Аналитиклар Россиянең эре шәһәрләрендә хезмәт хакы һәм фатир бәяләренең 2020-2022 елларда ничек артуын санаган. Идел буе федераль округында күчемсез милек бәясе, хәтта хезмәт хакы бөтенләй үсмәгән шәһәрләрдә дә, ике тапкырга арткан икән. Казанда исә, торак өчен бәяләр, хезмәт хакы белән чагыштырганда, биш тапкырга тизрәк арткан.
Хезмәт хакың үстеме?
Монда сөенергә урын бар (сизеп торам – сөенәсез). Казанда ике ел эчендә уртача хезмәт хакы 13%ка арткан – 51,5 мең сумга кадәр җиткән. Бу Идел буе федераль округы регионннары арасында иң югары күрсәткеч. Казанда сәнагать предприятиеләре, эре компанияләр күп. Шулай ук кече һәм урта бизнес та үсештә. Һәрхәлдә, кәгазьдә шулай.
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, хезмәт хакы Ульяновскида – 9, Түбән Новгородта 7 %ка гына арткан. Кайбер күршеләребездә вазгыять күпкә начар. Хезмәт хакы арту түгел, хәтта кимегән дә. Мәсәлән, Пензада уртача хезмәт хакы якынча 2 %ка төшкән – 43,7 мең сумнан 42,9 мең сумга калган. Киров өлкәсе халкы 2020 елда уртача 41,3 мең сум эшләсә, 2022 елда 40 мең сум гына.
Торак бәясе ничек арткан?
Кызганыч, күчемсез милеккә бәяләр, хезмәт хакына караганда, күпкә тизрәк арткан. Фатирга бәяләр үсү динамикасы буенча Казан беренче урында (без беренче булырга өйрәнгән инде, шулай бит). Ике ел эчендә квадрат метрның бәясе уртача 85 меңнән 140 мең сумга кадәр җиткән. Ике ел эчендә! Идел буе федераль округындагы эре шәһәрләрнең күбесендә хезмәт хаклары, Казан белән чагыштырсак, 5-10 мең сумга түбәнрәк. Аларда фатир өчен ике тапкырга диярлек арзанрак түлисе. Ләкин аларда да арткан шул. Шул ук Кировта квадрат метрның бәясе 50%ка күтәрелгән – квадрат метр 48 меңнән 71 мең сумга кадәр җиткән.
Кайчандыр Уфадагы торак бәяләре Казан фатирларыннан әллә ни калышмый иде. Ләкин соңгы ике елдагы динамикага карасак, Башкортстан башкаласында торак якынча ике тапкырга арзанрак. Мисал өчен, Казанда 40 квадрат метрлы бер бүлмәле фатир 5,6 млн сум булса, Уфада – 4 млн сум.
Кем гаепле?
Квадрат метрга бәя үсүнең төп сәбәбе – яңа төзелгән йортларга түбән процентлы, ташламалы ипотекалар бирелү. “Торак бәясенең төп үсеше 2020 елның икенче яртысына туры килде. Ташламалы ипотеканы керттеләр, ә төзелгән йортны кулланылышка кертү күләме зур түгел иде әле. Әлеге ипотеканың төп нәтиҗәсе – квадрат метрга бәяләр үсеше”, – ди әнә МГУ профессоры Наталья Зубаревич.
Шуңа охшаш фикерне Россия идарәчеләр һәм девелоперлар гильдиясенең аналитика комитеты җитәкчесе Михаил Хорьков белдерде. Аның әйтүенчә, нәкъ менә шул ипотека, халыкның кереме артмавына карамастан, сатып алучыларның санын һәм мөмкинлекләрне үстерде. Ләкин ипотекага ихтыяҗ кайбер шәһәрләрдә торак базарындагы тәкъдим белән бердәй артмаган. Шул диспропорция бәяләр артуның темпларын билгели дә инде. Мәсәлән, хәзер Казанда төзелү стадиясендә булган торак күләме ташламалы ипотеканы тәкъдим иткән вакыттагыдан азрак.
Казанда фатир һәм йортларга бәяләр артуга шулай ук чит шәһәрләрдән сатып алучыларның кызыксынуы да сәбәп була ала. Идел буе федераль округының башка шәһәрләре белән чагыштырганда, Татарстанда халык саны тизрәк арткан. Мәсәлән, 2021 елда Татарстанга Башкортстан һәм Удмуртиядән өч тапкырга ешрак күченә башлаганнар.
Бар да арта, кыскасы. Халкы да, торагы да, бәясе дә...
Лилия Яфизова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар