Иртәнге тынлык. Сабада кояш күтәрелеп кенә килә. Ишегалдында кошлар сайрый.
Капка төбендә велосипедын төзәтеп йөргән малайга әтисе нәрсәдер киңәш итә. Капка төбендәге бу гадәти күренешнең никадәр зур бәхет икәнен күпләр уйлап та карамыйдыр. Ә Илдус Рафыйков моның чын асылын да, мәгьнәсен дә күңеле аша үткәргән. Чөнки тыныч иртәләрнең кадерен ул алгы сызыкта хезмәт иткәндә аңлаган кеше. Хәзер аның көннәре гаиләсе, спорт, мәктәпләрдә укучылар белән очрашулар, җәмәгать эшләре белән үтә. Әмма күңелендә әле дә онытылмый торган хәтер бар. Тәнендәге йөздән артык кыйпылчык та шул хатирәләрнең шаһиты булып калган.
Иң авыры яңадан гадәти тормышка өйрәнү икән, дип башлады ул сүзен безнең белән әңгәмәдә.
Кеше язмышын үзгәрткән карар 2022 елның көзе. Илдә өлешчә мобилизация игълан ителгән көннәр. Илдус озак уйлап йөрми. Үзе өчен җавапны күптән тапкан була инде ул. — Без кечкенәдән Ватанны хөрмәт итеп үстек. Олылар шулай өйрәтте, мәктәп шулай тәрбияләде. Шуңа күрә мин бу карарны үзем кабул иттем, — ди ул.
Тормыш иптәше Гөлнарага бу хакта китәргә бер көн кала гына әйтә. Хатыны: «Нигә алданрак әйтмәдең?» – дип сорагач, «Борчымас өчен...» дип җавап биргән. Кыска гына сөйләшү, тынлык. Ә алда нәрсә көткәнен аларның икесе дә белми. – Өйдә биш бала калды. Әти кеше буларак, минем өчен иң авыр мизгелләрнең берсе дә нәкъ менә шул булды, - ди әңгәмәдәшем.
Санинструкторның бер көне
...Таң әле яңа гына ата. Яктылык офыкка әкрен генә тарала. Әмма биредә хезмәт итүче егетләр өчен иртәнең матурлыгына сокланып торырга вакыт юк.
Илдус медицина сумкасын кабат тикшерә: турникет, бинтлар, гемостатик салфеткалар, авыртуны баса торган дарулар. Һәр әйбер үз урынында. Чөнки ашыгыч ярдәм күрсәткәндә кирәкле әйберне эзләп торырга вакыт булмый. Рациядән хәбәр килә: «300нчеләр бар... Ярдәм кирәк». Санинструктор өчен андый чакта бер генә уй, әлеге урынга мөмкин кадәр тизрәк барып җитәргә. Яраланган хәрбинең йөзе агарынган.
— Түз әле... Хәзер ярдәм итәбез, — ди Илдус. Кан агуны туктатып, яраны бәйли. Ачыргаланып кычкырган егетне тынычландырырга тырыша. Кайчак бит бер җылы сүз дә дару кебек тәэсир итә. Санинструктор хезмәтенең асылы – кешеләрнең гомерен саклап калу, җылы сүз белән дә, медицина ярдәме күрсәтеп тә. Бу хезмәттә куркуны җиңү түгел, ә ярдәмгә мохтаҗ кешене беренче урынга куя белү мөһим.
— Син барыбер исән калачаксың, үз аякларыңда өеңә кайтачаксың... Бу сүзләрне ул күп тапкырлар әйтте һәрбер яралыга, кемгәдер ул сүзләр көч биргәндер, моңа һич шиге юк Илдусның. Соңыннан үзенең дә нәкъ шул сүзләргә ябышып яшисе килгән вакытлары булгандыр.
Язмыш Илдусны да кызганмый, ике тапкыр авыр җәрәхәт ала, ике контузия кичерә. Кулындагы бармакларын югалта. Табиблар тәнендә йөздән артык кыйпылчык калганын әйтәләр. Аларның күпчелеге операция ярдәмендә алынмый икән. Шуңа күрә алар аның белән гомер буе калачак. Ләкин иң тирән яралар тәндә генә булмый икән.
— Кайткач күңел белән һаман да шунда буласың, — дип сөйли ул. Гәрчә, таныш кешеләр, тормыш иткән йорт, туган авыл. Әмма үзеңне әле дә алгы сызыкта, егетләр арасында чит кеше итеп тоясың. Бу халәтне күпләр аңлап та бетерми.
Яңадан яшәргә өйрәнү Бервакыт аны Сабада үткәрелгән махсус хәрби операция ветераннары арасында өстәл теннисы ярышына чакыралар. – Башта икеләндем, аннары ризалаштым. Минем белән ярышта протез белән йөрүче бер спортчы белән очраштым, япь-яшь егет. Чалбарын киеп куйган, әгәр миңа аның ике протезы барлыгы турында әйтмәсәләр, һич уйламас идем. Оттырдым бит моңа, бер генә түгел. Берничә тапкыр җиңелдем. Өйгә кайтканда күңелемдә бер генә уй бөтерелде: «Әгәр ул булдыра икән, мин ник булдыра алмыйм?», - ди Илдус. Нәкъ менә шул көн тормышында борылыш ноктасына әйләнә.
Теннис, бассейн, җиңел атлетика - спорт аның өчен нәтиҗә артыннан куу түгел, ә күңелне дәвалау ысулына әверелә. Көннәр акрынлап яңадан мәгънә белән тула башлый. — Спорт миңа кешеләр арасына чыгарга ярдәм итте, — ди ветеран үзе. Бүген аны районда үткәрелгән ярышларның күбесендә күрергә мөмкин. Җиңсә дә, җиңелсә дә елмая ул, чөнки хәзер ул нәтиҗәдән бигрәк катнашуның кадерен белә.
«Абилимпикс» – мөмкинлекләр ишеге 2026 елда Казанда махсус хәрби операциядә катнашкан ветераннар арасында үткәрелгән «Абилимпикс» чемпионатына әзерлек башлана. Илдус «Беренче медицина ярдәме күрсәтү» компетенциясен сайлый.
— Социаль координаторым, әйдә, катнашып кара әле, дигәч, нигә бармаска, катнашмаска, диеп рәхәтләнеп ризалыштым. Җитмәсә, бу өлкә миңа якын. Белгәннәремне яңадан барладым, өйрәндем, — ди ул.
«Абилимпикс» ярышлары барышында Россиянең төрле төбәкләреннән килгән ветераннар белән таныша. Ә бит аларны уртак язмыш берләштерә. Кемдер кулын югалткан, кемдер протез белән йөри. Кайберсе яңадан һөнәр үзләштерә. Ләкин һәркайсының күзендә бер үк теләк күренә, яңадан тулы канлы тормыш белән яшәү.
1 июльдә Казанда Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча уздырыла торган «Абилимпикс-2026» махсус хәрби операциясе ветераннары арасында һөнәри осталык буенча чемпионатка йомгак ясалды. Чарага 2 меңнән артык кеше килгән, катнашучылар һәм экспертлар 21 компетенциядә ярышты.
Йомгаклар буенча 63 конкурсант җиңүче булды, шуларның 24е Татарстан Республикасы җыелма командасы исеменнән чыгыш ясады. Хәбәр ителгәнчә, команда искиткеч нәтиҗә белән чыгыш ясады: тугыз алтын, тугыз көмеш, алты бронза. Ә Илдус «Беренче медицина ярдәме күрсәтү» компетенциясендә беренче урынны яулады.
— Бу минем генә җиңү түгел. Мине әзерләгән кешеләрнең, гаиләмнең, янәшәмдә булган һәркемнең уртак хезмәте, — ди ул. «Абилимпикс»тан соң ул башка компетенцияләрдә дә үзен сынап карарга хыяллана. — Шофер эше дә кызык, бәлки слесарь һөнәрен дә өйрәнермен, — дип елмая ул. Кешене тормышка иң нык бәйләп торучы көч гаиләдер, мөгаен. Илдус өчен дә шулай. Гөлнара ханым аның иң зур терәге була. Балалары исә иң көчле этәргеч. Өлкән улы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе университетын тәмамлаган, спорт мастеры. Хәзер армиягә китәргә әзерләнә. Икенчесе хәрби хезмәттә. Иң кечесенә 13 яшь, ул да спортка мөкиббән. Балалар әтиләрен сүзендә торучы, һәрвакыт янәшәдә булырга тырышучы кеше булган өчен хөрмәт итәләр.
Бүген Илдус мәктәпләргә йөри, укучылар белән аралаша. Ул аларга батырлык турында озак итеп сөйләми,ә тормышның кадерен белеп яшәү турында сөйли.
— Бер-берегезне хөрмәт итегез. Әти-әниләрегезнең сүзен тыңлагыз. Сәламәт булыгыз. Спорт белән шөгыльләнегез, — дим аларга. Балалар тын да алмый тыңлый. Чөнки алар каршында китаптагы герой түгел, ә үзләре кебек авыл малае утыра, - ди Илдус елмаеп. Һәм бу елмаюда киләчәккә өмет бар.
Гаиләсе белән Илдус «Абилимпикс-2026»да җиңүчеләр арасында (уңнан беренче)
Комментарийлар