16+

«Ичмасам, кияүгә дә алучы юк, дип әйткән идем, шул ук көнне урлап киттеләр»

01 июля 2025, 10:36
5460
1
20
Уку өчен 5 минут

Аны «таксист ханым», «таксист апа», хәтта ки кечкенә пассажирлары «дәү әни» дип тә атыйлар икән.

«Ичмасам, кияүгә дә алучы юк, дип әйткән идем, шул ук көнне урлап киттеләр»

Аны «таксист ханым», «таксист апа», хәтта ки кечкенә пассажирлары «дәү әни» дип тә атыйлар икән.

Сүзебез Нурлат районында гомер итүче Рәхилә Вәлиәхмәтова турында.

– Рәхилә ханым. үзегез белән таныштырып үтегез әле. 
–  Нурлат районы Салдакай авылыннан үзем. Элек бит колхоздан чыгып китү юк иде, паспортны бирмиләр, янәсе. Ә минем бик тә авылдан читкә, шәһәргә китәсем килде. Дус кызыма: «Ичмасам, кияүгә дә килеп алучы да юк» дип әйткән идем дә, бу сүзләрем Аллаһы Тәгаләнең Амин дигән вакытына туры килгән булса кирәк. Шул ук көнне килеп урлап киттеләр мине. Төрнәз авылыннан ялга кайткан егеткә. Магаданда яшәгән бу. Авыл яшьләре белән су коенганда мине күреп алган, күрәсең. Клубка чыккач кичен 3 егет фуфайкага төрде дә, көчләп диярлек мотоциклга утыртып алып китте. Шул вакытта артымнан күрше авылдан бер егет йөргән иде. Мин үзем концертларда чыгыш ясый торган бик актив кыз булдым. Шул күрше авыл егете: «Мин сине барыбер урлап китәм», дип әйтә иде. Ул да мине урлаучылар арасында, аңа урлыйлар дип уйлап, карыша-әрләшә торгач, мотоциклдан төшеп тә калдым. Куып җитеп киредән урлап киттеләр. Кайта-кайта сөйләнәләр болар үзләре. «Без сине Магадан егетенә урладык», диләр. «Нигә үзе сөйләшми ул?» дигәнгә: «Ул татарча белми» дип җавап кайтардылар. Шул елларда кире әти-әни янына кайтулар юк. Хурлык санала иде. «Мине әти-әни җибәрми», – дим. Егетләр ризалашырлар, ди.

Бер урлап киткәч, ошаса да ошамаса да торасың инде. Әти-әниләр дә килеште күрәсең. Туйлар уздырдык. Магаданга киткәндә, авыр булды. Ирем Әхәт аз сүзле булып чыкты, холкы белән нәкъ минем капма-каршым, мин бик аралашырга ярата торган кеше. Уртак тормыш белән яшәп киткәч, мин дә басылдым. Тик сөю хисе тиз генә килмәде... Язмышыма ни язылган шуның белән килешергә туры килде. Өч елдан соң балабыз туды. Шул дәвердә йөрәгемдә дә сөю хисләре кабынды ахры. Чит төбәк, чит кешеләр бит. Ирем минем өчен ир дә, дус та, әти дә, әни дә, сердәшчем дә булды. Аңардан да якын кешем булмады, бөтен дөньяны күрсәтте ул миңа. Мин ишле гаиләдә, юклык белән үскән бала бит. Шуңа һәр яңалык минем өчен тансык булды. Икебез дә яхшы яшләрдә эшләдек. Магаданда эш хаклары әйбәт, ике якка да ярдәм итеп тордык. 1980 елларда ук эштән бирелгән путевкалар белән чит илләргә кадәр барып йөрдек. Магаданда 20 елдан артык яшәдек. Аннан берара Мәскәүдә яшәп алдык та, туган ягыбыз Нурлатка кайтып төпләнергә булдык. 1993 ел иде ул. Исәнлегем дә беткән, климат шартлары туры килми сезгә, диде табиблар. Шуңа туган якка кайтырга булдык. Монда сихәтләнеп киттем.
Район үзәгендә йорт салдык. Ирем белән 41 ел тордык та, 9 ел элек, ягъни 2016 елны яман чирдән үлеп китте. Әхәтем вафатыннан соң бик авыр булды күңелемә, җитми ул миңа. Мөмкин булса кайтарыр идем аны…
Кызыбызга 47 яшь. Ул Мәскәүдә яши, улыбызга 45 яшь. Алар да Россия башкаласында яшәп, хәзер гаиләсе белән минем яныма кайттылар. 5 оныгым, ике оныкчыгым бар. 

– Гаиләм ишле дидегез...
– Алдан әйтүемчә, 11 бала үстек. Әти-әнием мәрхүмнәр. Ә олы апам Нурлатта яши, янымда гына, әниебез урынына калган кеше. Алты кыз туган, биш ир туган без. Өч энем бакыйлыкка күчте, урыннары җәннәттә булсын. Калганнары белән бик ярдәмләшеп, аралашып торабыз, бер йодрык сыман. 
Мин үзем балыкчы кызы булгач, балык ярата идем. Әти кышын, җәен балык алып кайтып бирә дә: «Мә яраткан кызым, шул балыкларны чистарт әле», ди, шул сүзләргә куанып балыкны чистартам. Бер вакыт җәен балыгы тотып кайтты, җилкәсенә салган. Өстерәп диярлек ишек алдына алып керде. Шул җәенне бөтен күрше-тирә белән ашадык. Элек бит суыткычлар да булмаган. Сакларга урын юк. Шул хатирәләрне искә алып куанып яшим. Магаданда да ирем белән балык тота идек. Мәскәүдә дә кибеттә балык бүлегендә эшләдем. 

– Машина йөртергә кайчан өйрәндегез?
– 1996 елда машина йөртү таныклыгын алдым. Ә руль артына 2012 елда гына утырдым. Дөресрәге, тормыш иптәшем күндерде, «Праваң тузып бетә бит инде, давай утыр», дип көчләп диярлек машина руле артына утыртты. Шуннан бирле машинадан төшкәнем дә юк. Бер оныгым бию түгәрәгенә йөри иде, дәү әтисе илтеп кайтты моны. Ул шул арада йоклап киткән, хәзер оныгым: «Килеп алыгыз мине», дип шалтырата. «Бабаңны уятмыйм инде, үзем барып алам», дидем. Шунда беренче тапкыр руль артына утырдым. Әле бит бер белмәгән кешегә машина йөртү коточкыч авыр ул, артка бирә алмыйм, юлда борылыш ясый белмим, шуңа бөтен Нурлатны әйләнеп чыкканым хәтердә. Оныгымны түгәрәктән алып кайту минем беренче чирканчыгым булды. Тора-бара үз көчеңә ышаныч хисе туды, остарыйм диеп төнлә Нурлат урамнарын иңләп кайта идем. Бабаем янымда утырып йөрде. Чаллыга хәтле барганым булды хәтта. Казанга да бабаемны хастаханәгә йөрттем. 

Бер оныгым Булат исемле. Кызымның улы ул. «Әби, әйдә таксовать итәбез», ди бу. Ул техникумда укый, минем янымда яши. Мәскәүдә укуын тәмамлады да монда кайтты. Әйтүенчә, студентлар техникумга килү, яки өйләренә кайту өчен дә таксига заказны еш бирәләр. Бик үтемле шөгыль ди оныгым. Әмма мин хайран вакыт тәвәкәлли алмыйча йөрдем. 8 март көнне оныгым янә сүз катты: «Әби, әйдә акча эшлибез», диде ул ярым шаяртып. Алып чыгып китте инде, «Курыкма, мин сиңа булышам», ди үзе. Без ватс аптагы юлаучылар төркеменең администраторына яздык. Ул: «Линиягә чыгыгыз», диде. Төп таләп – чәчәк кибетеннән бер букет белән конфет алып заказчының әбисенә тапшыру иде. Шуннан төркем администраторына минем эшем ошаган бит, заказлар җибәрә торды. 

– Башка районнарга да йөрисезме? 
– Нурлат районы буенча гына йөрим. Авылларга да барам, җилләнеп алуы ни тора, бик рәхәт. Машинам чит илнеке. Сөбханалла дип кенә торам, аларның да җаны бар бит. Техниканы яратырга кирәк. Шөкер, даими клиентларым бар. Үзләре үк шалтырата. Нурлатта тагын берничә хатын-кыз таксист бар дип ишеткәнем бар, әмма шәхсән таныш түгелмен. Шулай бер заказчым гел мине генә чакыра, ир-ат ул: «Апа, сезнең белән йөрергә тынычрак, бик сак йөрисез, ир-атлар шактый кызу йөри», ди. Әле күптән түгел бер парны алып кайтырга туры килде. Ир шунда сөйләп кайта. «Бер 68 яшьлек таксист хатын турында район газетасыннан укыдым. Беләсезме ул хатынны?» ди. «Мин инде ул хатын», дидем көлеп. Ышанмады ул ир, сезгә 68 яшь биреп булмый диде. 

Бер тапкыр кечкенә улы белән яшь әнине алып кайтырга туры килде. Утырганда ук: «Привет, дәү әни», дип сәлам биреп кереп утырды салонга. Беренче күрүдә үк яраттырды үзен. Хәзер шул гаилә гел мине чакыра, бала өчен дәү әнисе булып беттем. Нурлатның бик күп урамнарын беләм, бик сирәк очракта гына навигарторны кабызам да, юл буе аның белән сөйләшеп кайтам. Иң мөһиме, сау-сәламәт булыйк. 
Руль артында инде 12 ел мин. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм тизлек режимын һәрвакыт төгәл үтәргә тырышам. Минем өчен һәр яңа заказ – ул линиягә чыгу гына түгел, ә кешеләр белән аралашу, аларга файда китерү дә. Пассажирларымның елмаеп рәхмәт әйтүләрен ишеткәч, күңелем тула. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

20

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

1

  • аватар Без имени

    6

    0

    Бу ханымга хормэт белэн яратып укыдым бу язманы.Исэн имин йорсен юлларында,пассажирлары да эйбэт кешелэр генэ очрасын.

    Мөһим

    loading