16+

 Куллар тизрәк эшләсен өчен, башка «таш» төшү кирәк булган

 Тормыш җай белән генә аккан вакытта ми күзәнәкләре йокыга тала башлый. Авырлык килеп туганда, аны җиңеп чыгу омтылышы кузгала. Татарстан икътисадында да, санкция каршылыкларына бирешмичә, җитештерүнең җанлануы күзәтелә.

 Куллар тизрәк эшләсен өчен, башка «таш» төшү кирәк булган

 Тормыш җай белән генә аккан вакытта ми күзәнәкләре йокыга тала башлый. Авырлык килеп туганда, аны җиңеп чыгу омтылышы кузгала. Татарстан икътисадында да, санкция каршылыкларына бирешмичә, җитештерүнең җанлануы күзәтелә.

Сәүдә-сәнәгать палатасы

 Хөкүмәт йортында “Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешендә Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасының роле” темасына брифинг булды.

Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев сөйләгәнчә, 1992 елның 11 ноябрендә оешкан Сәүдә-сәнәгать палатасы үзенең 30 еллык эшчәнлеге дәверендә предприятиеләргә, кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән курсын тугры саклый. 

— ”Алабуга” үзгә икътисади зонасын, “Идея” технопаркын, “Химград”ны оештыруга безнең идеяләр башлангыч бирде. Хәзер Татарстан товарларын чит илләргә чыгару һәм тәкъдим итү мәсьәләсендә актив эшлибез. Быел да чит илләр вәкилләре белән 63 очрашу үткәрелде. Казахстан, Кыргызстан һәм Беларусь республикаларына эшлекле сәфәрләрдә булдык, хезмәттәшлек килешүләре кабул иттек. Предприятиеләрдән һәм эшкуарлардан 16 мең мөрәҗәгать керде, аларны Татарстан Президенты теләктәшлегендә хәл итә барабыз. Яшермим, санкцияләр җитештерүчәнлеккә киртәләр тудыра. Әмма, бүгенге катлаулы халыкара вазгыятьтә дә, чит илләр белән хезмәттәшлек элемтәләре өзелмәде,-диде Шамил Агеев.

 “Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе соравына җавап итеп, ул:”Казанның радиоприбор, медицина инструментлары, авиация заводлары тотрыклы эшли, аларга дәүләт заказлары артты”,-диде.

 Министр соңга калды

Татарстан Премьер-министры урынбасары-сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко брифингка (матбугат конференциясенә) беркадәр соңгарып килеп кушылды.

— Гафу үтенәм! Сенегал дәүләтенең Россиядәге илчесе Казанга килгән иде. Татарстан Президенты кабул итте, Сенегал дәүләте белән үзара хезмәттәшлек турында сөйләшү булды,-диде ул. 

Татарстан 141 илгә товар озата. Быелның 6 аенда чит илләргә 9,6 миллиард АКШ доллары бәяләрендә товар сатылган. 
— Якын Көнчыгыш, Азия, Африка һәм БДБ илләре белән хезмәттәшлек көчәя бара. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә быел 10 илгә визит ясалды. Ноябрь ахырында Әзербайҗанга сәфәр әзерләнә,-диде Олег Коробченко.

Районнардагы сәнәгать мәйданчыкларында эшчәнлек алып барган кече һәм урта бизнеска хөкүмәт тарафыннан ярдәм чаралары каралганлыгы турында да әйтеп узды ул. Сәнәгать мәйданчыкларында эшкуарларга аренда, электр энергиясе өчен түләү ташламалары бар. 

— Кайбер сәнәгать мәйданчыклары 100 процентка тулмаган әле. Муниципаль берәмлекләр башлыклары белән сәнәгать мәйданчыкларын тулы куәтенә файдалану буенча эшләр бара. Эшче кулларны җәлеп итү максатында, эре предприятиеләр район җирлекләрендә үзләренең бүлекчә-филиалларын ача башлады. Предприятиеләр өлешчә мобилизациягә алынган эшче-хезмәткәрләренең эш урыннарын һәм уртача хезмәт хакын саклый, мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләрен шефлыкка алучылар да арта бара. Санкцияләр, сугыш хәрәкәтләре республика сәнәгатен кузгатып җибәрде. Республика сәнәгате үсеше индексы 109,6 процентны тәшкил итә, бу бик яхшы күрсәткеч. Фронтта гына түгел, тылда да активлык һәм хезмәт җиңүләре кирәк,-диде Олег Коробченко.
 Татарстанның, үзенең елга-диңгез флотын булдырып, Идел һәм Каспий аша Әзербайҗан, Иран, Төрекмәнстан белән элемтәләрне тагын да җанландырырга омтылганлыгын әйтте ул. 

 Чүкеч белән лом заманы узды

 “Татнефтехиминвест-холдинг” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рафинат Яруллин республикада яңа төр товарлар җитештерү технологияләре өйрәнелүе турында әйтте. 

— Станоклар җитештерү кирәк, бездә кулланыла торган программалы станокларның барысы да чит илләрнеке. Моны хәл кылмасак, киләчәкне тәэмин итеп булмаячак,-диде ул. 

 Рафинат Яруллин станоклар турында сөйләгән җиреннән кинәт кенә башка темага күчеп:”Интернеттагы мәгълүматка ябышып ятарга кирәкми, вакытлы матбугатны кулга тотып уку кирәк”,-диде. Матбугат вәкиле буларак, аның бу сүзе миңа аеруча ошады. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading