16+

«Ирем белән арабызда җылылык калмады»: аерым яшәп караргамы?

Психолог, психотерапевт Гүзәл Саттарова хатын-кызлар күңелен борчыган чираттагы сорауларга җавап бирә.

«Ирем белән арабызда җылылык калмады»: аерым яшәп караргамы?

Психолог, психотерапевт Гүзәл Саттарова хатын-кызлар күңелен борчыган чираттагы сорауларга җавап бирә.

Җылылык югалды, нишләргә?

Ирем белән беренче 15 елны мәхәббәттә яшәдек. Әлбәттә, ачуланышкан чаклар да булды, әмма һәрвакыт татулаша, бер-беребезне ярата идек. Балалар үсә төшкәч, арабызда конфликтлар күбәйде. Мәктәп, тәрбия, түгәрәкләр, буш вакытны ничек үткәрү мәсьәләләрендә еш кына фикерләребез туры килми. Хәзер инде икебездә дә бер-беребезгә карата җылылык калмаган кебек. Миндә – бушлык хисе. Кайвакыт: «Берүземә генә җиңелрәк булыр иде», – дип уйлыйм. Аның белән нәрсә турында гына сөйләшсәк тә, барысы да конфликтка әйләнә. Сөйләшеп аңлашырга тырышу да файдасыз кебек: аның үз карашы бар, ул бик нык тора. Аерым яшәп караргамы? Ничек дөресрәк булыр икән?

Наталия Г.

Сезнең хәл бик күп гаиләләргә таныш. Үз фикереңне җиткерергә тырышасың, әмма каршыңда – ябык ишек. Кияүдә булсаң да, үзеңне ялгыз хис итә башлыйсың. Шундый чакта: «Бәлки, аерылышыргадыр? Бәлки, берникадәр вакыт аерым яшәп караргадыр?» – дигән уйлар килүе табигый. Ләкин монда бер мөһим нәрсәне аңларга кирәк: сезгә аерым яшәү яхшырак булырмы-юкмы икәнен бер генә белгеч тә төгәл әйтә алмый. Моның җавабын сез үзегез генә беләсез.

Мондый карарларны без һәрвакыт үз өстебезгә нинди җаваплылык алырга әзер булуыбызга карап кабул итәбез. Үзегезгә сорау биреп карагыз: «Иремнән аерылсам, миңа чыннан да җиңелрәк булырмы?» Әгәр бу сорауга сез: «Әйе, мин моңа ышанам», – дип җавап бирәсез икән, димәк, сез инде аерылышу турында карар кабул итүгә шактый якын. Әгәр икеләнәсез икән, димәк, әле әзер түгелсез. Моның да начар ягы юк. Иң мөһиме – үзегезгә карата намуслы булу.

Үзегезгә «Мин нәрсәдән куркам?» дигән сорауны биреп карау да мөһим. Балаларыгыз инде үсеп җиткән, аерылышу кемнеңдер кечкенә тормышын җимерә торган очрак түгел.

Гомумән алганда, сез тотрыклылыкның күңелсез ягын сурәтлисез. Озак еллар бергә яшәгән кешеләрнең мөнәсәбәтләрендә җылылык кимүе очрый. Һәркемнең үз тормышы, үз мәшәкатьләре барлыкка килә. Әгәр ир белән хатын бер-берсенә кызыксынуны, якынлыкны саклау өчен берни дә эшләмәсә, арадагы бәйләнеш тә акрынлап сүрелергә мөмкин.

Ирегезнең үзгәрергә теләмәве – моны таләп итә торган нәтиҗәләрне күрмәвендә. Сез 15 ел буе аның белән бергә яшисез, һәр иртә бергә уянасыз. Әгәр чаралар күрелмәсә, киләсе 15 елда да сезне шундый ук тормыш көтә.

көз. фото ТИ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading