Ятим бәхетсез булмый, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Ятимнең юлында бер мизгелдә бәхет ишекләре ачыла.
Әтнә районының Әтнә авылында яшәүче өч кыз үзләре кебек үк ятимлектә үскән өч егеткә кияүгә чыга. Егетләрнең икесе Әтнә, берсе Балтач районында туып үскән.
Бер урамнан булсак та... Бер көнне телефоным шалтырады. Ят номер булгач, әллә алмаска микән, дип уйлап куйдым. Шулай да алдым.
«Мәскәүдән Ринат абыең әле бу. Читтә яшәгәч, Татарстандагы һәр яңалык, һәр вакыйга безнең өчен кызыклы. Син язганнарны «Шәһри Казан» сайтыннан укып барам. Авыл турындагы китапларың чыгуга, энекәш почта аша җибәрә, бөтенесе дә миндә саклана. Язуыңны туктатма, яз! Читтә яшәүчеләр өчен алар безгә рухи азык», — диде ул.
Шуннан бирле телефон аша аралашып торабыз. Дөресен әйткәндә, мин Ринат абыйны, ул мине күреп белмибез. Бер авылдан, бер урамнан булсак та, төрле чорларда үскәч, бер-беребезнең барлыгын гына беләбез. Үги әни белән үсүен, мәктәпне тәмамлагач, Мәскәү каласына китеп урнашуын гына беләм.
«Безнең әни үги булмады!» Бер көнне телефоннан сөйләшкәндә әнә шул сүзләрне әйтте ул.
«Кайвакыт миңа: “Синең әни үзеңнеке түгел, үги бит”, — дип әйтүчеләр дә булды. Андыйларга күңелем беркайчан да риза булмады, сүзгә килгән вакытларым да булды. Безне әни үзе тапмаса да, беребезне дә какмады, үз канаты астына алып, җылыда үстерде», — ди Ринат абый.
Миннебаевлар гаиләсенә бәла һич уйламаганда килә. Фермада җир җимертеп эшләп йөрүче Миннебикә кисәк кенә авырып китә. Аны аңсыз килеш Балтач хастаханәсенә алып китәләр. 1971 елның 1 гыйнварында өч баласын ятим калдырып, ана мәңгелеккә китә. Бу вакытта кечкенә улы Рифат биш айлык күкрәк баласы була.
«Үз әниемне бераз гына хәтерлим. Миңа — алты, сеңлем Раниягә биш яшь иде. Әни үлгәч, кечкенә энекәшне кем карагандыр, анысын бөтенләй дә хәтерләмибез. Ул вакытларны сеңлем Рания белән бик еш искә төшерәбез.
Безгә күз-колак булырга күршедәге әбиләр керә иде. Әтинең әнисе белән бер түбә астында яшәсәк тә, ул бик үзенчәлекле карчык иде, аның оныкларына исе китмәде. Ә әнинең әнисе кызын югалткач, безне ташламады, аның ярдәмен бик нык тойдык.
Әни үлгәннән соң өй һәрвакыт җылы була иде, кемдер килеп мичкә ягып торгандыр. Сеңлем белән гел мич башында җылыда булдык.
Яңа әни килеп, безне ятимлектән коткарды. Факия әниебез хастаханәдә эшләгән, әнинең үлгәнен күргән. “Бу хатынның өч баласы калды, ничек үсәрләр инде?” — дип, кемдер шул вакытта әйткән. Хәзер уйлыйм, әни безне жәлләп килгәндер.
Кыш көне иде. Караңгы төшәр алдыннан әти яңа әни алып кайтты. Без Рания белән гадәттәгечә мич башыннан аны күзәттек. Үз әниебезнең кырыгын уздыргач, кабат әниле булдык», — ди Ринат абый.
Партиянең гөрләп эшләп торган чорлары. Факия апа әни булып килгәч, Миннебаевлар капкасын партия вәкилләре ачып керә.
«Бу балаларны карый алмассыз, берсен үзегез тәрбияләрсез, икесен балалар йортына урнаштырырга кирәк булыр», — диләр.
Шул вакытта Балтач районының Сосна Пүчинкәсеннән Бөрбаш авылына килгән Факиянең бер сүзе җитә.
«Әле дә хәтеремдә, әни шул вакытта: “Мин балаларны таратыр өчен килмәдем, үзем үстерәм, берсен дә бирмим, мин аларга ана булып килдем”, — диде. Шуннан соң безнең бусаганы атлап кергән кешене хәтерләмим.
Әни безгә бер энекәш — Ришатны алып кайтты. Дүртебезне тигез күреп үстерде. Әнидән биш айлык булып калган Рифат тумыштан бераз авыру булды, аңа игътибарын кызганмады. Ул мәктәпкә кергәнче аны тәрбияләде, аннан соң кибет җыештырырга керде», — ди Ринат абый.
Балалар игелеге Әниләренең бу игелегенә балалары игелек белән җавап бирә. Үсеп җиткәч, балалар төрле якка таралыша. Рифат төп йортта әти-әнисе белән генә кала.
Факия апаның күзләре начарайгач, балалары аны операциягә күндерә. Ана балаларының сүзен тыңлап, операциягә керә.
«Әни: “Күзләрең ничек күрә?” — дип сорагач, бакча башына төшәм дә, Илфат кортлыгындагы чыршыларның ылысларын саныйм», — дип җавап бирә торган булган.
Факия апа 85 яшенә кадәр яши, күзлек киеп газета укымый.
«Берәү булса: “Бу чит балалар миңа нигә кирәк?” — дип, ташлап та киткән булыр иде. Әмма безнең әни андый булмады, безне үз балалары кебек карады. Алай гына түгел, үсеп җиткәч тә безне кайгыртып гомер итте.
Балаларыбыз кечкенә вакыттан әби-бабайларына кунакка кайтып йөрделәр. Сеңлем Раниянең ире Мәскәү юлында авариягә очрап, 31 яшендә вафат булды. Иренең кырыгында икенче баласын тапты.
Шул вакытта әни: “Балаларга терәк булыйм”, — дип, Казанга чыгып китте, аларга ярдәм итте. “Йөрәгемне басыйм дип, балаларыңа кычкырма, зинһар, миңа кычкыр. Мин ничек тә түзәрмен, ятим балаларыңның күңелен тагын да яралама”, — дип әйткән.
Сеңлекәшем белән аның бу сүзләрен еш искә төшерәбез. Безнең әнинең күңеле киң булды, ул йөрәк ярасының ни икәнен аңлый иде», — ди Ринат абый.
Факия апа балаларының кадер-хөрмәтендә 85 яшенә кадәр яши. Факия апа вафатыннан соң Шиһабетдин абый да ике елдан соң мәңгелеккә китә.
Төп йортта калган Рифатның күзләренә операция кирәк булса да, туганнары күпме генә үгетләсә дә, әти-әнисен калдырып хастаханәгә чыгып китми. Ул бары тик әти-әнисен тәрбияләп, соңгы юлга озатканнан соң гына табибларга бара.
Әтисе вафатыннан соң Ринат абый аны соңгы юлга озатырга дип Мәскәүдән авылга кайта. Шунда әбиләрнең сөйләшүенә игътибар итә.
«Шиһабетдин 11 ел шланга белән йөрде. Ике ир яшәгән йорттагы чисталыкны күреп, исебез китте. Бернинди ят ис юк, пөхтәлекләренә таң калырлык», — дигән сүзләрне ишеткән Ринат энесенә бүген дә мең рәхмәтле.
«Рифат әни үлгәннән соң әтине вакытында ашатып, юындырып торды. Аңа авылда төпләнеп калган Ришат энебезнең гаиләсе дә ярдәм итте», — ди Ринат абый.
Факия апа белән Шиһабетдин абый бер-берсен тулыландырып гомер иткән парлар. «Безнең әни бик сабыр иде, әти тормышта бик шук кеше булды. Әти совхозда тракторда эшләде, чәчү чәчте.
Сүзем дога булсын, берсендә Шәйдулла абый басуның бер ягында, әти икенче ягында чәчү чәчә икән. Шәйдулла абый коммунист, ә әтинең коммунистларны бик өнәп бетерми торган гадәте бар иде. Шәйдулла абый урман буена менеп киткәч, әти: “Кызык итим әле”, — дип, чәчкечләрен күтәрткән дә алгарак баскан.
Шәйдулла абый күреп, тәмам аптыраган: “Шиаб, монда кадәр җиттеңме әллә?” — дип сораган. “Мин бит синең кебек түгел, эшлим”, — дип җавап биргән.
Хезмәт алдынгысы булган Шәйдулла абый аның сүзенә ышанып, Шиабтан артта калдым, дип, төн буе өенә кайтмыйча чәчү чәчкән. Аның мондый мәзәк хәлләре бик күп.
Авыл халкының хәтерендә әниебез киң күңелле, ә әтиебез мәзәкчән кеше булып кереп калгандыр», — ди Ринат абый.
Алты ятим — бер гаилә Мәктәпне тәмамлаганнан соң Ринат Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Уку барышында аны практикага җибәрәләр. Комбайнер егетне Абдрахмановларга фатирга урнаштыралар. Менә шул вакытта Мәскәүдән Фирдания исемле бер кыз кайтып төшә. Танышып, дуслашып китәләр. Гаилә корырга вәгъдәләшәләр. Егет укуын тәмамлап, кыз янына Мәскәүгә китә.
Иң гаҗәпләндергәне — Абдрахмановлар гаиләсендә туган балаларны да ятимлек ачысы бик иртә сыный. 1968 елда әниләре вафат була. Биш бала ятим кала. Олы кызлар гаиләнең төп терәгенә әверелеп, әтиләренә ярдәм итәләр, хатын-кыз эшен үз җилкәләренә алалар, үзләреннән кечкенә туганнарын тәрбиялиләр.
Бераздан әтиләре башка хатынга өйләнә. Тик әтиләренең гомере дә кыска була: 1980 елда вафат була.
«Минем хатын 20 яшендә дөм ятим калган кеше», — ди Ринат абый.
Бу гаиләгә килгән кияүләр дә әнисез үскән егетләр булып чыга. Ике баҗайның гаиләсе Әтнә районында төпләнеп яшәп кала, Ринат белән Фирдания Мәскәүдә үз куышларын булдыра.
Фирдания пешекчелеккә укыган була. 1980 елгы Олимпиадага төрле төбәкләрдән яшь пешекчеләрне Мәскәүгә чакыралар. Фирданиягә дә мондый бәхет елмая. Башкала кызга бик ошый, шуңа күрә ул үзе янына сөйгәне Ринатны чакыра.
Мәскәүгә килгән Ринат Олимпиада өчен дип төзелгән зур кунакханәгә эшче булып урнаша. Җитәкчелек авылдан килгән татар егетенең ышанычлы булуын күреп, аңа җаваплы эшләр тапшыра башлый. 25 яшендә склад мөдире итеп билгелиләр, аннан соң ул директорның тәэминат буенча урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелә.
Кунакханәнең биш корпусы була, һәрберсе 30ар катлы. Һәр корпуста икешәр мең кеше яши. Көненә ун мең кешене ашаткан еллары була. Ринат абыйга зур дәрәҗәләргә ирешкән кешеләр белән аралашырга туры килә.
Заманалар үзгәрә. Кунакханә-ашханә бизнесында үзгәрешләр башлана. Эштән китәргә дә, кабат шунда ук урнашырга да туры килә.
«Мин Мәскәүдә яши башлагач, бөтен якташлар бездә булды. Көз җитсә, бәрәңге төяп килерләр иде», — дип искә ала Ринат абый.
«Аларны сатып бирергә ярдәм итә идем. Башкасын әйтмим, колхозлардан килгән борчакларына кадәр урнаштырырга туры килде. Шунысына сөенәм: әти-әниемә юк заманнарда кешедә булмаган ризыклар ашатырга Аллаһ миңа мөмкинлек бирде».
Нәсел дәвамчылары Ринат белән Фирданиянең ике улы туа. Кечкенәсе аеруча шук, тиктормас була.
Берсендә Ринат эшендә грек-рим көрәше буенча тренер Борис Анатольевич Одиноковны күреп ала.
«Кечкенә малай тик тормас, шулкадәр шук. Сезгә алып килеп карасам, ничек булыр икән?» — ди ул.
Тренер риза була. Икенче көнне үк малайны үзе эшли торган бинаның бишенче катында урнашкан спорт залына алып килә. Беренче катка төшеп, эш бүлмәсенә керергә генә өлгерә, артыннан төшеп җитәләр.
«Малаең канат буйлап менеп китте дә төшми, тик атынып утыра», — диләр.
Тиктормас малайны җиде яшендә сигез-тугыз яшьлек малайлар белән көрәштерә башлыйлар. Үзеннән зур малайларны җиңгән энесенә сокланып, абыйсының да көрәшеп карыйсы килә.
Олы уллары Рәшит татар-башкорт көрәше белән дә кызыксына башлый, Россия беренчелегендә бишенче урынны яулый. Егетләр бер-бер артлы көрәш буенча уңышларга ирешә. Рәфис Тамбов шәһәрендә Россия чемпионатында җиңә. Икесе дә спорт мастерлары. Бала вакытларында авылга кайтып, каникулларын шунда уздырган малайлар алар.
«Безнең әни кунаклар кайтуын бик ярата иде, аеруча Сабан туена. Әнинең сүзен искә алып, быел барлык туганнар төп йортыбызга Сабан туена җыелдык.
Без туып-үскән йортта Рифат энебез нигезебез сакчысы булып гомер итә. “Кайтканда хәбәр итегез, миңа да әзерләнеп торырга кирәк”, — ди. Кайтуыбызга ашларын пешереп, мунчаларны ягып, безне көтеп тора», — ди Ринат абый.
Комментарийлар