Дөге белән җиләк-җимешне читтән кертәсе булса, ә калган авыл хуҗалыгы продуктлары белән Татарстан үзен 100 процентка тәэмин итә ала. Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков шулай дип белдерде. Спикер билгеләп узганча, Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясенә кытлык юк һәм булмаячак та.
Башка еллар кебек үк, бу ел да катлаулы килде. Әмма һәр ел үзенчә, алар бер-беренә охшап килми. Быелгы яз 70 нче еллардан бирле күрелмәгәнчә салкын булды. Кайбер культураларны чәчү эше ике-өч атнага соңга калды. Шуңа да чәчү эше буенча планнарны да үзгәртергә туры килде. Нәрсә генә булса да, авыл хуҗалыгы продуктлары буенча республика үзен 100 процент тәэмин итә. Үсемлек мае белән – 600 процентка, шикәр белән – 300 процентка. Бу – соңгы еллар дәвамында алып барыла торган планлы эш нәтиҗәсе, – диде ул Төбәк белән идарә итү үзәгендә оештырылган турыдан-туры элемтә вакытында.
Традициягә кергәнчә, көзгә авыл хуҗалыгы ярминкәләре кабат эшли башлый. Төгәлрәге, аларга старт 10 сентябрьдә бирелә.
– Һәр ярминкәгә районнардан товар төялгән 600 машина килә. Барысы 3,5 мең сатучы җәлеп ителә. Быел да ярминкәләр шул ук мәйданчыкларда узачак. Сатып алучылар да күнеккән моңа. Сатучыларның да үз даими килентлары бар, – диде Наил Залаков.
Ул шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләрнең кискен артуы быел булмаячак, дип ышандырды.
– Барысы да планлы булырга тиеш. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре аркасында кыйммәтләнү факты булмаячак, чөнки барлык төп җитештерү күрсәткечләре үтәләчәк. Быел логистик чылбырлар, төргәкләү һәм валюта тирбәнешләре тайпылышы аркасында булган тирбәнешләр – бу этапны без уздык дип ышанабыз, – диде министр урынбасары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар