16+

Язмышның ачысы гомер көзләрендә көткән

Татар артистларының ялгызлыкта узган гомер көзләре, Фирдәвес Әхтәмова, Асия Галиева һәм Гөлсем Исәнгулованың аянычлы язмышлары турында.

Язмышның ачысы гомер көзләрендә көткән

Татар артистларының ялгызлыкта узган гомер көзләре, Фирдәвес Әхтәмова, Асия Галиева һәм Гөлсем Исәнгулованың аянычлы язмышлары турында.

Бүген сәхнә кешесенең гаилә хәле, яшәеше турында тамашачы үзләреннән дә күбрәк белә сыман тоела. Элек артист халкының шәхси тормышы тамашачы өчен сер булып калган.

Гомер буе һөнәрләренә тугрылыклы булган артистлар арасында аянычлы язмышка дучар булганнарның кайберләрен ишетеп кенә түгел, күреп тә белергә туры килде. Бигрәк тә хатын-кызлар арасында бар андыйлар. Үзләренең бердәнбер балалары чит илләрдә яшәү сәбәпле яки бер-берсенә үпкәләп, алардан кадер-хөрмәт күрмичә, гомер көзләрен ялгызлыкта үткәргәннәре бигрәк кызганыч. Әнә шундый өч язмышка тукталасым килә.

Театр. Фото: ТИ

Фирдәвес Әхтәмова: сәхнәдә халык яраткан, тормышта ялгыз калган артист

Г. Камал исемендәге театрда озак еллар хезмәт куйган, Татарстанның халык артисты Фирдәвес Әхтәмова әнә шундыйларның берсе иде. Аның яшьтән ятим калып, тормышның ачысын-төчесен татып үсүе үзе бер сынау була. Соңарып килгән мәхәббәте — Мараты вафатыннан соң, кызы Айгөлне ялгызы аякка бастыру җиңел булмагандыр аңа.

«Бала күңеле далада», — дип юкка гына әйтмәгән безнең халык. Фирдәвес апаның кызы югары уку йортын тәмамлаганнан соң, чит илгә китеп барды. Шуңа күрә еш кайтып әнисен сөендерә алмады. Аны ничек сагынуларын бер үзе генә белгәндер Фирдәвес апа.

Авырып урын өстендә ятканда да сер бирмәде, кызы белән озак күрешә алмавына ара ераклыгын сәбәп итте. Авыр минутларында аңа хезмәттәш дуслары терәк булды. Бигрәк тә Мәскәүдә бергә укыган щепкинчылар бер-берсе өчен борчылып, ярдәм итешеп яшәделәр.

Шунысын да әйтергә кирәк: кайсы гына театр коллективын алма, алар кемгә дә булса кайгы-хәсрәт килгәндә, беркайчан битараф калмыйлар. Авыруның хәлен белешергә әле хастаханәгә, әле өенә йөриләр. Шундый күркәм гадәтләре әле дә сокландыра.

Театр. Фото: ТИ

"Беренче театр«дагы Биби образы

Фирдәвес Әхтәмова икенче пландагы рольләре белән халык мәхәббәтен яулаган артист. Аның «Беренче театр» спектаклендәге Биби образы бүген дә күз алдыннан китми. Яше-карты аны урамда күреп: «Биби!» — дип эндәшә иде. Артист өчен ул зур шатлык, билгеле. Тамашачы мәхәббәтен тоеп яшәү аңа борчуларны да оныттыргандыр.

Асия Галиева: театрга тугры калган көчле рухлы хатын-кыз

Татарстанның халык артисты Асия Галиеваның язмышы да Фирдәвес апаныкына охшаш. Ул театрда классик әсәрләрдә күп уйнаган артистларның берсе. Заманында хатын-кызлардан беренче сәхнә йолдызы булган Сәхибҗамал Гыйззәтуллинаның (Волжская) фаҗигасен сәхнәдә гәүдәләндерә ул.

Кайбер рольләренең язмышы артистның үз тормышында да кабатлана. Яшь чагында ук ире белән аерылышуга карамастан, башка кеше белән гаилә кору турында уйлап та карамый. Аңа мәхәббәтләрен белдереп хат язучы ир-егетләр дә булган, югыйсә. Фатирында сөйләшеп утырган чакларда шуларны укырга ярата иде.

Баласын чит кеше белән үстерәсе килми аның. Шуңа күрә кызын үзе генә тәрбияли, аны югары белемле музыкант итәргә тырыша. Динара башта Казан дәүләт консерваториясендә, аннары аспирантурада белем ала. Соңыннан үзенә яшәр өчен чит илне сайлый. Асия апа үзләренең сирәк күрешүләренә борчыла иде.

Тормыш юлында очраган каршылыкларны үзе җиңәргә гадәтләнгән көчле рухлы хатын-кыз булды ул. Яше 80нән узгач та, авыруларга бирешмичә яшәде. Театрда булган һәр премьераны карап барды. «Театрның һавасы да җанны дәвалый», — ди торган иде артист.

Театр. Фото: ТИ

Асия Галиеваның чит илдә узган гомеренең соңгы еллары

2016 елда Динара әнисен Чехиягә үз янында яшәргә алып китте. Асия апа олыгайган көнендә чит җирләргә китеп яшәү турында уйлап та карамады, югыйсә. Аның: «Зиратта урын алып, таш яздырып куйдым», — дигәненә гаҗәпләнгән идем.

Шуңадырмы, моннан ун ел элек 88 яшен тутырган Асия Галиеваның чит илдә вафат булуы турында кайгылы хәбәрне ишетү аеруча тетрәндерде.

Гөлсем Исәнгулова: халык яраткан артистның ялгыз гомер көзләре

Г. Камал исемендәге театрда төрле холыктагы образлар тудырган Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Гөлсем Исәнгулова быел июнь аенда 88 яшен тутырды. Аның ятимлектә үткән бала чагы, башкалар арасында кимсенеп үсүе үзен кырыс холыклы иткәндер. Туры сүзле булуы, үҗәтлеге дә тормышта комачаулаган, билгеле.

Мәскәүдә бергә укыган төркемдәшләре — щепкинчылар арасында абруй казанган артист иде ул. Сәхнәдә нинди генә хатын-кыз ролен уйнамасын, алар табигыйлекләре белән аерылып торды. Тамашачының яраткан артисты булса да, гаилә бәхете аны читләтеп үткән. Ялгызы гына үстергән улы белән үпкәләшүләре аралары суынуга сәбәп булган. Бүгенге көндә артист Мәскәүдә өлкәннәр йортында гомер кичерә. Мәскәүдәге туганнары шулай хәл иткән.

Театр. Фото: ТИ

Гомер көзендә иң кирәклесе — бала игелеге

Үзләренең талантлары белән халык ихтирамын казанган әлеге артистларның язмышы шулай аяныч булыр, дип кем уйлаган?! Гомер дигәнең болай да кыска. Үзләре кадерләп үстергән балаларының игелеген күреп яшисе иде дә бит. Бу очракта аларның әниләренә булган мөнәсәбәтен аңлап та, аклап та булмый. Кызганыч, озак еллар әниләре белән аралашмыйча яшәүчеләр тирә-юнебездә бүген дә очрый шул.

Люция Хәбибуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading