине нигә беркайчан да әти алып бармый? ─ дигән соравына ничек җавап бирергә белми идем”, ─ дип искә ала Рәфинә ул чакларны.
Балалар мәктәптә укыган чакта Рәфинәнең әнисе дә авырый башлый. Аны да 6 ел буе тәрбияләп, соңгы юлга озата. Әнә шулай, аның гомере игелек эшләп үткән.
Илдар белән Айсылу икесе дә авиация институтында белем алган. Фирдисәнең рәсем ясауга хәвәслеге кызына да күчкән. Бүгенге көндә алар икесе дә гаиләле булып яшиләр. Үзләренә тәрбия биргән Рәфинәгә гомер буе рәхмәтле алар. «Әни, әгәр син булмасаң, без бер-беребезне белмичә, балалар йортында үскән булыр идек бит»,─ дип сөенечләрен яшермиләр. Рәфинә бүгенге көндә үзе үстергән балаларның хөрмәтен тоеп, алар өчен куанып яши.
Люция Хәбибуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар