16+

Ирем миннән дә яхшырак хатын табар дип куркам

Четерекле мәсьәләләргә психотерапевт ачыклык кертүен дәвам итә.

Ирем миннән дә яхшырак хатын табар дип куркам

Четерекле мәсьәләләргә психотерапевт ачыклык кертүен дәвам итә.

Тормышта һәрвакыт барысы ал да гөл була алмыйдыр. Һәрберебезнең ак һәм кара чорлары була. Билгеле бер очракларда үзеңне ничек тотарга, ничек эшләсәң яхшырак булыр икән сораулар да туып тора. Бу чакта белгеч сүзенә таяну — иң дөресе. Психолог, психотерапевт Гүзәл Саттарова хатын-кызлар күңелен борчыган чираттагы сорауларга җавап бирә.

Гүзәл Саттарова КДМУның Дәвалау факультетын, аннары психиатрия буенча интернатураны тәмамлаган. 10 ел дәвамында Казанда һәм Яшел Үзәндә М. Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсендә бүлек мөдире булып эшләгән. 2021 елдан табиб-психотерапевт, психолог практикасын алып бара.

Бу хисләр каян килеп чыга?

Иремнең хезмәт хакы шактый арткач, миндә ниндидер борчылу хисе барлыкка килде, үземне җитәрлек дәрәҗәдә яхшы түгел дип уйлый башладым. Үземне гел кемдер белән чагыштырам: «Мин тагын да яхшырак булырга тиеш, югыйсә, ул мине сайламас, миннән дә кызыграк, яхшырак кеше табылыр», — дип уйлыйм. Бу хисләр каян килеп чыга? Миңа нәрсә өстендә эшләргә кирәк?

Гөлшат Ш.

Игътибар итегез: сез «Ул мине ташлап китәр» түгел, ә «Ул мине сайламас» дисез. Димәк, сез үзегезне хатын итеп түгел, ә теләсә кайсы вакытта башка берәү белән алыштырылырга мөмкин булган «кандидат» итеп кабул итә башлагансыз.

Ирегез азрак акча эшләгән вакытта сезгә тынычрак булган. Ә хәзер аның хезмәт хакы арткач, мөмкинлекләре дә күбәйгән. Һәм шул вакытта сезнең: «Сайлау мөмкинлеге арткач, ул һаман да мине сайлармы?» дигән эчке куркуыгыз уянган. Шуңа күрә бу борчылуның төп сәбәбе акчада түгел. Ул сезнең үзегезне бу мөнәсәбәтләрдә никадәр куркынычсыз һәм кадерле итеп хис итүегез белән бәйле.

Үзегезгә: «Ни өчен мине яратсыннар һәм минем белән калсыннар өчен, башкалардан яхшырак булырга тиешмен?» — дигән сорау биреп карагыз. Кайвакыт мондый хисләр балачакта формалаша. Әгәр игътибарны, җылы мөнәсәбәтне, мактауларны һәрвакыт нәрсә дә булса эшләп, яхшы нәтиҗә күрсәтеп кенә алырга туры килгән булса, кеше үскәч тә мәхәббәтне «яулап алырга кирәк» дип уйларга мөмкин.

Шуңа күрә беренче чиратта үзегезнең «Мин җитәрлек дәрәҗәдә яхшы түгел» дигән эчке бәя белән эшләргә кирәк. Сезнең кыйммәтегез хезмәт хакы, тышкы кыяфәттә түгел бит.

Ирегез белән дә бу турыда ачыктан-ачык сөйләшергә була.

Мәсәлән: «Соңгы вакытта мин үземне борчулы хис итәм. Синең уңышларыңа каршы түгелмен, әмма хәзер миңа мөнәсәбәтләребезнең синең өчен мөһим булуын тою кирәк», — дип әйтеп карагыз.

парк. фото ТИ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading