Балтач районының Иске Салавыч авылында булган фаҗига һәркемне тетрәндерде.
12 октябрь кичендә Кәлимуллиннар йортында янгын чыга. Әлеге ялкын йорт-җирне генә юк итеп калмыйча, сигезенче сыйныфта укучы кызның да гомерен өзә. Тырышып тапкан мал-мөлкәтләре белән бергә гаиләгә кызларын да югалтырга туры килә.
«Чыгыгыз, янабыз!» Кәлимуллиннарны авылда уңган-булган, гаилә җылысын саклап яшәүче парлар, диләр. Гаилә башлыгы Раушан «Татарстан» күмәк хуҗалыгында мал табибы булып эшли.
Йорт хуҗабикәсе Гөлназ — Нормабаш авылыннан бу авылга килен булып төшкән хатын, балалар бакчасында методист булып эшли. Берничә ел элек йорт салып, аерым чыккан булганнар. Бар көчләрен куеп, тырышып гомер итүче гаилә.
Фаҗига гаилә йокларга яткач була. Бәхеткә, Гөлназ уянып китә. Бу вакытта өй эче төтен белән тулган була, бер-береңне дә күрерлек, сулыш алырлык түгел. «Янабыз, чыгыгыз!» — дип кычкыра ана. Гаилә әгъзалары эчке киемнәрдән генә урамга чыгып йөгерә. Ләкин янгын төтене төпчек кызларын камап ала.
«Үзәкләрне өзде бу хәл. Көн тудымы, шушы гаиләнең фаҗигасен сөйләшәбез», — ди Салавыч халкы.
— Бу хәлләр әлеге гаилә өчен генә түгел, бөтен авылны, районны тетрәтә торган фаҗига булды, — ди Салавыч мәктәбе директоры Нурсил Заһидуллин. — Кәлимуллиннарның ике кызлары да мәктәпнең активистлары иде, спортта да, сәнгатьтә дә алдынгылар булды. Талия унберенче сыйныфта укый, Зәлия сигезенчедә иде.
Биергә бик яраткан Кызларның икесе дә волейбол, баскетбол уйнарга яраткан, икесе дә бию белән шөгыльләнгән. Зәлия аеруча биюне үз иткән, мәктәпнең оста биючесе булган.
Сыйныф белән берәр номер әзерләргә кирәк булса, ул сыйныфташларына бию хәрәкәтләрен өйрәткән. Мәдәният йорты хезмәткәрләренең дә уң кулы булган, андагы бию түгәрәгенә дә бик теләп йөргән.
Мәктәп һәм мәдәният йорты данын яклап, район һәм республика күләмендәге конкурсларда катнашкан. «Йолдызлык» бәйгесендә дә актив булган.
«Көләч йөзле, гел елмаеп тора торган акыллы кыз иде. Уку буенча да икесе дә бик тырыш булды. Гомумән, Кәлимуллиннарның балалары тырышлыклары, активлыклары белән аерылып тордылар. Зәлияне кинәт югалту бөтенебез өчен дә аяз көнне яшен суккандай булды.
Әти-әниләренә Аллаһы Тәгалә сабырлыклар бирсен. Бик зур югалту. Яшим дип янып йөрүче баланың гомере шулай өзелүенә бөтен кеше өзгәләнә», — ди мәктәп директоры Нурсил Заһидуллин.
Янгынның ни сәбәпле килеп чыгуын ачыклау өчен тикшерү эшләре башланган. Роутердан чыккан булырга мөмкин дигән шикләр дә бар. Ялкын өй эчендә нәкъ менә шул тирәдән үрли башлаган. Кирпечтән салынган йортның стеналары гына утырып калган, ул яшәргә яраксыз хәлгә килгән.
Гаилә кабат төп нигезгә — әниләре йортына кайткан. Ике ел элек Раушанның әтисе вафат булган. Зәлияне бабасы янына җирләгәннәр. Чистарту эшләре башланган — Авыл халкы әле дә бу хәлләрнең чынбарлык булуына ышанып җитә алмый. Якыннары гына түгел, бөтенебез шок хәлендә. Иминият эксперты килеп, тикшереп киткәннән соң, янгын булган урында чистарту эшләре башланды.
Авыл халкы һәм күмәк хуҗалык көче белән бу эшләрне башкарып чыгарга уйлыйбыз. Бездә җитәкчеләр дә, халык та бик ярдәмчел. Авырлык килгән һәркемгә ничек тә булса өмет уятырга тырышалар. Чистарту, төзекләндерү эшләре барганда хуҗалык техника белән дә, эшчеләр белән дә ярдәм итә. Шул ук вакытта эшчеләрне ашатуны да үз өстенә алды. Авырлык килгәндә бердәмлек кирәк, — ди Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рәсим Латыйпов.
Йортны да кабат торгызырлар, яшь гомерне генә кире кайтарып булмый. Шушы ачы язмышка дучар булган, кызларын югалткан гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр 89179354066 телефоны аша элемтәгә кереп, Кәлимуллина Гөлназ Марат кызы исемендәге «Россельхозбанк» хисабына «помощь погорельцам» дип билгеләп, акчалата ярдәм күрсәтә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар