16+

Янгында ул ике баласын берьюлы югалта. Ут капкан өйдән чыга алмаган алар

29 января 2025, 12:52
6533
0
12
Уку өчен 4 минут

Әллә нинди язмышлы кешеләр белән очрашабыз. Карап торышка бер хәсрәтләре дә юк кебек.

Янгында ул ике баласын берьюлы югалта. Ут капкан өйдән чыга алмаган алар

Әллә нинди язмышлы кешеләр белән очрашабыз. Карап торышка бер хәсрәтләре дә юк кебек.

Сөйләшә башласаң, җаннар сыкрап куя. Ишеткәннәрдән йөрәкләр чемерди. И адәм баласы, ничекләр түзә икән дисең... Фәния апага кушылып мин дә еладым. 
Буа районы Татар Буасы авылында яшәүче Фәния апа һәм Илдус абый Исхаковлар гаиләсе белән уйламаганда таныштык. Иң элек Фәния апаның матур күзләре җәлеп итте безне. Күзе генә түгел, үзе дә бик чибәр апа. Тик язмышы гына шундый моңлы булып чыкты.
Фәния апа һөнәре белән дә безгә якын кеше. 

– Почтага эшкә 1985 елның 1 гыйнварында кергән идем. Шуннан бирле 38 ел эшләдем. Ул чакта бик күп кеше газета-журналлар алдыра. Матбугатны күп укыйлар. “Ватаным Татарстан”ны гына 180 кешегә таратам. Район газетасы “Байрак”ны да 200дән артык өләшәм. Ничәшәр сумка асып, җилкәләрем калмый иде. Актыкка таба гына машина белән йөрдек, анда инде газеталар да азайды. Шулай да әйбер сату эләкте.  Шулардан туеп чыктым, әле эшләгән дә булыр идем. Бер кулда газеталар, икенчесендә – ипи, товарлар. Шулай җәяү йөргән бит. Авыл зур. Бер көн дә калмыйча газета өләшәсе. Кар димибез, яңгыр димибез, йөрелгән. Авырып та калмаган. “Больничный” да алганым юк дисәм, соңга таба гына аякларым авырткач, алдым. Миннән соң авылда керүче булмады. Почтага беркем дә бармый. Җаваплылыгы күп, кемгә заказлы хат, аларны кулларына тапшырырга кирәк. Почтада эшләргә авыр. Күп кешеләргә тәкъдим иттек. Хәзерге почтальон Буадан килеп йөри, ахры. Яшь кызны куйганнар, кары-яңгыры бар, йөрергә кирәк, аны да жәллим, – дип сөйли Фәния апа.

Әле почтада эшләгән вакытта, икенче сменага элеваторга – үлчәүгә дә барырга өлгерә ул. “Ике җирдә эшләдең диләр,  почтаны калдырмадың диләр. Бик сагыналар”, – дип сөйләве дә юкка түгел Фәния апаның. Ул чакта яшь тә булынган. Әле хуҗалыкта маллары – сыерлары да бар. Балалары кечкенә. Йортны да сатып кына алган чаклары. 

– Үзем Буаныкы. Ирем Нурвахитныкы. Абыйлары Себергә алып китәм дигәч, әти җибәрмим дип, моннан йорт алып бирде. Шулай бу авылда төпләнеп калдык, – дип сөйли ул.

Бәхетсезлек тә көтмәгәндә-уйламаганда сагалап тора аларны. Йортта янгын чыгып, тормыш кара-күмергә әйләнә. Ул көннәрне Фәния апа күз яшьләрсез генә сөйли алмый. 

– Урманнан урам буйлап имән тарттырып кайттылар. Шул ут чыбыгына эләгеп,  безнең утны селкетте. Өйдә ут счетчигы төбеннән дә ут чыкты. Илдус өйдә түгел, атлар алырга киткән иде. Шикләндем, счетчик төбеннән ут чыкты дип, тикшертеп тә алдым. Берни юк, диделәр. Ә чынлыкта да проблема булган анда. Мин ипигә киттем, балалар өйдә калды, – дип сөйли Фәния апа күз яшьләре аша. 

Шул янгында ул ике баласын берьюлы югалта. Берсе 5 яшь тә 9 айлык, икенчесе 1 яшь тә 9 айлык була. Балалар ут капкан өйдән чыга алмаган. Фәния апа кайтышка икесе дә янып үлгән. Олысы ир бала, кечкенәсе – кыз. Илсур белән Ландыш. 

Авыр хәсрәтләрне кичергәннән соң, аларга тагын ике бала алып кайтырга насыйп була. Хәзер берсе Төркиядә 18 ел яши икән инде, икенчесе Буада тора. Икешәр балалары бар. “Читтә берәр ай торып кайтабыз. Үзләре кайтса, бармыйбыз. Истанбулдан соң, 2 сәгатьлек юл. Кара диңгезгә дә булабыз, Мәрмәр диңгез якын, тауларга менәбез. Ә янган йорт теге урында иде. Бу ызбаның корпусы гына бар иде ул чакта. Күрәчәк, ул сиңа язган була. Тумыштан язган. –  дип сөйли Фәния апа. – Малаемны бер айлык чагында ук төшемдә күрдем, Улым, синең күзләрең зәп-зәңгәр иде, ник синең күзләрең ут төсле кызыл, дим. Мин бит сине чокырдан ала алмыйм, син бит бик тирәндә, дим. Гел куркып яшәдем. Кызны таптым, аны да 1 айдан соң шулай итеп күрдем. Кызымның күзләре шомырт кара иде. Уртасыннан карасын табып булмый, ничек соң күзең кызарган. Ала алмыйм бит. Мин бит өстә, син аста дип еладым. Үсеп беткәч тә, бала үзеңә булмый икән. Язмышлардан кача алмыйсың. Ул туганда ук синең майгаеңа язылган. Бала корсакта чакта ул билгеле була. Язган булган, бернишли дә алмыйсың.
Күргән кешегә түземлек бир, диләр. Фәния апа белән Илдус абыйга бу кайгы-хәсрәтне кичәргә мең тапкыр сабыр булырга кирәк булгандыр.  

– Безгә шуны күрергә язган. Түзәргә, сабыр итәргә инде. Шул түзә алмаганга  кул эшләренә тотындым да инде. Чиктем дә, кәгазьдән дә ни генә ясамадым. Тынычлану өчен ясыйсың, менә бисерлардан да эшләнгәннәре, – дип күрсәтә ул кул эшләрен. Өй эче Фәния апаның тамчы-тамчы тамган күз яшьләре белән чигелгән, тегелгән әйберләр белән тулы. Кайберләрен ул инде шкаф эченә алып куйган, кайберләре күз алдында. Тик йөрәккә чигелгәнне генә ничек алып куясы!? Аның кайчак беркемгә күрсәтәсе дә, беркем белән уртаклашасы да килми. Сабыр канатларың гына сынмасын, и адәм баласы…







Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

12

0

7

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading