«XIX гасыр - империяләр, XX гасыр милли дәүләтләр чоры булса, XXI гасыр шәһәрләр дәверенә әйләнәчәк». Дөньяның мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге иң эре компанияләренең берсе IBMның вице-президенты Джерри Муни сүзләре бу. Әлеге сүзләрнең дөреслегенә көннән-көн инана барабыз. Бүген шәһәрләр дәвере дигәндә без күнеккән мегаполислар түгел, ә инновацияле технологияләр кулланып төзелгән яңа формациядәге...
Мәгълүмат технологияләре көчле үсеш алган бүгенге заманда дөнья илләре интеллектуаль һәм инновация потенциалы тупланган нәкъ шундый шәһәрләргә мохтаҗ. Ихтыяҗның үсүен белгечләр шәһәрләшү процессының зур тизлекләр белән баруына бәйләп аңлата. Планета халкының бүген яртысыннан артыгы шәһәр җирендә яши. Урбанизация алга таба да дәвам итәчәк. Шундый шартларда уңайлы һәм имин яшәешне тәэмин итү беренче планга чыга.
XXI гасырда шәһәрләрнең торышы анда инфраструктураның булуы, матди ресурслар белән генә бәяләнми. Заман сыйфатлы үсешне тәэмин итәрлек акыллы чишелешләр таләп итә. Калалардагы транспорт, көнкүреш, мәшгульлек, торак белән тәэмин итү һ.б.га кагылышлы мәсьәләләрне тагын да нәтиҗәлерәк хәл итү өчен дә кирәк «акыллы шәһәрләр». Заманчалаштырып әйтсәк, смарт-ситида экология, социаль һәм икътисади проблемалар инновацияле проектлар, мәгълүмат технологияләре, телекоммуникация инфраструктурасы төзү аша хәл ителә. Аның концепциясе төрле башлангычлар җыелмасыннан гыйбарәт: экологик тотрыклылык, икътисади нәтиҗәлелек һ.б.
Дөрес, әлегә мондый киләчәк шәһәрләре дөнья илләрендә киң үсеш алмаган. Ул бүгенге этапта тәҗрибә проекты буларак аерым урыннарда гына тормышка ашырыла. АКШта һәм Көнбатыш Европа илләрендә смарт-ситилар төзүне шәһәрләрдәге инфраструктураны мәгълүмат технологияләре ярдәмендә камилләштерү аша алып баралар. Ягъни энергия ресурсларын куллануда, коммуналь өлкә белән идарәдә, биналарның халәтен контрольдә тотуда, әйләнә-тирәлеккә салынган зыянны киметү чараларын күргәндә инновацияле технологияләр кулланыла аларда. Соңгы елларда моның аерым элементлары Россиядә дә күзәтелә башлады.
Ә Көньяк-Көнчыгыш Азия илләрендә киләчәк шәһәрләре төзелешен яңа урыннан, ягъни нульдән башлауга өстенлек бирәләр. IT-технологияләрне кулланып, максатларга тизрәк ирешү ягыннан караганда, нәкъ менә нульдән башланган проектлар кулайрак икән. Көньяк Кореядәге «Сонгдо», Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге «Масдар Сити», Малайзиядәге «Медини Искандар Малайзия», «Киберджая» - шуның ачык мисаллары.
Яшәү өчен уңайлы шундый смарт-шәһәрләргә Россиядә дә ихтыяҗ бар. Бездә дә аны яңа төзелешләрдән башлауны кулай күрәләр. Илдә шундый беренче «акыллы шәһәр» Санкт-Петербург янында барлыкка киләчәк, дип хәбәр иткәннәр иде. «Новый Берег» проекты концепциясе «Smart City Planning» япон корпорациясе белән берлектә әзерләнә. Илдә мәгълүмат технологияләрен кулланылышка кертү буенча лидер саналган Татарстан шулай да беренчелекне бирмәскә уйлый. Лаеш районы территориясендә калкып чыгачак «Смарт Сити-Казан» иярчен-шәһәрен ТР Инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов илдәге шундый формациядәге беренче акыллы шәһәр булачак, дип ышандыра. Безнең проект концепциясе нигезенә Малайзия, Корея, Гарәп Әмирлекләре һ.б. илләрдә өйрәнелгән тәҗрибә салынган. «Азия илләрендәге тәҗрибәне безнең шартларга тулысынча яраклаштыру мөмкин түгел дигән фикерләр дә очрый. Ләкин без аны тулысынча күчереп куймыйбыз, ә төп концепциясен генә алабыз», - ди Линар Якупов.
Татарстан проектның мастер-планын эшләүне «Эй Джи Плэнинг анд Урбан Дизайн Груп», Straits Consulting Engineers компанияләрен берләштергән Малайзия консорциумына ышанып тапшырганнар иде. «Татинвестгражданпроект» җәмгыяте аның техник партнеры итеп билгеләнде. Проектның мастер-планы инде әзер дияргә була. Февраль аенда ул Татарстан ягына тәкъдим ителергә тиеш.
«СМАРТ Сити»ны тагын да масштаблырак проектка әйләндерү Татарстанда мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге «Иннополис» махсус икътисади зонасы һәм шул исемдәге инновацияле иярчен-шәһәр төзелешенә бәйле. «Иннополис»МИЗының Лаеш районы территориясендәге өлеше нәкъ менә «СМАРТ Сити Казан» составына керәчәк. Югары Ослан районы территориясендә төзелүче «Иннополис» иярчен-шәһәре үзе дә «акыллы шәһәрләр» форматына туры килә. Дөрес, аның масштаблары һәм бурычлары «Смарт Сити»га караганда таррак.
Акыллы идеяләр һәм акыллы башлар тупланган мондый шәһәрләр тирә-юньдәге шәһәрләр үсешенә саллы өлеш кертерлек итеп планлаштырыла. «СМАРТ Сити» дә территорияне комплекслы үстерү проекты санала. Ул, «Иннополис» белән бергә, «Зур Казан» концепциясен тормышка ашырырга, гомумән, безнең икътисадның үсешенә этәргеч бирергә тиеш. «СМАРТ Сити» - озак вакытка исәпләнгән проект. Ул инвестицияле, эшлекле, фәнни-тикшеренү, белем бирү һәм социаль активлык үзәге, бизнесны алып бару, эшләү һәм ял итү өчен уңайлы шартлар булдырылган урын итеп уйланылган.
«Казан» халыкара аэропорты янәшәсендә 650 гектар мәйданга җәеләчәк «акыллы шәһәр»не һава аланы һәм Казан үзәге белән «Аэроэкспресс» бәйләячәк. Аның территориясен икътисади үсеш нокталарын тәшкил итәчәк дүрт зонага бүлү планлаштырыла. Эшлекле зона, фән, мәгариф һәм медицина зонасы, югары технологияле производстволар һәм шәһәр паркы зоналары. Бу - якындагы 10-20 ел эчендә гамәлгә ашырылачак планнар. 2013-2015 елларда исә беренче булып Халыкара конгресс-күргәзмәләр үзәге (транзит отельләр һәм офис үзәкләре белән бергә) белән махсус икътисади зона сафка басачак. Соңрак шәһәр зонасында торак йортлар төзү планлаштырыла. Торак зона 50-60 меңгә якын кешегә исәпләнә. «Әлегә бу беренчел максат түгел. Бүген бурыч - эш урыннары булдыру һәм яңа мәйданнарны эшләтеп җибәрү, киләчәк объектларына нигез салу», - ди Линар Якупов. Әлегә иярчен - шәһәрдә 40 меңгә якын яңа эш урыны булдыру турында сүз бара. Экспорт, иминият һәм финанс компанияләре, бизнес-хезмәтләр аутсорсингы, фәнни һәм тикшеренү үзәкләре, дәүләт оешмалары «СМАРТ Сити Казан»ның потенциаль резидентлары булачак. Киләчәк шәһәре территориясендә бизнес алып бару өчен ташламалы шартлар тудырылачак.
Мондый инновацияле проектларның үсеше өчен, бердән, аларның Хөкүмәт тарафыннан яклау табуы мөһим булса, икенчедән, инвесторда проектка салынган акчаларның файда китерәсенә ныклы ышаныч булуы кирәк. «СМАРТ Сити», «Иннополис»тан аермалы буларак, әлегә тулысынча республика проекты санала. Территория эчендәге үсеш тулаем инвесторлар акчаларына башкарылыр дип көтелә.
Әлегә мондый яңа шәһәрләрнең чын кыйммәтенә төшенү безнең аңга кыенрак. Шулай да аның төп кыйммәте талантлы егет-кызларыбызга үзебездә ныгып калу, белемнәренә үзебездә үк кулланылыш табу мөмкинлеген ачу булачак, дип уйлыйм.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар