Батырларча һәлак булган Артур Михайлов истәлегенә багышлана.
Штурмовиклар тормышыннан бер көн
Хикәя Артурның яраланган иптәше исеменнән алып барыла. Клавдия апа аның сүзләрен безгә түкми-чәчми бәян итте.
"Донецк ягындагы бер бистәдә, урман полосасында туктадык. Егетләр өчен бу поселок – иң авыр чор булды. Безне "Урал" машинасы һәм икенче блокпост көтә, ә 15 чакрым ераклыкта, каршы як белән аяусыз көрәш алып барган беренче блокпост. Без аны саклап калырга тиеш идек. Позициядә урнашабыз, окоп казыйбыз. Яңгырлы һава, вак кына сибәләп торган җан өшеткеч яңгыр. Салкын җил. Һәм беркемдә дә диярлек бушлатлар юк, без бит аларны яшел зонада калдырдык, алгы сызыкта алар кирәк булыр дип кем уйлаган бит. Бертуктаусыз койган көзге яңгырдан туңып, калтырый ук башлаган идек.
Икенче бүлекчәдән кемдер: "танклар килә!" дип кычкырып җибәрде. Без танкка каршы кул ярдәмендә эшли торган гранатомет (РПГ)ны әзерлибез. Җиргә яттык. Тынлык урнашты. Салкынны тоймый башладык. Туфракны гына сизәсең, ләкин салкынны тою югалды, барысын да адреналин йотып бара сыман. Шунда ук ут ачмакчы буласың. Ләкин көтәбез. Алар котырынган - ике танк һәм бер пехотаның хәрби машинасы югары тизлектә каршы килде. Безнең танклар да әзер, анысы... Каршы якның беренче танкы безнең яннан үтеп китте, ә икенчесе без яшеренгән аланлыкка килеп керде. Өченче атудан ул безнең танкның радиаторын, двигателен, чылбырын һәм йөрү частен зарарлады. Ләкин, бәхеткә, механик-машина йөртүче белән наводчик, танк эченнән чыгып өлгерделәр.
Шулчак атыш башланды. Безнең егетләр яхшырак күренсен өчен калкулыкта, урнашкан иде. Ун патрон аттык та, пулемет эшләми башлады. Туп-туры каршы як танкы каршында көпшә бөкесен ачтым, яңадан зарядка ясадым атам, ә ул атмый. Яңадан ачам, яңадан корам. Юк бит. Адреналин да куркырга ирек бирми. Окоп эченә ташландык, ул өч метр чамасы.
Һәркем үз позициясендә. Михалыч кулына ике граната алды. Бирелергә җыенмыйбыз.
Шул окопта без алтау идек. Үз-үзебезгә ышандык, нык булдык, Артка чигенмәдек. Синең тормышың кыл өстендә торган вакытта барысын да үз-үзеңә ышаныч хисе хәл итә. Иң авыр минутта күз алдыңа якыннарың килеп баса. Шул чакта яшәү теләге биләп ала. Кинодагы кебек, кыл өстендә торган вакытта син ни өчен яшәвеңнең максаты ачыклана. Безнең бабаларыбыз да фашизмны җиңгән бит, һәм безнең дә сынатырга хакыбыз юк. Соңгы тапкыр штурмга без иртәнге дүрттән алып көндезге 11гә чаклы кердек. Кайдадыр йөгерә-йөгерә, каядыр шуышып, икенче бер җирдә “каз йөргән” сыман, алпан-тилпән атлап.
Чөнки мина яки “лепесток”ка (яшеллек эченә яшеренгән пехотага каршы мина снаряды) басуың бар. Моннан тыш, без бик уяу, сизгер булырга өйрәндек, чөнки күпчелек очракта ишетү сәләте дроннардан коткарып кала ала. Хәрби биремне үтәп, ә ул ике көнгә сузылды, кире чыгып җиткәндә генә тезелеп 5әр кеше чыктык. Артур 1нче рәттә, мин, ягъни Гугл арттарак идем. Михалыч минага басты. Туфрак астында капланып калган булган ул, шуңа берни сизмәгән иптәшем. Ул каты яраланып, күп кан югалтудан җан бирде. Ә минем аякларыма зыян килде. Калган иптәшләребез безне кара пакетка салып яшел зонага алып чыга алды. Командирның башка иптәшләргә рациядән әйткән сүзләрен аерым ачык ишетеп тордым. Гугл – 300, Михалыч - 200нче. Шул вакытта үземә сүз бирдем, терелеп чыккач, дустымның каберенә барып, хушлашачакмын, әти-әнисенең хәлләрен белешәчәкмен», – дип сөйләгән хәрби.
Чыннан да, Гугл сүзендә торган, хәрби дусты Михалычның әти-әнисе Клавдия апа белән Геннадий абый янына килеп хәлләрен белешкән, бик озак сөйләшеп утырганнар, Артурның соңгы сулыш алуы, хәрби бирем үтәүләре турында тәфсилләп барысын да бәян иткән. Моның өчен хәрбинең якыннары аңа бик рәхмәтле.
«Нинди шәфкатьле булган бит ул»
Михалыч позывноен алган Артур Михайлов Менделеевск районы Иске Гришкино авылы егете. Әнисе Клавдия – авылдагы мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе. Авылның активисты. Әтисе Геннадий гомере буе машина йөртә. Әле хәзер дә лаеклы ялда булуга карамастан Елаз заводына эшчеләрне ташый.
– Ирем белән 38 ел бергә яшибез, – дип таныштырды гаиләләре белән Клавдия апа. – 1986 елны, 19 яшендә кияүгә чыккан идем аңа, шөкер, бик әйбәт яшәдек без аның белән. 1987елны кызыбыз Олеся, 1989 елны улыбыз Артур туды. Бик тә игелекле, ачык йөзле, тәртипле, мәрхәмәтле, инсафлы, кеше булды улыбыз. Аның белән теләсә нинди темага сөйләшеп була иде. «Юк» дип әйтүне белмәде. Әле классташлары хәл белешергә килгәч тә, озак кына Артур турында сөйләшеп утырдык. Һәрберсенең аның белән бәйле үз хатирәсе, үз истәлеге. Әмма һәркайсы диярлек аның ярдәмчеллеге турында кат-кат кабатлады. Әйтик, фәннәр буенча контроль эшләре вакытында, баштан классташларына ярдәм иткән. Аннан соң гына үзенекенә тотынган. Менә бу бәләкәй генә фактлар да кешенең асылын ачып сала, югыйсә. Рәсем ясарга да, агачтан сыннар ясау буенча да укытучылар аны төрле бәйгеләргә алып баралар иде. Яхшы укыды. Кызым белән бергә дәрес әзерләргә утыралар, ә кечесе Артур апасына өй эшләрен әзерләргә булыша. Институтка укырга керде, эшкә урнашты. Хәтта хезмәт хакын да безгә кайтарып бирә иде. Әле дә күңелем белән алар үскән вакытка кайтып, искә төшерәм дә, шаккатам. Нинди шәфкатьле бала булган бит ул.
11 классны тәмамлаганнан соң Артур Михайлов Алабугадагы югары уку йортларның берсенә маркетолог һөнәрен үзләштерер өчен укырга кергән. Физика-математика бүлегенә укырга керү теләге дә булган үзенең, тик уку түләүле булганга, хыялы чынга ашмый калган.
– Югары белем алганнан соң 2011 елдан 2012 елга чаклы армиядә хезмәт итте, – дип дәвам итә Клавдия апа. – Разведчик-пулеметчик дип язылган хәрби билетында. Баштан 3 ай Читада укуда булды алар, аннан соң хезмәтен Бурятиядә дәвам итте.
Хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң Артур Алабугада эшләп килүче “Махеев” җитештерү компаниясенә эшкә урнаша. 2015 елдан бирле шунда хезмәт итә егет.
– Эшендә мактаулы булды ул. Әле дә хезмәттәшләре хәл-әхвәлләребезне белешеп торалар. Мобилизация игълан ителгәч, повестканы да эшенә китереп биргәннәр. Карышмады ул. Ватан чакыра икән, димәк китәргә, диде. Билгеләнеш буенча комендант батальонына куйганнар. Үзе әйтүе буенча гранатометчик булган ул. Казанда булган вакытта атна саен янына бара идек. Танк полигонында өйрәтмәләрдә булдылар. Биремнән тезелешеп кайталар иде. Хәтерлисездер, хәтта видео да бар, җыр белән куелган. Кайчак шуны алып карыйбыз, ул да шунда чалынмасмы дип. Ә хатыны Вероника белән Артур махсус хәрби операция зонасына китәр алдыннан ЗАГСта язылышты, моңарчы алар 7 ел бергә яшәде.
2022 елның 27 декабрендә Артур икенче эшелон белән киткән, Донецк республикасы җирлегендә булган алар.
– Посылкалар җибәреп тордым, – дип сөйләвен дәвам итә тыныч кына Клавдия апа. – Ә, гомумән, мин эшли торган клубта волонтерлык штабы булдырылган. Нинди генә эш башкармыйбыз: токмач та кисәбез, маскировка челтәре үрәбез, окоп шәмнәре ясыйбыз. Бермәлне Артур Татарстан флагын сорый башлады. Бөтен кибетләрдән эзләдем, таба алмадым. Интернет кибет аша таптык бит, икенче көнне килеп җитте ул. Ә шул көнне посылкаларны җибәрәбез. Ходай кушуы буенча, посылкага салып җибәрдек, барып җитте ул. Артурдан әләмнең кирәге чыктымы дим. Ә ул баксаң, Угледарны кулга төшергәч, шуңа Татарстан әләмен кадарга хыялланган. Әләмне шул дәвер үзе белән йөрткән. Угледарны алгач вакытта аның 40гы җиткән иде. Командиры Артур исеменнән Татарстан әләмен Угледарга элгән бит.
Өч тапкыр ялда булган Артур. Бөтен туганнары белән күрешеп чыккан. – Соңгы китүендә дә улым бәхилләшеп киткән сыман булды, хәрби иптәше дә шул сүзләрне кабатлады. Соңгы биреме алдыннан дуслары белән гүя саубуллашкан ул. 7 августта озаттык өйдән, 26ысы минага басып шартлаган. Алгы сызыктан чыгып җитәр урында... үлем сагалап торган. 2024 елның 11 сентябрендә җир куенына иңдердек. Артурны җирләгән вакытта командиры кайтты, рюкзагын, бөтен әйберен тапшырды. Күрәсең, улым рюкзагын да безгә кайтарып бирергә әйтеп калдыргандыр. Авыл клубында аның истәлегенә бер почмак оештырылды, шәхси әйберләрен шунда тапшырам. Командиры Артурның үзе белән саклап йөрткән әләмен Угледарны яулап алгач бинага кадау вакытын видеога төшереп миңа да җибәрде. Киемнәрен тотып карыйм, бик юксынганда. Аның сулышы исе килә, алардан. Гел видео төшерә иде ул. Исән-сау кайткач, кино ясарсың инде, дия идем үзенә.
“Миңа монда рәхәт, күңелле”, ди үзе
Артурның беренче укытучысы Валентина Викторовна Мамакова укучысы турында иң җылы хатирәләре белән бүлеште
– Артур безнең кечкенәдән үк бик акыллы, тәртипле малай булды, – дип сөйләде безгә Валентина Федоровна. – Кушканны төгәл итеп эшләүче, чиста, матур итеп язучы, рәсемнәрне дә матур ясады. Бик тырыш укучы. Яхшы укыды. Кечкенә генә гәүдәле малай иде башлангыч класста. “Бигәшкәй” керәшен халык балалар фольклор ансамбленә йөрде. Башлангычта үзем укыткач, балаларны 1 класстан ук ансамбльгә җыя идем. Сәхнәгә чыкканда ул иң кечкенәсе беренче сәхнәдә күренгәч тә кул чаба башлыйлар иде. Үсеп, буй җиткәч тә, гел хәлемне белешеп торды ул. Махсус хәрби операция зонасыннан туган көнем белән котлап җибәргән смслары әле дә сакланган. Бик юксынабыз. Күктә дә шундый чиста күңелле, яктылык өләшүче кешеләр кирәктер.
Артур минем сыйныфташым гына түгел, җан дустым, ике туганым иде, дип сүзен башлады Чаллы шәһәрендә яшәүче Светлана Әхмәтшина.
– Балалар бакчасыннан бирле бергә булдык аның белән. Безнең әниләребез бертуган. Аның әнисе Клавдия минем үрсә әни. Класста без 15 бала, 10 малай, 5 кыз идек. Контроль эшләре вакытында махсус аның янына утыра идем. Баштан минекен эшләп бирә, аннан соң үзенекенә тотына. Әле аның язмалары партадан-партага күчеп йөри. Укытучылар белә иде моны. Без урамда уйнап йөрсәк, Артур көне-төне китап укуда булды. Алабугада укыган вакытта аның белән бер өйне арендалаган идек, абыйлы-сеңелле булып, гел бергә яшәдек. Шундый чиста, пөхтә булды. Җирләгәннән соң өч тапкыр төшемә кердем, көлә, елмая үзе. “Миңа монда рәхәт, күңелле”, ди үзе. Урыннары җәннәттә булсын бахыркаебызның, – дип күз яшьләре аша сөйләде Светлана.
.jpeg)

.jpeg)
Комментарийлар
2
4
0
Тыныч йокла, героебыз. Бик кызганыч...
0
0
2
0
Еламыйча булмый, кочкэ укып бетердем, Герой тыныч йокласын, урыннары ожмахта булсын, сабый.
0
0