16+

«Җимеш, безне танковыйга алып килделәр...»

Илшат Җамалиевның тормышы һәм соңгы юлы хатыны Гөлфинә истәлекләрендә.

«Җимеш, безне танковыйга алып килделәр...»

Илшат Җамалиевның тормышы һәм соңгы юлы хатыны Гөлфинә истәлекләрендә.

«Аллаһ Тәгалә ярдәме белән» 

«Хыялый дип йөртә идем мин аны. Айга алып мен, дисәң, анысын да эшләячәк кеше иде. Андый ирләр хәзер бик сирәк очрый. Ничә ел аның ышанычлы канаты астында, җил-яңгыр күрмичә яшәдем», — ди Гөлфинә, ирен искә алып.

Илшат Җамалиев Байлар Сабасында туган, соңрак гаиләләре белән Яшел Үзәнгә, Краснооктябрьск урманчылыгы бистәсенә күченгәннәр. Гаиләдә ике бала үскән. Илшат мәктәпнең тугыз сыйныфын тәмамлап, Авиатөзелеш көллиятендә укыган. Армиядән кайткач, «Оргсинтез»да эшли башлаган һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда хезмәт иткән.

Замалиев. Фото: Гайнуллина

Гөлфинә белән Илшат яшьтән таныш була. Аларның дәү апалары бер бистәдә яшәгәнгә, гаиләләр аралашып торган. Илшат Гөлфинәне кечкенәдән үк озатып йөргән. Ул вакытта кыз әле мәктәптә укый.

«Мин 1987 елгы, ул 1984 елгы. Ул миннән өч яшькә олырак иде. Ике ел армиядә хезмәт итте. 14 сентябрьдә аның туган көне. Армиядән кайткач өйләнештек. Бер елдан соң Гүзәлебез туды», — дип искә ала Гөлфинә.

Соңрак уллары Данияр дөньяга килә. Гаилә үз тормышын үзләре төзи. Өйләрен дә үз куллары белән салалар.

«Өйләрне, сарайларны, бөтен йорт-кураны аякка бастырдык. Кайчак хәтта ипи алырга да акча юк иде. Икенче көнне бистәдә чәч кисәргә берәрсе килә дә, Аллаһ Тәгалә ярдәме белән, кулга акча керә. Шуңа да сөенә идек», — ди Гөлфинә.

Замалиев. Фото: Гайнуллина

Илшатның кулыннан килмәгән эш булмый. Эретеп ябыштыручы буларак, тирә-юньдәгеләргә дә ярдәм итә. Күршеләрнең коймаларын ясый, сарайлар сала.

«Әле дә капкадан кергәндә карыйм. Капка аныкы. Һәр кадак аның кулы аша үткән. Кая кулы тимәгәнен мин хәтта әйтә дә алмыйм. Иремнең кулы алтын иде», — ди ул.

Замалиев. Фото: Гайнуллина

2022 елда гаиләгә мобилизация турында повестка килә. Гөлфинә ул көнне бүгенгедәй хәтерли. Ул иренең китүен теләми. Әмма Илшат карар кылган була.

«Төне буе йокыга күз кермәде. Без бармасак, кем барыр, бөтен ир-ат та качса, кем яклар соң, диде. Сәнәк тотып хатын-кызлар чыгармы, диде. Бистәдә бердәнбер киткән ир-ат булды».

«Шунда аның күз яшьләре белән елаганы истә»

Илшат беренче поток белән китә. Бер рюкзак кына алып чыга. Башта танковыйга алып китәләр.

«Җимеш, безне танковыйга алып килделәр, киемнәр бирделәр», — дип хәбәр җибәрә ул хатынына. Аннан ЭКСПОга алып китәләр. Гөлфинә ирен мөмкин булган саен күрергә бара.

«Ике көн саен аның янына чаптым. Мунчага алып кайта идем, иртән илтеп куям. Бер ай шулай күрештек. Даниярга ул вакытта 12, Гүзәлгә 14 яшь иде».

22 октябрьдә Илшат китә. 1234нче полкка эләгә, укчы була. Россошьта посадкада яталар. Беренче штурмга керергә тиеш булса да, Илшат машина ремонтлап кала.

«Беренче югалтулар булгач, ирем ялда иде. Шунда аның күз яшьләре белән елаганы истә. Беренче посылкаларны да рухани аша җибәрдек», — дип сөйли Гөлфинә.

2023 елда ротациядән соң Илшатны рота медигы итеп билгелиләр. Аның бурычы тагын да катлаулана. Штурмга кергән егетләрне яралылар белән бергә чыгара, алгы сызыкта беренче ярдәм күрсәтә.

«Бер тапкыр 24 яралыны китерделәр. Кайсының кулы, икенчесенең аягы юк. Шуларның җидесе бик авыр яралы иде. Кыр шартларында беренче ярдәмне ничек күрсәтүең бик күп нәрсәне хәл итә. Яралы исән каламы, юкмы — кайчак шул беренче минутларда хәл ителә».

Илшатның кулыннан үткән егетләр соңыннан аңа шалтыратып рәхмәт әйтәләр.

«Әлбәттә, аның кулында җан биргән егетләр дә булды. Кайчак аннан берни дә тормый. Шуннан соң аның эчендә нинди борчылу булганын күз алдына да китереп булмый».

Замалиев. Фото: Гайнуллина

«Ул инде аның канына, җанына сеңгән булган»

Алгы сызыкта элемтә һәрвакыт була алмый. Айлар буе хәбәрсез калган вакытлар да була.

«Посылка салам. Ул батон ярата иде. Берсендә батон салдым. Җәй эссе, колбаса салып булмый. Посылка китте. Бер атнадан соң гына элемтәгә чыкты. “Җимеш, посылканы алдым. Икмәк өчен рәхмәт. Шундый ач идем”, — диде. Шунда елаудан чак тыелдым. Үкереп-үкереп еладым. Елга сулары эчеп ята идек, дип сөйли иде».

Гөлфинә посылкаларга салфетка да сала.«Соңгы кайтуында урамнан эшләп керде дә, өстәлдәге салфетканы алып кулларын сөртә. “Нишлисең?” дим. “Кулымны сөртәм”, ди. “Су бар бит”, дим. Савыттан ашап бетерде дә, шуны салфетка белән сөртеп куйды. “Су бар бит”, дим тагын. “Сөртеп куям, ката бит”, ди. Ул инде аның канына, җанына сеңгән булган».

Замалиев. Фото: Гайнуллина

2024 елның 22 сентябрендә Кременная шәһәре янындагы Серебрянское урманчылыгында Илшат яралана. Алгы сызыктан чыкканда ике егетне арттан дрон куа. Илшат бер якка, иптәше икенче якка чаба.

«Шунда “бүтән күрешмәячәкбез” дип уйлаган. Чүп-чар өеме күргән дә, шуның өстенә сикергән. Дрон аны югалткан. Снаряд ярчыгы тезенә эләккән».

Илшат госпитальгә озатыла. Мәскәүдә, Мурманскида, Казанда дәвалана. Тез капкачы җәрәхәтләнә. Соңрак снаряд ярчыгын да алдыралар. Реабилитация уза.

«Ялга кайтырга тиеш иде. Әмма госпитальгә җибәрделәр. Мәскәү аша китәргә тиеш булганда, үзем озата бардым. Яралыларыннан соң ул миңа кәгазьгә язып җибәрә иде. Анда аның язарга мөмкинлеге юк иде. Ике атнага бер тапкыр булса да хәбәр юк. Ул вакытта кеше дәрәҗәгә дә, байлыкка да бүленми. Анда барысы да уртак. Хәтта бер төпчек тәмәкене дә ун кеше бүлеп тарта».

Илшат яраланганнан соң да хезмәткә кире кайта. Соңгы ялында Гөлфинә иренең үзгәргәнен сизә. «Ялга кайтканда башка кеше иде. Бәлки, үзе дә сизенгәндер. Саубуллашканда улыбызны тотты да: “Хәзер син ир урынына каласың. Әниеңне тыңла”, — диде».

Замалиев. Фото: Гайнуллина

«Ышанмадык. Хәзер дә ышанып җитә алмыйм. Төш кенә кебек»

Гөлфинәгә дә соңгы сүзләрен әйтә. «Мине турыга кертмиләр, малайларга ризык ташырга куялар, ди. Яралылар булса, аларга ярдәм итәм, диде».

27се иртәнге дүрт ярымда Илшатка алгы сызыкка керергә туры килә. Ул көн Корбан гаете була. «Мин һәр елны улымны мәчеткә алып барам. Бу юлы берүзе кереп китте, берүзе чыкты».

Нәкъ шул көнне гаиләгә Илшатның юклыгы турында хәбәр килә. «Ышанмадык. Хәзер дә ышанып җитә алмыйм. Төш кенә кебек».

Гөлфинә бүген дә иренең тавышын, «Җимеш» дип эндәшүен, өйгә кайтып кергәндәге тавышын хәтерли. Алар төзегән йортта Илшатның кул эзе бар. Капкада да, коймада да, сарайларда да.

«Кешедән көнләшү, “карале, болар шулай эшләгән бит, без дә алардан артыграк төзик”, дигәне булмады. Теше-тырнагы белән тормышка, аның барлыгына гашыйк кеше иде  Ничә ел аның ышанычлы канаты астында, җил-яңгыр күрмичә яшәдем. Андый ирләр хәзер бик сирәк очрый, ди Гөлфинә.

Замалиев. Фото: Гайнуллина
Илшатның батырлыклары өчен бирелгән орденнар

Мавлия Салахованың истәлекләре: 

Җамалиев Илшат Фидаил улы — безнең йөрәктә мәңге сакланырлык герой. Илшатның тормыш юлы турында уйлаганда, күңелгә иң беренче булып аның гаиләсенә булган мәхәббәте, тынычлыгы һәм җаваплылык хисе килә. Ул хатыны Гөлфинә белән яшьли гаилә корып, ике бала — кызлары һәм улларын үстерде. Аларның гаиләсе гади, әмма бик бәхетле иде. Балаларның көлүе, өйдәге җылы мохит, бер-берсенә булган мәхәббәт — аларның зур бәхете шул иде.

2022 елда мобилизация турындагы хәбәр Гөлфинәнең һәм бөтен гаиләнең тормышын тамырдан үзгәртте. Гөлфинә Илшатны җибәрергә теләмәде, күз яшьләре белән үтенде. Әмма Илшат үз карарын нык кабул итте. Ул: «Кем, без булмасак? Әгәр мин дә, башкалар да качса, илне кем яклар?» — дип әйткән.

Бу сүзләрдә аның нинди кеше булуы чагыла. Ул курыкмаганга түгел, гаиләсен, балаларын яратканга күрә дә авыр юлны сайлаган. Аның өчен Ватан алдындагы бурыч беренче урында торган.

Хәрби хезмәттә ул эвакуация медигы булып хезмәт итте, «Зиф» позывное белән танылды. Аның эше җиңел булмаган. Ул кешеләрнең гомерен саклады, яралыларга ярдәм итте, үз гомерен куркыныч астына куеп, башкалар өчен көрәште.

Гаиләсе өчен исә һәр телефон шалтыравы, һәр хәбәр — зур вакыйга иде. Алар аны отпусктан отпускка, шалтыратудан шалтыратуга көттеләр. Өйгә кайткан һәр мизгел гаилә өчен бәйрәмгә әверелә иде. Балалары әтисен кочаклап туя алмый, Гөлфинә исә аның һәр минутын күңеленә сеңдерергә тырыша иде.

2026 елда чираттагы отпуск та бик тиз үтеп китте. Соңгы саубуллашуның соңгы икәнен алар белмәде. Соңгы караш, соңгы кочак, соңгы үбү — барысы да бүген күңелдә мәңгелек истәлек булып калды.

  • Зифның һәлак булуы турындагы хәбәрне кабул итү гаиләсе өчен бик авыр булды. Кайгы сүз белән генә аңлатырлык түгел. Балалар һаман да әтисе кайтып керер дип көтә. Ишек тавышы ишетелсә, аларның йөрәгендә өмет кабына: «Әти кайттымы?»

Әни өчен балаларының шул соравын ишетү — йөрәкне телгәләү белән бер. Чөнки аларның күңелендә әти кеше һаман да исән, һаман да алар белән. Алар аның кайтуын көтәләр...

Илшатның гомере өзелгән, әмма аның якты истәлеге өзелмәячәк. Ул үзеннән соң иң кадерле байлыкны — балаларының йөрәгендә әти турындагы матур хатирәләрне, гаиләсенең мәхәббәтен һәм безнең хәтердә герой образын калдырды.

Җамалиев Ильшат Фидаил улы («Зиф») — синең батырлыгың онытылмас. Синең гаиләңнең йөрәгендә дә, сине белгән кешеләрнең хәтерендә дә син мәңге яшәрсең. Урының җәннәттә булсын, Ильшат. Авыр туфрагың җиңел булсын. Мәңгелек истәлек...
 

Замалиев. Фото: Гайнуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading