16+

«Татнефть»тә яңа дәвер башлана

«Татнефть»нең генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдиновның вазифасыннан китүе турындагы хәбәр соңгы араларда республиканың икътисади тормышында гына түгел, сәяси һәм спорт тормышында да үзәк вакыйга булгандыр. Республиканың үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге горурлыгыбыз булган әлеге нефть компаниясе язмышы белән тыгыз бәйле бит.

«Татнефть»тә яңа дәвер башлана

«Татнефть»нең генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдиновның вазифасыннан китүе турындагы хәбәр соңгы араларда республиканың икътисади тормышында гына түгел, сәяси һәм спорт тормышында да үзәк вакыйга булгандыр. Республиканың үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге горурлыгыбыз булган әлеге нефть компаниясе язмышы белән тыгыз бәйле бит.

Гомеренең ярты гасырга якын өлешен Татарстанның нефть сәнәгатенә багышлаган, соңгы 14 елда «Татнефть»нең башында торган шәхеснең җиденче дистәне ваклаганда җитәкче кәнәфиен калдырып лаеклы ялга китү теләге аңлашыла. Тәхаутдиновның постыннан китү ихтималы турында сүзләр моңа кадәр дә йөргән иде. Отставкага китү өчен башка сәбәп тә юк кебек: компаниянең финанс күрсәткечләре яхшы, Тәхаутдинов үзе күптән түгел, Forbes версиясе буенча, Россиянең иң кыйммәтле 25 топ-менеджеры рейтингына керде. Шулай да аның кинәт кенә генераль директорлыктан китүе гаҗәбрәк булды. Россия менталитеты бәласедер инде: кешенең вазифасыннан үзе теләп китүенә, бигрәк тә җитәкче кәнәфиеннән баш тартуына һаман күнегә алмыйбыз, моның артында нидер торырга тиеш дип фаразларга өйрәнгәнбез. Бер караганда, әллә ни борчылырлык урын да юк: Тәхаутдинов «Татнефть» белән араны бөтенләй үк өзмәде - Директорлар советы составында калды. Компания белән җитәкчелектә өлкән яшьтәге остазын лаеклы алмаш - үзенең уң кулы алмаштырды. Моңа кадәр генераль директорның беренче урынбасары вазифасын биләгән, компаниядә нефть һәм нефть продуктларын реализацияләү буенча җаваплылык үзәге булган, «ТАНЕКО» проектына кураторлык итүче Наил Мәганов - данлыклы нефтьчеләр династиясеннән. Ул да, Тәхаутдинов кебек үк, үз өлкәсендә тормышның төбеннән күтәрелгән - карьерасын гади эшче һөнәреннән башлаган кеше. Республика җитәкчеләре дә, экспертлар да аның лаеклы дәвамчы булачагына шикләнми. Шулай да сагаеп караучылар бар. Бу «Татнефть» язмышында зур борылышларның башы булмасмы, республиканың горурлыгы булган компанияне мәскәүлеләрнең тартып алу ихтималы үсмәсме, Наил Мәгановның бертуган абыйсы Равил Мәгановның «ЛУКОЙЛ» җәмгыятендә үзәк фигура булуын исәпкә алсаң, бу үзгәреш ике нефть компаниясен берләшүгә китермәсме? Форумнарда, фикер алышуларда республика язмышына битараф булмаучылардан шуңа охшаш фикерләр күп яңгырады бу көннәрдә. Республика җитәкчелеге борчылырга урын юклыгын искәртә үзе. Быел җәй «Роснефть»нең «Башнефть»не аның хәзерге төп милекчесе «Система»дан сатып алырга җыенуы турында сүзләр таралгач, «Татнефть»не дә шундый язмыш көтмәсме, дигән сорау янә баш калкыткан иде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан «Татнефть»не сатарга җыенмый. Республикадан читтә дә эшләвенә карамастан, «Татнефть» локаль компания санала. Безнең потенциалыбыз зур, яхшы белгечләребез, яңа технологияләребез бар», - дип катгый белдергән иде.
Башка эре сәнәгать предприятиеләрдә җитәкчелек алмашы моның кадәр зур кызыксыну тудырмас та иде. Ә «Татнефть» белән хәл башка: ул - республика язмышында төп рольне уйнаучы предприятие. Татарстанда чыгарыла торган «кара алтын»ның 80 проценты әлеге компания тарафыннан табыла. Бүген республика казнасының яртысына якын өлеше «Татнефть»нең салым түләүләреннән формалаша. Моннан тыш, республикада иң эре социаль, хәйрия проектлары да әлеге компания ярдәмендә тормышка ашырыла. Бигрәк тә Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында яшәүчеләрнең матди һәм социаль хәлләре «Татнефть»кә турыдан-туры бәйле. Республикада соңгы елларда массакүләм һәм профессиональ спортның, балалар спортының үсешен дә «Татнефть»тән башка күзаллау мөмкин түгел. Шәфәгать Тәхаутдинов «Ак Барс» хоккей командасының президенты булганнан соң, республиканың төп хоккей командасына нефтьчеләрнең спонсорлык ярдәме бермә-бер артты. Моның нинди нәтиҗәләр бирүен барыбыз да яхшы белә. Казан клубының Гагарин кубогын ике сезон рәттән яулавы үзе генә дә ни тора. Еш кына без, Татарстанның танылган спорт командалары уңышсыз чыгыш ясаса, бөтен акчаны суырып яталар инде, аларга түккән акчаны башка кирәкле өлкәләргә тотсаң, күбрәк файдасы булыр иде, дип сүгәргә яратабыз. Үз предприятие-ведомстволарыбызның үз спорт командаларыбызга иганәчелек итүенә сөенергә генә кирәк әле. Әнә «Башнефть» Мәскәүнең «Система» финанс-сәнәгать төркеме кулына күчкәч, башкаланың ЦСКА футбол командасына иганәчелек итәргә мәҗбүр булды. Ә форумнарда Башкортстан җанатарлары: «Нишләп безнең «Башнефть» үз командаларыбызны финансламый, «Татнефть»тән үрнәк алырга кирәк», - дип лаф орды. Менә шул мисалда гына да республика икътисадында гаять мөһим роль уйнаган компанияләребезне Татарстан милкендә калдыруның никадәр мөһим икәнен аңларга була. Республика җитәкчелеге Татарстан өчен авыр елларда да, «Татнефть»не олигархлар йогынтысына бирмичә, үз милкендә саклап кала алды һәм бу көрәшне бүгенгәчә дәвам итә.
Үзебезнең нефть компаниясе алга таба да республика үсешенә лаеклы хезмәт итәр дип өметләнәсе килә. Әмма бүген бер нәрсә бәхәссез: «Татнефть» тарихында стратег Тәхаутдинов дәвере тәмам, яңа буын топ-менеджер җитәкчелегендә яңа дәвер башлана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading