Караширмә авылы ямьле Мишә елгасы буена урнашкан. Яз көне бу үзәнлекне су баса. Авыл кешеләре шул чакта малларын таулырак җиргә күчерә башлый. Мишә елгасы ярларыннан ташый-ташый диңгезгә әверелгән кебек була кайчак. Шушы авылда Сәгыйдә исемле кыз үсә. Әтисе Габдулла балыкчылык белән шөгыльләнә. Сәгыйдә абыйсы Гаффар белән әтисенә балык тотарга булыша. Сәгыйдә әтисе белән Теләче базарына балык сатарга барырга ярата. Теләчедә базар гөрли. Кайсы мал сата, кайсы – яшелчә. Әнә базар кырыенда бер сукыр бабай гармун уйный. Хатыны кушылып җырлый. Узган һәр кеше алдындагы бүреккә акча сала.
Сәгыйдә барысын да күзәтә. Менә алар янында гына әтисе белән улы агачтан ясаган урындык, тәрәзә рамнары сатып тора. Әтисе күрмәгәндә егет Сәгыйдәне күзәтә. Сәгыйдәнең дә күзе егеткә төшә. Аларның күзләре очраша, Сәгыйдә оялып башын аска ия. Үзе шунда ук авыз чите белән елмаеп та куя. Сәгыйдә дә бик чибәр бит! Чәчләрен турыдан ачып, толымнарын җилкәсеннән төшереп салган. Җиләк кебек өлгергән вакыты. Болар кайсы авылдан килделәр микән?
Сәгыйдәнең башына төрле уйлар килде. Шул вакыт егетнең әтисе Сәгыйдәләр янына балык алырга килә. Өлкәннәр сөйләшеп тә алырга өлгерделәр. «Мин Юлбаттан килдем. Сездә кыз бар, миндә – егет», – диде Зыятдин карт. Габдулла белән Зыятдин икенче базарда күрешергә сүз куешып, кул бирештеләр. Габдулла кайтышлый ук кызына сүз катты: «Сәгыйдә кызым, барысы да син әйткәнчә булыр. Мин сине мәҗбүриләп кияүгә бирмим...». Сәгыйдәгә егет бик ошады шул. Кыз әтисенә каршы килмәде. Икенче базарда Зыятдин карт белән улы аларга чәй эчәргә керделәр. Кыз чаршау эченнән егетне күзәтте. Егет Хәйретдин исемле икән. Кода буласы кеше улына карата бик коры, үз кулында тота кебек.
Шулай да Хәйретдин Сәгыйдәгә хат язып алып килгән булып чыкты. Хатны Гаффар абыйсына биреп калдырган. Хатта берничә генә сүз язылган иде. «Минем күңелем синдә, риза бул, сәлам белән Хәйретдин».
Сәгыйдә янды-көйде. Әле аның егетләрдән андый хат та алганы юк. Озак та тормады, җомга көнне Сәгыйдә Юлбатка инде килен булып килде. Сәгыйдәнең күзе биредәге тауларга төште. Ике тау арасына урнашкан авыл икән бу. Зыятдиннар урта хәлле кешеләр, Хәйретдин исә өйдә төпчек малай икән. Башка чыгып булмый икән дип уйлады Сәгыйдә. Ә менә кайнанасы урын өстендә булып, Сәгыйдә ишектән кергәндә үк бу өйдә күптән хатын-кыз кулы тимәгәнлеген күреп алды. Сәгыйдә беренче эш итеп самоварны агартты. Мунча ягып, кайнанасын юындырып чыгарды, тәмле чәй ясап эчертте. «Рәхмәт килен, рәхәт яшә», – диде әби. Киленнең беренче көне шулай үтеп китте.
Еллар уза торды. Хәйретдин бик акыллы ир булды, бер-берсен яратып яшәде алар. Сәгыйдә бу нигездә өч бала тапты. Беренче баласы кыз булды. Гыйззәтбану исемен куштырды Хәйретдин. Икенчесе дә кыз, аңа Мәргүбә исемен бирделәр. Өченчегә Хәйрулла исемле улы туды. Малаена өч яшь булганда Хәйретдин вафат булды. Сәгыйдәнең тулып торган бәхетле тормышы чәлпәрәмә килде. Улыннан соң, озак та тормый кайнанасы үлеп китте. Шулай итеп Зыятдин карт килене һәм өч бала белән торып калды. Сәгыйдә кая барырга да, нишләргә дә белмәде. Балаларын алып Караширмәгә дә кайтасы килми. Әле үзе үк өйләнерлек бабай янында калып та булмый. Уйлаганы дөрес булды,
Зыятдин карт киленгә бәйләнә башлый. «Әйдә никах укытыйк та, бергә торыйк», – дип ялына ул киленгә. Сәгыйдә бу хәлләргә бик аптырап, киңәш сорарга мулла абзый янына бармыйча булдыра алмады. «Мулла абзый, мин кая барыйм икән? Миңа нишләргә хәзер», – ди ул. Мулла кеше бу хәлләрне ишеткән булса да, тагы бер кат уйланып, Сәгыйдәгә үз киңәшен бирә. «Сәгыйдә, син Зыятдинга барма, ул иреңә хыянәт итү булыр. Әнә югары очта Шәйдулланың хатыны бәбидән үлде. Аның 9 баласы калды. Үз балаларың да шунда сыяр», – ди мулла абзый.
Тик хәлләр мулла уйлаганча гына җиңел булмый шул. Зыятдин карт өч баланы үзенә алып кала да, Сәгыйдәне өйдән куып чыгара. Сәгыйдә әнә шулай канлы яшьләрен агыза-агыза Шәйдулла өенә барып керә.
Хатын өйгә кергәч, авып китә яза. Түрдәге сәкедә сигез бала моңа карап утыра. Бишектә яшь бала елый. Шәйдулла да өметле күзләре белән Сәгыйдәгә карап тора. Сәгыйдә ишек яңагына сөялеп озак басып тора әле. Ишектән кире чыгар иде, барыр җире юк. Барлык көне көчен җыеп: «Балалар риза булса, калам», – ди. Шәйдулла: «Рәхмәт, Сәгыйдә, бервакытта да рәнҗетмәм сине», – дип, аптырап калган хатынны өстәл янына утырта.
Комментарийлар