Рәйхана Гыйльметдинова алтынчы дистәсен тутырса да, аны көн дә “кызым” дип каршы алалар.
Тиктормас холыклы ханым, чыннан да, яшьләрнең борынына чиертерлек әле. Пенсиягә чыккач, өйдә утырырга теләмичә, социаль хезмәткәр булып эшкә урнаша. Өч ел инде үз карамагындагы әби-бабайларны әти-әнисе кебек якын күреп эш итә.
Рәйхана апаның киң күңеллелегенә, мәрхәмәтлелегенә сокланып туймаслык. Гомер буе йөрәк җылысын башкаларга бүләк итә ул. Кияүгә чыгып, ике малай һәм бер кыз тапканнан соң, тагын дүрт ятимгә әниләрен алмаштыра. Инде хәзер күңелендәге назын моңа бик тә мохтаҗ булган өлкәннәргә мулдан өләшә.
Әни тәрбиясе
Тумышы белән исә Рәйхана апа Минзәлә районының Тауасты Байлар авылыннан. Әтисез калганда, аңа нибары 6 ай була. Дүрт баланың иң төпчеге ул. Әниләренә дүрт кызны берьялгызы күтәрү, аякка бастыру бер дә җиңел булмаган, билгеле. Әмма авырга туры килсә дә, өйләренә ят ир-атны кертми ул. Балаларына дөрес тәрбия биреп, гомер буена көр күңеллелеген саклый. 96 яшенә кадәр җитеп, әле күптән түгел бакыйлыкка күчкән әнкәйләренә кызларның рәхмәтләре чиксез. Һәркайсы эчкерсез, гадел, ярдәмчел, кайгыртучан булып үсә.
Зур гаилә - хыяллары
Рәйхана апаның булачак ире Таһир районга эш буенча килгән була. Язмыш ике яшь йөрәкне очраштырып, кавыштыра. Өйләнешкәннән соң берникадәр вакыт Тауасты Байларда яшиләр, аннары Таһирны эше буенча Урыс авылына күчерәләр. Колхоз яшь парга җиткерелә башлаган йорт та бирә, ирле-хатынлы бергәләп аны җылы гаилә учагына әверелдерәләр. Шулай Гыйльметдиновлар гаиләсе менә инде 31 ел биредә гомер итә.
Рәйхана да, ишле гаиләдә тәрбияләнеп (алар 8 бала) үскән Таһир да күп балалар тәрбияләп үстерү турында хыяллана. Башта ике уллары – Фәнияр һәм Тимур, аннары кызлары Алия дөньяга аваз сала. Алар үсә төшкәч, Рәйхана ирен балалар йортыннан тагын бер нәни кызчык алырга күндерә.
- Ятим бала алу теләге 8 сыйныфта “Ялкын” журналында басылган бер язманы укыгач туган иде. Ятим кызчык турында иде ул. Аны нык жәлләгәнем хәтердә. Ул язма гел башымда йөрде. Бала алырга теләвемне иремә әкрен генә күп еллар дәвамында әйтә килдем. Вакыты җиткәч, ул тиз ризалашты, - дип искә ала Рәйхана.
Өч янына тагын дүртне
Шулай 2006 елның җәй башында Гыйльметдиновлар гаиләсенә 9 яшьлек Ринат килеп керә. Кыз бала алырбыз дип барсалар да, сайланып тормыйча, малайга ризалашалар.
Берникадәр вакыт уза. «Минзәлә» газетасында бер яшьлек кызның ярдәмгә мохтаҗ булуы, аның әти-әнисе бала тәрбияләү хокукыннан мәхрүм ителүе турында белдерү чыга. Рәйхана һәм Таһир баланы күрергә бара һәм шунда ук кечкенә кызга гашыйк була. Бер атнадан кечкенә Алия Гыйльметдиновларның мәхәббәтенә төренә. Соңрак приютта Алиянең апасы – җиде яшьлек Роза булуы ачыклана. Бер айдан аны да үз канаты астына сыендыра алар.
Соңгысы Айратны үз гаиләләренә алганда, малайга 13 яшь була. Социаль яклау министрлыгыннан Гыйльметдиновларга: “Малай балалар йортына китмәсен иде, алыгыз әле” – дип үзләре тәкъдим белән чыгалар. Рәйхана белән Таһир үсмерне бер күрүдә ошата, шул көнне үзләренә алып та кайта. Айратка быел инде 18 яшь тула.
- Бала тәрбияләү беркайчан да, беркемгә дә җиңел түгелдер инде, төрле гаиләләрдә туган, төрле холыклы балалар арасын көйләп торуга сабырлык та, дөрес юнәлеш бирергә сиземлек тә кирәк. Тик балаларны монысы – безнеке, тегеләре чит бала дип аеру булмады. Һәрберсен үзебезнеке итеп тәрбияләдек. Өч балабыз да тәрбиягә алган балаларның берсенә ник ялгыш кына кырын карасын. Балалар дус-тату үстеләр, хәзер дә бер-берсе өчен үлеп торалар. Бу хисне безгә әнкәй сеңдергән – ни булса да, туганнар арасы нык булсын, дия иде ул, - дип сөйләде Рәйхана ханым.
Бер уңган меңне булдырган
Балалары җитеш тормышта яшәсен өчен Таһир да, Рәйхана да нык тырыша. Җиде бала әнисе булу өстенә, авыл советында да эшләгән, ферма мөдире дә булган, банк хезмәткәре, икътисадчы булып та хезмәт куйган. Гаилә башлыгы эш сөючән, икешәр эштә эшләп, гаиләне тәэмин итә. Гыйльметдиновлар элегрәк күпләп мал да асраган. Бөтен йорт эшләрен балалары белән бергәләп башкарганнар. Уллары-кызларының “Мин эшләмим, эшлисе килми”, - дип киреләнгән чакларын бер дә хәтерләмиләр.
Бүген балалары инде зурлар, һәрберсенең үз тормышы, инде ике оныкларын сөяләр. Рәйхана апаның күңелсезләнеп утырырга вакыты юк. Кызыксынулары күп төрле аның: җырларга, биергә ярата, авылдагы “Хыял” жыр-бию төркеменең актив әгъзасы. Ә матур табигать, яхшы кешеләрне күрсә, шуларга атап күңелендә шигырь юллары туа. Оста машина йөртүче дә әле Рәйхана апа. 22 еллык машина йөртү стажы дәверендә бары тик бер генә штраф салганнар үзенә. Анысы да 40 чакрымлы җирдә тизлек арттырганы өчен.
- Әби-бабайларым мине көтеп торалар, «Кызым» дип кочаклап алалар. 60 яшьтә “кызым” булу - үзе үк бәхет бит! Тормыш иптәшем Таһир миңа һәрвакыт ярдәм итә, әбиләремнең берәр эше булса, үзем генә эшли алмасам, ул – төп ярдәмчем, - дип сөенә Рәйхана апа.
.jpeg)

.jpeg)
Комментарийлар